Хөсәен авылы мәсҗиде

Благодаровка1-300x296Хәзерге заман кешесе «Благодаровка» исеменә тирән мәгънә дә салмый инде.  Ә бит 1940 — 1960 елларда бу авыл Идел буендагы күренекле авылларның берсе иде. Баштагы мәлне ул «Благодатное» исемен йөртә.

Бу авылга нигез ташын унтугызынчы гасырның икенче яртысында салалар. Иң беренче булып бу җиргә Хөсәен исемле кеше килеп урнаша. Шуңа да аны Хөсәен авылы дип йөртә башлыйлар. Патша Николай Икенче, Русия дәүләтенә 25 ел тугры хезмәт иткән татарларга тыныч хезмәткә күчеп, тормыш алып бару өчен, җир бирү турындагы карарын бастыра. Патша әмереннән соң, Хөсәен авылына Благодатное исеме тагыла.

Шулай итеп, Благодатное авылы Казан губернасы Чистай уездының Сиделкино волостенә керә. Авылның бер башында мөселман татарлары яши, икенче башында правослаулы урыс, украин, чуаш, мукшы милләтендәгеләр көн күрә башлый.

Губерна идарәсенең карары нигезендә һәм Диния нәзарәте ризалыгы белән Благодаровка мөселманнары Заиткино мәхәлләсенә буйсына башлыйлар. Еллар үткәч, Благодаровкада татарлар үрчегәч, үзләрендә мәчет салу хокукы бирелә. Унтугызынчы гасыр башында салынган мәсҗид бүгенге көнгә кадәр яхшы сакланган. Телдән-телгә күчкән риваятьләрдән чыгып, шуны әйтеп була. 1907 елда салына башлаган мәсҗиднең төзелеше белән Җиһанша ага җитәкчелек иткән.

Хөсәен мәсҗидендә имам булып эшләгәннәр:

1. Шәрифулла хәзрәт

2. Мисбахетдин хәзрәт

3. Ногман хәзрәт

4. Хөсәен хәзрәт

5. Вәлиәхмәт хәзрәт Сабиров

6. Габделбари хәзрәт Мөлеков

7. Ибраһим хәзрәт Яхин

8. Фәссәхетдин хәзрәт

9. Минвәли хәзрәт Сәфиуллин

10. Шакир хәзрәт Сәйфетдинов

11. Ярулла хәзрәт Сәйфетдинов

Русиядәге суфилар классик Исламны саклау юлында көч куеп яшәделәр. Татарстан Җөмһүриятенә кергән Нурлат районындагы Кизләү авылы (Курманаево) суфичылыкның үзәгенә әверелгән иде. Бу авылда атаклы мәдрәсә эшләгән. Заманында Кизләү мәдрәсәсе бүгенге Татарстан, Чуашия, Мордовия, Куйбышев, Улйан, Горький, Пенза өлкәләре мөселманнары арасында киң таныла. 1920 — 1930 еллардагы җәлладлык мәшһәрендә авылда имамнарны юк итәләр, мәдрәсәне ябалар. Сугыш алды, сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы дәһричелек чорында динебез Исламны саклауда Хәсәнҗан Гобәйдуллин көч куйды. Хәсәнҗан мулла Улйан өлкәсенең Баткак авылында яшәп, тирә-юньдәге татарларны мөселманлыктан аермас өчен биниһая көч куеп яшәде һәм морадына иреште. Нәкъ менә Благодаровка мәсҗиде эшләү нәтиҗәсендә, Идел буенда суфичылык сүнмәде. Хөсәен авылы суфичылыкның бердәнбер үзәге булып кала бирде.

Ислам диненә каршы канкойгыч көрәшү елларының башы булып саналган 1937 елда Хөсәен авылында рухи әйдаман пәйда була. Шуңа игътибар итәргә кирәк, бу бит 1987 ел да түгел, 2007 ел да түгел! Бу елларда дәүләт тарафыннан динне изү дилбегәсе йомшартылды. Хөсәен мәсҗиде һәм мәхәлләсе милли һәм дини үзәккә әверелә. Тирә-юньнәрдән килгән халык Ишан җитәкчелегендә Коръәни-Кәрим укып, вәгазь тыңлап, тәүбәләр итеп, каберләрдәге мәетләргә догалар укып, динебез Исламны саклап калдылар. Курманай, Кәкре Күл, Иске Кыязлы, Яңа Үзи, Иске һәм Яңа Ибрай авылларынан килүчеләр Хөсәен авылында Иманнарын яңартып тордылар.

Хөсәен авылын уратып правослаулы урыс, чуаш авыллары яшәде. Татар авыллары төнъяк-көнбатыштарак Татарстан белән чиктәшләр иде. Шуңа да Хөсәен авылындагы дәрәҗәле имам халыкның горурлыгына әверелде.

Хөсәен авылында мәсҗиднең сакланып калуында тагын бер нечкәлек булган. Авыл, район совет хакимиятлегендәге татар коммунистлары дәһричелек чорында мәсҗидне һәм Ислам дине әйдаманнарын яклап килгәннәр. Гаҗәеп хәл күзәтелгән. Татарстанда һәм тулаем Русиядә «контрреволюцион хәрәкәт» өчен бик күп күренекле ишаннар юк ителде. Кизләү төбәген Аллаһы Тәгалә саклап калды. Монда Вәлиәхмәт хәзрәткә чиксез хөрмәтләребез. Димәк, кемнеңдер догасы Раббыбыз тарафыннан кабул ителгән. Вәлиәхмәт хәзрәт Хөсәен авылында сакланып калса, аның остазы Хәсәнҗан хәзрәт Баткак авылында исән калды. Барчасы да шома гына бармады. Кыек карауларны, гайбәтләрне кичерергә туры килде. Ләкин дә боларның берсен дә Себер сөргеннәре белән чагыштырып булмый иде.

Иршат хәзрәт САФИНның “Очак веры и нравственности” китабыннан өзекне

Шамил БАҺАУТДИН тәрҗемә итте.

«Сәлам» газетасы.

КОНТЕКСТ:

Хөсәенем– яшел бишегем

* * *

Һәйкәл булып кайтты даныгыз!

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено