Авылдан хат (шигырь)

iСаумы, улым! Әнкәңнән хат  сиңа,
Мин исәнмен әле бүгенгә.
Бик күп сәлам, изге теләкләрем:
Сиңа, балаларга, киленгә.
 
Ни хәл соң, улым?
Юк бит кайтканың.
Әллә… онытып та куйдың мине -
Күптәннән килми хатларың…
 
Ә мин көтәм, бер машина узса,
Кайткандыр дип чыгам йөгереп..
Хат ташучы керми, узып китә,
Янган йөрәгемне өздереп.
 
Ә авылда ул-бу хәбәрләр юк,
Җәй яңгырга булды корырак.
Кыймылдаган булам өй эчендә,
Сызласа да йә кул, йә аяк.
 
Биш тавык бар бер әтәч белән,
Үсте ике кәҗә бәрәне.
Кибетләрдә ипи булып тора,
Кырык чиләк чыкты бәрәңге.
 
Тракторчы Мохтар (Ходай бирде),
Каршы килми әйткән сүземә,
Бер машина утын китерде,
Бер яртыны бирдем үзенә.
 
Әле бер көн, шуңа җаным  көйде,
Теге өске урам Әхмәди
Ауган читәнемне күтәрткәндә:
“Ник соң кайтмый улың?!  Кайтсын!” — ди.
 
“Кайтыр”, — дигән булдым, нәрсә әйтим?!
Кайта алмый кеше тик  гүрдән.
Кайтсаң, өй түбәсен карар идең,
Яңгыр суы үтә бер җирдән…
 
Оныкларны, улым, алып кайтчы,
Исән чакта күреп калсыннар.
Үскәннәрдер инде? Эх, гомерләр…
Йә, тәүфыйклы гына булсыннар!
 
Син кайтырсың дип әзерләндем:
Йомыркалар җыйдым бер чиләк.
Оныкларым кайтса -
                         катыгым бар,
Киптереп куйдым бераз
                               җир-җиләк.
 
Бәлки торырга да барыр
                                        идем,
Сүз булыр дип куркам
                                 киленнән.
Тәүбә, тәүбә! Юкны әйтеп
                                    куйдым,
Китү юк ул торган җиремнән!
 
Карт көнемдә туган
                         туфрагымнан,
Аермасын мине Ходаем.
Җиңел генә, озак авырмыйча,
Үлеп китүемне сораем.
 
Мин үлгәнче кайтмый калма
                                        берүк,
Янымда бул соңгы көнемдә.
Атаң белән рәттән җирлә
                                          мине
Зираттагы каен төбендә…
 
Барысын да төзеп китеп
                                      булмый,
Зиһен — таркау, зәгыйфь
                                   күзләрем.
Нәрсәгәдер томанлы яшь
                                           баса,
Онытамын әйтер сүзләрем.
 
Ярар, балам, исән-сау яшәгез,
Кодагыйга миннән зур сәлам.
Әгәр кайталмасаң, язга
                                       көтәм.
Бүтән сүзем дә юк — хат
                                      тәмам.
 
Син бит минем бердәнберем,
Таянычым, газиз бәбкәем…
Бер Аллаһыдан рәхәт
                        тормыш сорап,
Дога кылып кала әнкәең…

Илһамия ГАРИПОВА.

Яңа Усман авылы — Самар шәһәре.


 

КОНТЕКСТ:

Илһамия ГАРИПОВА: “Шигырьләремне балаларым һәм оныкларым өчен язам”

Просмотров: 1726

Один комментарий

  1. Рэхмэт,шундый матур шигырь,йэрэклэрне телгэли,дэрес хат.