Разил Вәлиев: «Гакыйль Сәгыйров — татар халкы тарихында мәңгелеккә калырга тиешле шәхес, мәңгелеккә калырга тиешле иҗат»

обложка-400x568Кичә «Казан» милли мәдәният үзәгендө “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы булды. Анда ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, шагыйрь Роберт Миңнуллин, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, галим Фоат Галимуллин һ.б. танылган шәхесләр катнашты.

Гакыйль Сәгыйровны Татарстан Республикасында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташы саный. 1938 елда ул Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып үскән, мәктәптә укыган, әтиләре фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченгән. Г.Сәгыйров үсмер чагыннан инвалид креслосында: 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре белән кысып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес. Соңгы елларда әдип Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәгән. 2009 елның 29 июлендә 71 нче яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнгән.

Гакыйль ага 8 китап, 20 дән артык график һ.б. рәсемнәр авторы. Аның иҗатын замандашлары да югары бәяли. Шагыйрь Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Габделҗаббар Кандалый исемендәге һ.б. әдәби премияләргә ия була.

Басманың авторы һәм редакторы — Самара өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин. «Без бу китапны Гакыйль үзе исән чагында ук чыгарырга хыяллана башлаган идек. Бу тәкъдимне Ульяновск өлкәсе татарлар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Азат Курчаков ясады. Без Татарстан язучыларына мөрәҗәгать итеп карадык, тик бу эшкә алынучы булмады. Шуңа да аны язарга мин үзем алындым. Гакыйльның истәлекләре, көндәлекләре табылды. Шулар белән бергә Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин кебек танылган шәхесләрнең фикерләре дә китапка керде», — диде һәм Гакыйль Сәгыйровның йортын торгызып, музей итеп эшләү теләген дә җиткерде.

Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил ага бу кичәгә Димитровград каласыннан килгән. Ул китап авторына рәхмәт белдерде. «Абыйның булган кадәр исәнлеген саклау өчен мин дә бик тырыштым. Соңгы елларда мин аны үз яныма алдырдым, бергә яшәдек. Аның авыр вакытларында да, шатлыклы мизгелләрендә дә янәшәсендә булырга тырыштым. Димитровград шәһәрендә дә абыйның китапларын тәкъдим итү чараларын оештыруда ярдәм иттем. Анда абыйны зурлыйлар, беләләр. Казанда, шәһәр зур булуга да карамастан, никтер, кеше күпкә азрак килгән бүген. Күрәсең, аны монда бик үк белеп бетермиләрдер…» — дип, үпкә белдерде.

Парламент депутаты, шагыйрь һәм драматург Разил Вәлиев фикеренчә, татар шагыйрен, татар язучысын төнлә уятып сорасалар да, ул Гакыйль Сәгыйров хакында белергә тиеш. «Ул безнең һәммәбезнең, халкыбызның күңел түрендә. Гакыйль — татар халкы тарихында мәңгелеккә калырга тиешле шәхес, мәңгелеккә калырга тиешле иҗат. Чөнки ул икеләтә батырлык кылган кеше», — диде һәм шагыйрь белән ул гомерендә бер генә тапкыр күрешүен, әмма ул очрашуның гомергә истә калуын белдерде.

«Ни өчен ул безнең халыкка бик якын? Чөнки ул тормышның иң зур газапларын кичергән шәхес һәм безнең халыкка андый кешеләрнең барысы да кадерле. Нинди генә күренекле кешеләрне карасак та, аларның күбесенең язмышы ачы, — диде һәм бүген искә алынган шагыйрьнең язмышын бөек шагыйрь Габдулла Тукай, Муса Җәлилләр язмышы белән чагыштырды. — Гакыйль шундый хәлдә дә үз-үзен саклап, яклап яши алган икән, ул хәтта халкыбызны саклап, яклап, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгән кеше. Ул һич кенә дә зарланмый. Аның әсәрләрен укыганнан соң, оят булып китә. Үзеңнең вак-төяк хәсрәтләрең онытыла. Шул яктан да ул безгә кирәк.»

Разил Вәлиев бу китапның бик кирәк булуын һәм аны чыгаручыларның зур батырлык кылуларын ассызыклап, аларга рәхмәт әйтте.

Рафис Корбан: «Гакыйль аганың шигырь язуы бер батырлык булса, мин аның рәсем ясавына сокланам. Ул гаҗәеп оста. Шагыйрь булмаган очракта да, рәсемнәре белән генә дә бик зур тарихи шәхес булган булыр иде», — дип, шагыйрьнең рәссамлык сәләтен билгеләп үтте.

Чыгышлар Гакыйль Сәгыйровның истәлекләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында җырчы Люция Мусина, ИлСаф кебек татар эстрадасының танылган җырчылары шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тамашачыларга бүләк итте.

«Татр-информ»

 

Просмотров: 772

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>