Самарда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесе үткәреләчәк

IMG_343417 апрельдә 15.00 сәгатьтә Самар шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узачак. Аны  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырачак.

Чараның максаты – милләттәшләребездә татар шигъриятенә кызыксыну, туган телебезгә мәхәббәт уяту, хөрмәт хисләре тәрбияләү, сәләтлеләрне табу һәм тамашачы хозурына чыгару.

Шигърият бәйгесендә катнашырга теләүчеләр яттан ике әсәр укырга тиеш булалар: берсе Г.Тукай иҗатыннан булса, икенчесе — ирекле темага. 

1

Положение 3Положение Конкурса татарской поэзии

samtatnews.ru

Просмотров: 1787

Комментирование запрещено