Һәркем язны үзенчә каршы ала бит. Берәүләр “Карга боткасы” пешерсә, икенчеләре “Нәүрүз” бәйрәме үткәрә. Мөселман халкы гомер-гомергә көн белән төн тигезләшкән чорда — 21-22 мартта шушы бәйрәмне үткәрергә гадәтләнгән. Шул ук көннәрдә, 25 мартта, Мәдәният хезмәткәрләре көне дә бит әле.
Күптән түгел миңа Иске Мәчәләй авылында үткәрелгән “Нәүрүз” бәйрәмендә катнашырга туры килде.
Биредә безне матур итеп бизәлгән сәхнә каршы алды. Түрдә каеннар арасында йөрүче Нәүрүзбикә күренә, арттарак бөек татар халкының сөекле кызы — Сөембикә, ә өстә җир йөзенә үзенең рәхимле нурларын бүләк итүче Кояш рәсемнәре ясалган.
Мәктәпнең татар теле укытучысы Зөләйха Миәссәрова һәм сигезенче сыйныф укучысы Алсу Булатова бәйрәм тантанасын ачып җибәрделәр.
Зөләйха ханым һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Жанна Әмирова “Әссәләмүгаләйкүм” җырын башлаган иделәр, тамашачылар да аларга кушылды.
Икенче, өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары Лилия Иваева, Руслан Исмәгыйлев, Данил Иваев, Әдибә Мирфәйзиева, Марат Иваев, Илшат Мамышев, Әмир Әхмәдиев, Илнар Исмәгыйлев, Мәсрүрә Мирфәйзиевалар “Яз җитә”, “Чия-чияләр” җырларын җырладылар, такмаклар әйттеләр, “Ак калач” уенын уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар “өйдән-өйгә йөреп, йомыркалар, күчтәнәчләр җыеп йөргән вакытта, сәхнәгә “кара каргалар” очып керделәр һәм яз килгәнен хәбәр иттеләр. Шушы шатлыктан балалар җырлап-биеп күңел ачканда, Нәүрүзбикә (Первомайск Мәдәният йорты җитәкчесе, Иске Мәчәләй мәктәбенең музыка укытучысы Алия Әхмәтова) килеп җитте. Ул тамаша залында утыручыларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен теләде.
Алтынчы-җиденче сыйныф укучылары Алия Муратова, Данила Андрецов, Бехруз Мөхәммәтов, Рафаэль Иваев, Рифат Бадамшин, Бану Мөхәммәтовалар укытучылары Алия Әхмәтова уйнаган гармун моңына кушылып, рәхәтләнеп җырладылар да, биеделәр дә.
Сигезенче, тугызынчы сыйныф укучылары Әлфия Бәхтиева, Алсу Булатова, Радмир Хәсәнов, Рөстәм Булатов, Алия Курмаева, Регина Рәхмәтуллина, Ринат Сөләйманов, Эмиль Шабаевларның чыгышлары да бик матур булды. Алар авызга күкәй кабып йөгерү, күпер аша чыгу кебек татар милли уеннарын уйнадылар.
Көтмәгәндә, балалар мавыгып уйнаган вакытта, сәхнәгә аркасына биштәр аскан Хуҗа Насредтин килеп керде. Ул хәл-әхвәл сорашкач, үзенең кайда килеп эләгүен сорашты. Мәктәп икәнлеген аңлап алгач, табышмаклар сиптерә башлады. Аның табышмакларын балалар бик тиз чиштеләр.
Зөләйха Миәссәрова бәйрәм дип тормады, тәрбия темасын күтәрде. Ул балаларның әби-бабайларга һәрчак ярдәм итәргә тиешлеге турында сөйләде. Шулчак Нәүрүзгә килергә чакыру телеграммасы алган ак әби (Бибинур Газизова) сәхнәгә чыгып басты. Ул балаларга Сак-Сок бәетен укып күрсәтте һәм әти-әни, әби-бабайларына ярдәм итеп, аларның ризалыгын, бәхиллеген алып яшәргә булсын, беркемгә дә Сак-Сок көненә калырга язмасын иде, дип теләк белдерде.
Авылның һәвәскәр җырчысы Роза Иваеваның “Умырзая” җыры тамашачыны бераз сагышландырып җибәргән булса, Иске Мәчәләй авылының Мәдәният йорты гармунчысы Шакир Абдрахманов “кашыкчылар” төркеме белән чыгып, дәртле көйләр башкаргач, күңелләр күтәрелеп китте. Фольклор ансамльнең артистлары Разыя Канюкаева белән Асия Исмәгыйлева да осталыкларын күрсәттеләр.
Регина Рәхмәтуллина, Рөстәм Булатов, Алия Әхмәтовалар ут чыгарып татар халкының милли биюләрен башкарганда, идәннәр сыгылып торды.
Беравыктан сәхнәгә “чегән кызлары” кереп тулды. Подбельскиның Мәдәният йортыннан килгән “Мираж” ансамбле төркеме икән ул. Аларның чыгышын да тамашачылар алкышларга күмделәр.
Укучыларның әти-әниләре дә милли аш-суларын хәзерләп килгәннәр һәм күргәзмәгә куйганнар. Бу хәзинәләр “бишле” билгесенә лаек, дип бәяләнде. Бәйрәм тантанасы мәктәп ашханәсендә, аш-су остасы Җәмилә Канюкаева белән аның ярдәмчесе Зөлфирә Иваева әзерләгән сый-нигъмәт тулы өстәл янында тәмамланды.
Мондый матур, хасиятле чаралар яшь буынны әхлаклы, мәгънәле итеп тәрбияләүдә, ата-бабадан калган гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны өйрәнүдә һәм дәвам итүдә зур урын алып тора.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1187