Милләтебезнең гореф-гадәтләре, бай тарихы — безнең олыларыбызның хәтерендәге хәзинә

image

Искеусманлылар.

Безнең туган якның табигате бигрәк матур. Менә кырыс салкыннары белән ап-ак кышлар узып бара. Кышның салкыннарыннан соң күпчелек кеше язны сагынып көтеп ала.

Март аеның соңгы көннәре… Төннәрен салкынча булса да, көндезен инде кояш балкый, туган ягыбызга яз мизгеле дә бар тарафка ямь өстәп килгәне сизелә. Кыш буе татлы йокыга төренгән табигать әкрен генә уяна бара. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Табигатьнең матурлыгына соклана-соклана без юлны Иске Усман авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә тотыйк әле.

Монда тормыш кайный: олыларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәте бара, көндәлек, атналык җыелышлар, кызыклы кичәләр, төрле мәдәни чаралар үтә. Бүлекнең максаты булып олыларның сүрелгән күңелләренә очкын өстәп, яралы җаннарын дәвалап, авыру тәннәренә кулдан килгәнчә сәламәтлек өстәү булып тора. Шуны тормышка ашыру өчен олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тырышып эшлиләр. Монда киң күңелле, кешелекле, миһербанлы, тырыш кызлар  хезмәт итә.

Әле елның башы гына, шуңа да  карамастан бүлекнең ишекләре киң ачылып,  инде ничәнче төркем ял итүчеләрне каршы ала. Һәр төркемдә үзенчә матур һәм камил кешеләр, алар — төрле яктан уңган-булган, зур хөрмәткә лаеклы  апалар һәм абыйлар. Алар — инә-җепләр белән могҗизалар тудыручылар, аш-су осталары, уңган бакчачылар, күз явын алырлык чәчәкләр үстерүчеләр, җырга-моңга гашыйклар. Бер сүз белән әйткәндә, тормышны, матурлыкны, хезмәтне, сәнгатьне яратучылар.

Бүлектә ял итүчеләребез өчен  календарь буенча чаралар, халык яисә дини бәйрәмнәр, виртуаль сәяхәтләр, шулай ук тематик кичәләр эчтәлекле, матур үтә. Мәсәлән, «Китап — иң якын дус, тугрылыклы юлдаш» дигән мәдәни чара, патриот  шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан  «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дигән әдәби кичә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Тел белгечләре» дип исемләнгән уенлы чара уздырдык. Үткән атнада гына бик матур, кызыклы итеп  «Төрле илләрдә чәй эчу йолалары» дигән мәдәни чара үтте.

Югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклау өстендә дә эшләргә тиешбез дисәм, ялгышмам. Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре — менә шушы безгә ял итергә йөрүче олыларыбызның хәтерендәге хәзинә. Гомер-гомергә бөек татар халкы милли гореф-гадәтләребезне, матур традицияләребезне саклап яшәргә тырышкан. Менә шушы көннәрдә Иске Усман авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә авылның һәм  Камышлы авылының бүлегендәге хезмәт итүче белгечләр һәм  ике авылның ял итүчеләре  белән бердәмлектә үткәрелгән «Карга боткасы» нәкъ шуның турыда сөйли, минемчә.

Менә шушы чарабызда аерым тукталасым килә. Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, «Карга боткасы». Ул – язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт бирә, бердәмлек уята торган тылсымлы йола. Өлкәннәребез бу бәйрәмдә көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар. Без дә бу көнне дулкынланып көтеп алдык.

Камышлылар матур итеп  «кошлар» костюмнары киеп, кулларына сыерчык оялары тотып, зурлап күчтәнәчләр белән  килделәр. Без аларны уен-көлке, җыр-бию белән каршы алдык. Йоласына туры китереп ярма җыю, аланга барып, биредә казан асып ботка пешеру күренешләрен күрсәттек. Ботка пешкән арада кызыклы уеннар, ярышлар уздырдык. Олыларның яшь чакта уйнаган «Без, без идек», «Яулык салыш», «Чүлмәк ватыш», «Капчык киеп йөгереш» уеннарын уйнаттык. «Кошлар» һәм «кешеләр» командалары арасында аркан тартыш ярышы да бик кызык утте.

Гармунсыз бәйрәм була димени ул? Гармунчыбыз Дәрҗеман абый  үзенең гармунында бию көйләрен оста уйнавы белән бәйрәмебезне бизәп торды, катнашучыларның җаннарын төтрәндереп, дәртле көйләргә биетте.

Менә ботка да пешеп чыкты. Халыкта ”карга боткасы” ашаган кеше ел буенча сау-сәләмәт була, авырмый, дигән ышану бар. Шуңа күрә боткадан бар кеше дә авыз итте. Аның тәмлелеге!.. Ботканың бер өлешен каргаларга да бирдек. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп «карр-карр» килеп ботка белән сыйлануларын карап,  балаларча куандык.

Өлкәннәребез  бу бәйрәмгә хас булган теләүләр дә әйттеләр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сорадылар, илгә туклык, барлык  гаиләләргә иминлек теләделәр.

Нинди гыйбрәтле, изге йола! Бу йоланың үзенчәлекләре буыннардан-буыннарга күчеп, безнең чорга да килеп җитте. “Карга боткасы” безнең дә яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Чарада рәхәтләнеп уйнадык, биедек, җырладык, күңел ачтык.

Ике авылның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәкәрләре  көче белән оештырылган бәйрәм үз максатына иреште. Ул ике авыл халкының олыларын, яшьләрен күрештерде, таныштырды, сихри тавышка ия булган гармуннар телендә сөйләштерде, җырлатты һәм биетте.

Аргы якта яз саен,
Бирге якта яз саен.
Имин торсын дөньялар -
Күрешербез яз саен.
Жырлый-жырлый, бии-бии
Бәйрәм итик гел бергә.
Яз бәйрәме гөрләп шулай
Барсын гомер-гомергә!

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7«Татар халкының  милли бәйрәмнәре безне милләт итеп берләштерә. Бу бәйрәмнәрдә милли хис, милли культура тәрбияләнә. Бәйрәмдә катнашучыларда рухи канәгатьләнү барлыкка килә. Шуңа күрә киләчәктә дә халкыбызның бәйрәмнәре саклансын,  аларны яңадан торгызу һәм яңарту эшендә үзебездән өлеш кертик», — дигән изге теләкләрдә саубуллаштык.

Иске Усман авылындагы социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең мәдәни чаралар үткәрүчесе Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Матур язны каршылап, бәйрәм итәек әле! (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

 

Просмотров: 1199

Один комментарий

  1. В наше время канат тянули мужчины, а женщины стояли в сторонке и смотрели. Где ваши мужчины? Правда,один еще остался