Самарда “Күк капусы ачылганда” дип аталган тулы метражлы татар фильмы күрсәтеләчәк

7629D7C9-8D18-4174-ABE7-CBE83B8808D6_mw1024_s_n10 апрельдә 15.00 сәгатьтә Самар шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Күк капусы ачылганда” дип аталган Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм күрсәтеләчәк. Бөек шагыйребезнең  тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршындагы яшьләр төркеме оештырачак.

Фильм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төшерелгән. Режиссеры — Фәнис Дәүләтшин, сценарий авторы — Рабит Батулла. Төп рольләрне Кариев театры һәм Камал театры артистлары башкарган. Аның премьерасы 2012 елның 1 августында Казанның «Мир» кинотеатрында уза.

Фильмның сюжеты кызыклы һәм заманча итеп ясалган, кәмит элементлары кертелгән. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелүе сурәтләнә. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Ләкин ул – изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Урамдагы таныш булмаган кешеләргә дә кирәк булган очракта гел ярдәм кулы суза ул. Театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп ала да. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борхановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнап, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый…

Чарага керү ирекле, рәхим итегез!

samtatnews.ru

Просмотров: 1222

Комментирование запрещено