Яңа Ярмәк авылында язны күңелле каршы алдылар

Яңа Ярмәктә бала-чага Карга боткасын авыз итә.

Яңа Ярмәктә бала-чага Карга боткасын авыз итә.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында язны күңелле каршы алдылар.

Иртән-иртүк авыл үзәгендә татар көйләре ишетелә башлады. Кибет алдындагы мәйданда самоварлар кайнап утыра. Эдуард Зәйдуллин белән Рамил Хаматшиннар мәш килеп хәләл иттән шашлык пешереп йөриләр. Рузалия Зәйдуллина бишбармак әзерли, ә Шәмсенур Хәбибуллина: “Быгыр-быгыр ботка пешә,
Уртасына ак май төшә”
, — дип такмаклый-такмаклый казанга Карга боткасы аса. Әнә табада чаж-чыж килеп коймаклар да кызара башлады. Сабан туе диярсең, Чулпан, Камышлы авылларыннан сәүдәгәрләр килеп, сату палаткаларын тезеп куйдылар. Апалар, әбиләр иң матур күлмәкләрен киеп, аллы-гөлле шәлләрен беркәнеп чыкканнар. Яз бит, бу вакытта аеруча гүзәл буласы килә.

Бабайлар мәчеттән чыгуга бар да әзер иде инде. Баштан алар өстәл артына узды, аннан әбиләр, апалар утырышты. Бу вакытта авыл китапханәчесе Алисә Хаматшина балалардан төрле уеннар уйнатты. Соңрак алар да, бәйгеләрдә җиңеп алган бүләкләре белән мактана-мактана, бәйрәм табыны артына җыелдылар. Урам кичкә кадәр гөрләп торды. “Карга боткасы бигрәк тәмле булды!” — дип, авылдашлар сый-хөрмәт күрсәткән Рузалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар, Алисә һәм Рамил Хаматшиннар гаиләләренә, чараны оештыручыларга рәхмәтләр әйтә-әйтә өйләренә таралышты.

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк клубы мөдире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено