Всех любителей футбола приглашаем «поболеть» за татарскую команду «Идель»! / “Идел” быел да җиңүче!

IMG_5070Команда Татарской национально-культурной автономии  г.Самара «Идель» принимает участие на Первенстве и Кубке города Самара по мини-футболу (футзалу) среди мужских команд в 2015-2016 году.

Напоминаем, победителем прошедшего в шестой раз областного турнира «Дружба народов» снова стала команда Татарской национально-культурной автономии  г.Самара «Идель» (руководитель ТНКА г.Самара — Ривгат Туктарович Хузин). Турнир проходил в четырех отборочных группах, победители и призеры которых встретились в плей-офф. В полуфиналах татарская «Идель» обыграла азербайджанский «ЛАСО», а сборная УФМС — болельщиков из клуба «Гладиаторы». И в финале сошлись победители турнира двух последних лет. Выиграла «Идель», «серебро» у УФМС, «бронза» — у «ЛАСО».

Тренером команды «Идель»  является заместитель директора Спортивного клуба Поволжской государственной социально-гуманитарной академии, старший преподаватель кафедры гимнастики и спортивных игр ФФКиС ПГСГА  Джамиль Гумерович Шарипов. Надо отметить и то, что, в основном, участниками команды «Идель» стали бывшие и нынешние татарские студенты Джамиля Гумеровича. Остальные ребята — выпускники СХА.

- Наша команда создана шесть лет назад благодаря турниру «Дружба народов», — рассказал тренер команды «Идель» Д.Г. Шарипов. – Начали участвовать в городских и областных соревнованиях. Уровень мастерства возрос, появилась возможность постоянно поддерживать форму, заранее готовиться к турниру. Участвовать в нем всегда приятно: есть знакомые, с которыми мы встречаемся на «Дружбе народов», хотя в других сферах не пересекаемся. Помимо чисто футбольного присутствует и культурное соперничество, возникают микро-дерби: казахи против киргизов, татары против башкир. Как в КХЛ: «Ак Барс» — «Салават Юлаев»! Правильно, что нет строгого ограничения по национальному составу команд. У нас играют несколько русских: однокурсники, коллеги — так общение разных национальностей идет внутри команд. Поэтому турнир полностью выполняет свою социальную задачу.

По решению руководств Татарских национально-культурных автономий Самарской области и  г.Самара, а также Регионального Духовного управления мусульман Самарской области команда «Идель» в этом году принимает участие и на Первенстве и Кубке города Самара по мини-футболу (футзалу) среди мужских команд.  В турнире участвуют 11 команд. По результатам игр с 9 командами «Идель» уже  признана досрочным победителем первой лиги, особо отличился бомбардир команды Кузахметов Тагир, забивший 17 голов. Последняя игра пройдет в окончательном туре 2 апреля в 9.00 в спортивном зале «Металлург», далее состоится награждение.  Всех любителей футбола приглашаем «поболеть» за команду.

В мае «Идель» планирует сыграть в товарищеском матче между татарскими командами Приволжского федерального округа, в июне — в областных соревнованиях по мини-футболу между религиозными конфессиями.

samtatnews.ru

* * *

27 мартта, Самараның МТЛ “Арена” комплексында менә инде алтынчы тапкыр мини-футбол буенча «Халыклар дуслыгы» кубогына турнир уздырылды. Оештыручылар — Самара өлкәсенең Спорт министр-лыгы, “Спорт чараларын оештыру үзәге”, “Самара өлкәсенең футбол федерациясе” һәм “Халыклар дуслыгы йорты” бу чараны милләтара дуслыкны ныгыту, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау ниятеннән оештырып киләләр.

Бу турнирларда даими рә­вештә “Самара өлкәсенең студентлар советы”, «Крылья Советов» җанатарлары”, “Хокук саклау органнары”, “Чит ил студентларының вузара ассоциациясе”, “Миграция хезмәте идарәсе” кебек командалар да катнаша. Быелгы турнирда барлыгы 22 команда уйнады.

Алты ел элек, ул чактагы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Мидехәт улы Хәлиуллов татар егетләреннән көчле команда туп­лагач, алар икенче сезонда ук җиңүгә ирешкәннәр иде. Татар футболчылары Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе һәм аның җитәкчесе Рифкать Туктар улы Хуҗин карамагына күчкәч тә, үз йөзен югалтмадылар, елдан — ел җиңү артыннан җиңү яулап киләләр.

Футболчыларга быелгы турнирда дүрт сайлап алу туры аша үтәргә кирәк иде. Ярымфиналда татар­ларның “Идел” командасы азәр­байҗаннарның “ЛАСО” футболчылары белән, УФМС җыелма командасы чуваш­ларның “Гладиа­тор” командасы белән очрашты. Ярымфиналның икенче очрашуы бигрәк тә кызык­лы булды. Уен ахырында һәр команда дүртәр гол керткән иде инде. “Ничья” була инде дип боегып утырган җанатарлар шатлыгына, уен кискенләшеп китте, һәм УФМС уенчысы, ничектер кинәт борылып, тупны капкага кертеп җибәрде. Трибуналарның шатлыклы ава­­зы сирена белән бергә яңгырады. 5:4.

Финалда шушы ике җиңүче команда очрашты. “Идел” командасы 4:0 исәбенә УФМСны тар-мар итеп, “алтын” медальгә лаек булды, УФМСка — “көмеш”, ә азербайҗаннарның ЛАСО командасына “бронза” тәтеде.

- Алты ел элек оештырылган командабыз “Халык­лар дуслыгы” турнирында танылу алып, башка шәһәр һәм өлкә ярышларында да актив катнаша, — дип сөйли Идел буе дәүләт социаль-гуманитар ака­демиясенең Спорт клубы директоры урынбасары булып эшләүче команданың тренеры Җәмил Шәрипов. — Егет­ләрнең осталыгы күзгә күренеп үсә, чөнки даими рәвештә күнегүләр ясарга мөм­кин­легебез бар, турнирларга яхшылап әзерләнәбез.

“Халыклар дуслыгы” турнирын мин микро-дерби дип атар идем: татарлар белән башкортлар уйнаганда “Рубин” белән “Салават Юлаев” уйнагандай булып китә. Димәк, монда спорт кына түгел, милли көндәшлек тә, бер-берең белән узышу теләге дә бар. Ә уен тәмамлангач, без кул кы­сышып дусларча аерылышабыз.

Безнең “Идел” командасында берничә рус егете дә уйный. Алар милләттәшләребезнең курсташлары, коллегалары. Бу бигрәк тә яхшы, чөнки ко­мандада төрле милләт ке­шеләре бергә уйный икән, бу илебез халкы чын дуслыкта яши, ә турнир үзенең бурычын үти, дигән сүз”.

Самара өлкәсенең милли оешмалары һәм Региональ Диния нәзарәтенең уртак килешүе нәтиҗәсендә быел “Идел” татар командасы Самара шәһәре Кубогы һәм Беренчелеге өчен дә ярышачак.

Бу турнирда 11 команда уйный. Тугыз команда белән очрашканнан соң “Идел” беренче лига җиңүчесе итеп танылган да инде. Бигрәк тә команданың бомбардиры Таһир Кузахметов җанатарлар арасында зур абруй казанып өлгергән. Ул бу сезонда көндәшләре капкасына 17 туп керткән.

Уенның соңгы туры 2 апрельдә Самараның “Металлург” стадионындагы спорт залында уздырыла. Очрашулар иртәнге тугызда башлана.

Ә майда “Идел” футболчылары Идел буе округының татар командалары белән ярышка чыгарга җыеналар, июньдә команда дини конфессияләр арасындагы уеннарда катнашачак.

«Бердәмлек».

 


КОНТЕКСТ:

Дружба – дружбой, а «Идель» – чемпион (ФОТО, ВИДЕО)

Просмотров: 1551

Комментирование запрещено