Шаһгалиләр токымы бүген дә хәрәкәттә

Камышла1Камышлы төбәгендә татар телен укыту мәсьәләсенә багышланган чара үтте

Татарларны теленнән яздырып, аларны милләт буларак юк итү буенча күп нәрсәләр эшләнде. Бу сәясәт гасырлар буена туктамыйча барды, һәм ул әле хәзер дә дәвам итә. Тик хәзер кылыч һәм мылтык белән түгел, астыртын һәм яшерен рәвештә бара. Бу мәкерлек халкыбызның үз куллары белән эшләнә. Бүген өлкәбездәге татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телен укыту факультатив формага күчеп бара.

Камышлы төбәгендә татар телен укыту мәсьәләсенә багышланган чарада Камышлы район администрациясенең башлыгы Камил углы Рафаил Баһаутдинов, татар авыллары хакимияте башлыклары, мәктәп мөдирләре, татар теле укытучылары һәм ата-аналар комиты вәкилләре катнаштылар. Шулай ук Самар өлкәсе һәм Самар шәһәре татар җәмгыятьләренең вәкилләре дә килгән иде.

Монда югары квалификацияле укытучылар, район мәгариф башлыгы Илдар Рәхмәтуллинга ияреп, Камышлыда татар телен факультатив рәвештә өйрәтүнең никадәр нәтиҗәле булуы турында күп сөйләделәр. Ә чынында факультатив укыту: “Булса да ярый, булмаса да ярый” дигән сүз бит ул!

Биредәге Сок елгасы буена сыенып утырган татар авылларында яшәүче халык – мөһәҗҗирләр. Алар төрле яклардан үз телен, милләтен, динен саклау өчен, шул чактагы сазлыклы, урманлы җирләргә качып килгәннәр.

Алар коточкыч колониаль басым астында да үз телен, милләтен кадерләп саклаганнар. Гасырлар буена канлы көрәш алып барганнар. Татарлыгын саклау юлында сөргеннәргә сөрелгәннәр, үлемгә барганнар.

Алар, башларын күтәреп, хәзәрге татар телен югалту юлына баскан токымны күрсәләр, ни әйтерләр икән?

Әлбәттә, татар теленә хөрмәт булмаган гаиләдә үскән баланың күңелендә милли патриотизм һәм телгә мәхәббәт тәрбияләү – ул авыр мәсьәлә. Ә хәзерге ата-аналардагы татар теленә карата битарафлык, алардагы татарлык хисләренең зәгыйфьлеге дә шул ук мәктәпкә бәйле түгелме соң?.

Димәк, бу “бракны” ничек тә төзәтү ягын уйларга кирәк.

Балаларда татар теленә карата хөрмәт уяту өчен, моны иң элек аларның ата-аналарында булдыру кирәк.

Хәзер, дингә иреклек бирелгән чорда, бу хезмәтне муллалар үз өсләренә алырга тиеш. Дөрес, әлегә кадәр алар арасында: “Диндә милләт юк!” — дигән фикер хөкем сөрде. Инде бу адашуның нәтиҗәсе дә ачык күренә башлады — хәзер тел һәм милләт зур фаҗига алдында торалар.

Ислам дине — ул татарларны, милләт буларак, элгәредән саклап һәм берләштереп килгән илаһи бер көч. Бүген, халык күңелендә телгә, милләткә карата хөрмәт кимегәндә, кешеләргә милли тәрбия бирү, туган телгә мәхәббәт уяту – ул имамнар өстендәге зур бурыч.

Менә бу чарада шул хакта сүз булдымы? Юк шул. Камышлы авылындагы дүрт имамның тик берсе генә чакырылган иде. Бу да биредәге дингә карашны ачык күрсәтә. Ислам даирәсендә милли тәрбия бирү мәсьәләсе – ул күп җирдә әлегә кадәр кузгатылмаган чирәм.

Бу җыелыш җанлы барды. Тик анда татар телен укыту мәсьәләләре рус телендә, русча фикер йөртеп, хәл ителде. Камышлы авылы укытучылары, район мәгариф бүлеге башлыгы үрнәгендә, бер авыздан татар телен факультатив рәвештә өйрәтүнең уңышлы баруын дәлилләргә тырыштылар. “Кече Татарстан” дип аталган татар үзәгендәге телебезгә карата булган хыянәт әле башка авыллар өчен дә “лаеклы” үрнәк булмасмы икән?!

Үзенең чыгышында Камышлы авылының мәктәп директоры Айсылу Каюмова: “Мин шушы укыту рәвешен тулысынча хуплыйм һәм шуннан тулысынча канәгатьмен!” — дип тулы ышаныч һәм горурлык белән әйтте. Һичшиксез, Илдар әфәнде Рәхмәтуллин, Айсылу ханым Каюмова һәм аларга иярүчеләр тарихка керәчәк. Тик телне, милләтне саклаучылар булып түгел, ә аны сатучылар, туздыручылар булып.

Әлбәттә, татар телен югалту юнәлешендә барган бу хәрәкәтне уңай эзгә салу өчен, биредә көчле административ ресурс кирәк.

555 018555 020 555 026Биредәге татар теленә карата булган “үги” карашны күргәч, борчылып чыгыш ясаучылар да булды.

Рифкат Хуҗин – Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе:

“Камышлы районы торгызылуга 25 ел вакыт узды. Биредә бу юбилейны зурлап бәйрәм иттеләр. Районны булдыру өчен күп көч куйган кешеләр биредә чын татар рухы саклансын өчен күп тырыштылар.

Татар авыллары күмәк урнашкан төбәктә тел байлыгы, татар милли мәдәнияте, мәгърифәте һәм халык көнкүреше башка районнардагы авыллар өчен дә үрнәк булырга тиеш бит. Тик хәзерге татар авылларында булган хәлләр борчулы уйлар тудыра. Телне, милләтне саклау өчен, без барыбыз да бергәләп тырышырга тиешбез”.

Азат Надиров – Самар өлкәсенең “Туган тел” исемле татар җәмгыяте советының вәкиле:

“Ана телен укытуга укучыларның ата-аналары каршы килә”, — дигән сүзләрне еш ишетәбез. Укыту программасын ата-аналар хәл итми. Ул хөкүмәт карамагында. Аның сагында закон тора. Баланы ана телен өйрәнүдән мәхрүм итү — дәүләт Конституциясен, кеше хокукын һәм әхлакый нормаларны бозу рәвеше”.

Камышла1Идеал Галәветдинов:

“Кырымны Рәсәйгә кайтару ничек башкарылды?” — дигән сорауга Владимир Путин: “Бу җаваплы һәм авыр мәсьәләне хәл итү өчен, җаваплылыкны мин тулысынча үз өстемә алдым”, — дип җавап бирде. Һәр җитәкче шундый булырга тиеш. Глобализация шаукымында татар телен саклау — ул аеруча җаваплы эш. Ул җаваплылык иң элек җитәкчедән башланырга тиеш”.

Шамил Галимов — Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәриятенең директоры:

“Бу чарада татарча укыту өчен китаплар юклыгы турында күп сүзләр әйтелде. Тик өлкәбездәге татар милли оешмаларына бу хакта мөрәҗәгать итүчеләр булмады, һәм бу мәсьәлә әлегә кадәр көн тәртибенә куелмады. Бөтендөнья татар конгрессында да моңа карата гаҗәпләнү белдерелде. Ни өчен татар теленең төпле программа нигезендә укытылмавы хакында монда бик күп фикерләр әйтелде. Тик шуны онытырга ярамый: кем эшне булдырасы килми – ул аклану чарасын күрә, ә кемнең булдырасы килә – төрле юллар эзли һәм таба”.

Фәһим Йосыпов – Самар өлкәсенең “Туган тел” исемле татар җәмгыяте советының әгъзасы:

“Кеше үзенең туган телен камил белсен өчен, аны фән нигезендә өйрәнергә кирәк. Аннан-моннан эләккән урам теле камил һәм нигезле була алмый.

Үзенең туган телен белмәгән кешене тәрбияле кеше дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Ана теле белән, милли хисләр белән сугарылып тәрбияләнмәгән, ана теле байлыгынннан мәхрүм кеше — ул мескен зат. Тик ана телендә генә кешедә үз халкына, үз иленә карата мәхәббәт һәм патриотизм тәрбияләнә ала.

Рәсәй президенты Владимр Путин үзенең 2015 елдагы халыкка мөрәҗәгатендә: “Рәсәй илендә яшәгән халыкларның үз телен өйрәнүгә, үз мәдәниятен үстерүгә аеруча зур әһәмият бирелергә тиеш”, — дигән сүзләр бар.

Камышлыда татар телен өйрәтүне факультатив рәвешкә калдыру – ул президент сүзләренә һәм Рәсәй конституциясенә каршы бару түгелме соң?»

Сәгыйдә Нуруллина — “Яктылык” мәктәбендә укытучы-методист:

“Без татар теле дәресләрен атнасына өч мәртәбә укытабыз. Моның өстенә, әле дәрестән тыш, тагын ике сәгать өстәмә эш алып барабыз. Укучыларыбызга татар, рус һәм чит ил телләрен өйрәтүгә бездә җитди караш яши. Монда татар теленең һич тә комачау тудырганы юк. Киресенчә, кеше никадәр күбрәк тел белсә – аның шулкадәр фикерләү офыгы киңәя».

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1875

2 комментариев

  1. Камышлы районы 1991 елның 4 мартында торгызылганда нинди бурычлар кабул ителгән иде соө? Куйбышев өлкәсендә яшәгән татар халкы үз милләтен саклап һәм үстереп мул, шатлыклы, бәхетле тормыш итәргә түгелме соң ? Ә нәтиҗә мондый: башта колхозлар бетте, аннары халык җирләрен таратып бетерде. Җирләрне чүп басты, авылда мал-туар бетте. Яшләр авыллардан китеп бетте. диярлек. Өлкәдән акча көтеп ятып, русча әйткәндә, «дотациягә» яисә садакага яшәп, үз сүзеңне әйтеп булмыйдыр шул. Әгәр җирләр эшкәртелеп, бөтен халык мал-туар асрап, тулы тормыш бәлән яшәсә, туган тел дә бу хәлгә калмас иде.

  2. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Фәрит абый дөрес язган, чын күңелдән. Үзәкләренә үтәр микән, әллә тагы да кирелек белән, үзләренекен эшләрләрме?