Бу юлларны язганда күзләрем яшьләнә, ә күңелем белән еракта, томаннар артында калган балачак елларыма кайтам. Мин укырга кергән елны авылдагы татар мәктәбе ябылды, без урыс мәктәбенә бардык. Өч көн укыгач: “Әни, мин бүтән мәктәпкә бармыйм”, – дип елап кайтканым һаман да исемдә.
Урыс телен үзләштерергә бик ансат булмаса да, 5 нче сыйныфта барча дәресләрдән дә, шул исәптән урыс теленнән дә билгеләрем “5ле” иде. Тик шунысы кызганыч: мәктәптә бер сүз дә татарча сөйләшергә ярамый, бик ачуланалар иде укытучылар. Аллага шөкер, әтием белән әниемә мең-мең рәхмәтлемен. Өйгә кайткач, татарча сөйләшә идек. Гаиләбез бер ел да “Азат хатын” журналын яздырмыйча калмады. Журнал килгән көнне безнең өйдә зур бәйрәм. Әниебез бәлеш сала, барча күршеләр җыела. Әтием язмаларны кычкырып укыгач, баш мөхәррир кебек әнием сүз ала: “Аңладыгызмы, нинди булырга тиеш татар кызы – пөхтә, уңган, ачык йөзле, йомшак күңелле, дини…”
Әниебез безне бәләкәйдән әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләребезне сакларга өйрәтте. Аятел Көрсине, Әлхәм догаларын кечкенәдән яттан белә идек. Эшегезне башлаганда Аллаһы Тәгаләдән уңышлар сорагыз, дия иде. Шөкер, әтием белән әнием киңәшләреннән бер дә тайпылмадык.
Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Сабиров авылга килеп концерт куйгач, мин әниемә: “Казанга барып укыйсым килә”, – дигән теләгемне белдердем. Тик насыйп булмады. Әни миңа: “Ничек барасың, татар телен белмисең бит”, – дигәч, елаганым һаман хәтердә.
1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган сочинение белән район конкурсында, урта белем бирүче мәктәпләр арасында мин беренче урынны алдым. Ә икенче җиңүне Самара өлкәсендә үткән “С чего начинается Родина?” конкурсы бүләк итте. Күз яшьләрем белән язылган язмам “Шуршат страницы Алифбы” дип атала иде.
Жюри әгъзалары минем героема – Әлифба китабы авторы, авылдашым Сәләй ага Вәгыйзовка бик зур бәя биргәннәр. Аны сайлап алуым юктан гына түгел иде. Телевидениедән Сәләй Гататовичның юбилей кичәсен күрсәткәннәр, шунда ул: “Мин – Байтуган малае” – дигән. Бу тапшыруны үзем күрмәдем, ә ишеткәч, күңелем сыкрады. Нигә туган ягында аның исемен дә, хезмәтен дә белмиләр икән дип бик аптырадым.
Шактый еллар үтте. Бервакыт шулай Әлифба китабын эзләп таптым да Арчага хат яздым. Җавап озак көттермәде. Сәләй Гататович миңа бик куанычлы хат язган. 1999 елның көзендә без тормыш иптәшем һәм татар теле укытучысы Рәмзия Мирзаевна белән Арча ягына юл тоттык. Педколледж коллективы да, Сәләй ага да, аның хәләл җефете, Әлифбаның тагын бер авторы Рәмзия ханым да безне бик җылы каршыладылар. Сәләй ага олы яшьтә булуына карамастан (аңа 91 яшь иде), әле бик яшь күренә, үзе юмор яратучы кеше булып чыкты. Утлы сугыш юлларын үткән, Германиядә әсирлектә булган, репрессия сынауларын кичерүгә карамастан, бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәгән. Ул безнең белән үзенең озак яшәү серләрен дә уртаклашты. Ә ул бик гади икән: “Явызлыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәк”. Сәләй ага инде 30 ел туган авылы Байтуганнан читтә яшәсә дә, аның бер тыкрыгын да, бер почмагын да онытмаган. Туган йорты, үзе яшәгән урам еш кына аның төшенә керә икән. Туган Байтуганына кайтып, барысын да күреп килү хыялы белән яши иде ул. Тик, ни кызганыч, насыйп булмады…
Ул күз яшьләре белән безгә рәхмәт әйтеп: “Минем йортым ни хәлдә икән?” – дип сораулы караш белән озатып калды. Истәлеккә Әлифба китабын бүләк итте һәм, бәләкәй бала сыман яшьләрен тыя алмыйча, хәерле юллар, изге теләкләр теләп калды. Ул елларда педколледжның директоры Илдус Сәгъдиев иде. Ачык йөзле, шат күңелле, безнең килүебезгә шулхәтле куануын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел иде аның. Бик сокландык без аңа. Менә ичмасам җитәкче! Музей директоры Сания Сибгатулла кызы да безне күп экспонатлар белән таныштырды. Сәләй ага белән шалтыратышып сөйләшеп тә тора идек, бик куана иде. “Мин Илдус Габдрахмановичка бик рәхмәтлемен, ул безне ташламый”, – дия иде.
2013 елның язында без тагын Арчага, “Хәтерлим мин аны бүгенгедәй” дигән бик зур Әлифба бәйрәменә бардык. Бу юлы Арча педколледжында безне бүтән җитәкче – Гөлнара Фидаил кызы Гарипова каршы алды. Әлифба китабы туган Арча ягында җитәкчеләрне дә белеп сайлыйлар икән! Монда белем алган студентлар – иң бәхетле кешеләр, чөнки бу шәхесләр белем биреп кенә калмаган, яшәргә, тормышта чын кеше булып калырга өйрәткәннәр дигән фикер калды.
2013 елны үзебезнең Байтуган авылында да, район үзәге Камышлыда да Сәләй аганың 105 еллыгына багышланган кичәләр уздырдык.
2012 елны, Сәләй Гататовичның йортында яшәгән кешеләр бакыйлыкка күчкәч, мин район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка мөрәҗәгать иттем. “Әйдәгез, бөек шәхесебез Сәләй Вәгыйзовның исемен мәңгеләштерик, аның йортын музей ясыйк”, – дидем. Рәхмәт аңа, ризалашты.
Шулай итеп, без музей ачу эшенә керештек, исәп-хисап счеты да ачтык, авылдашлардан 40 мең сумнан артык акча җыйдык. Сәләй Гататовичның туган йортында бик күп өмәләр ясадык. Ни кызганыч, музей ачу турында өлкәдәге татар оешмаларына күпме генә мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә җавап бирмәде.
2015 елның 4 июнендә Камышлыдан делегация белән Арчага, Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасына килдек. Шөкер, бу очрашу-танышулар үз җимешләрен дә бирде. Разил Вәлиев белән сөйләшкәндә, Байтуган авылында Сәләй аганың музеен булдырырга уйлавыбыз, әмма матди ярдәм кирәклеге турында әйттем. Ул бик игътибар белән тыңлады да: “Бик күп эш башкаргансыз, Нурания ханым. Хәзер ярдәм сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат языгыз. Ул туган телне саклап калу һәм үстерүгә зур әһәмият бирә, сезгә ярдәм итми калмас”, – дип киңәш бирде. Рөстәм Нургали улына язган хатка җавап озак көттермәде.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетыннан килгән хатта: “Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның исемен мәңгеләштерү уңаеннан музей ачу турындагы фикерегезне тулысынча хуплыйбыз. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты музейны торгызу өчен төзелгән смета белән бу проектны финанслау мөмкинлеген сорап, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына хат юллаячак. Мактауга лаек изге гамәлләрегез өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип язылган иде. Шул көннән алып мин берничә ай Бөтендөнья Татар конгрессы белән телефон аша элемтәдә яшәдем. Рәхмәт аларга, кайчан шалтыратма, йомшак тавыш белән гел тыңлап, ихтирам итеп тордылар. 12 ноябрь көнне куанычлы хәбәр җиткерделәр. “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның музеен ачу өчен сезнең исәп-хисапка 1 миллион 280 мең сум акча күчерә”.
Бу байтуганлылар өчен зур шатлык булды. Аллаһы теләсә, аны быел 20 октябрьгә, Сәләй Гатат улының тууына 108 ел булган көнгә өлгертергә тырышачакбыз. Татарстан Республикасы халкына, җитәкчеләргә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Нурания АБЗАЛОВА.
“Ватаным Татарстан” (№ 39, 22.03.2016).
Просмотров: 1663
МОЛОДЕЦ НУРАНИЯ . СПАСИБО ТЕБЕ. ПРАВИЛЬНО СДЕЛАЛА ЧТО НАПИСАЛА ПИСЬМО ПРЕЗИДЕНТУ ТАТАРСТАНА.