Бер милләттә дә мондый ямьсез күренеш юк

туган-тел-280x300Ата-аналарның үз балалары белән туган телдә сөйләшмәүләре ошамый! Бер милләттә дә мондый йәмсез күренеш юк. Мәсә­лән, шул ук Казанда әрмән яши, грузин яши. Урамга чы­галар, янәшәләрендә бала­лары уйнап йөри. Әрмәнне­ке — әрмәнчә, грузинныкы гру­зинча сөйләшә. Ә безнеке­ләр үз илендә туып-үсеп тә, үз телләрен белми­ләр. Хурлык! Бүтән сүз юк. Ник алай икән соң ул?

Сәбәпләре төрле инде аның. Күп кенә ата-ана: «Ба­лага болай да өй эшләре күп, барысын да өйрәнүе бик авыр, татар телле төр­кемгә бирмибез, ана те­ле дәресләренә яздырмый­быз», — диләр. Гаҗәп хәл, әлбәттә. Карап торышка акыллы, тәрбияле генә ке­шеләр үзләре. Шулар: «Ми­нем балага татар теле нәрсәгә?» — диләр.

Ана теле нигә кирәк балага?! Нинди сүз инде монысы?! «Әни» дип әйтү өчен кирәк ул ана теле! Надан, ахмак булмау өчен кирәк!

Гомумән, ата-ана баласы өчен моны хәл итү хокукына ияме икән? Нәр­сәгә аңа туган тел, имеш… Мәгънәсезлек.

Ул бала үсеп җитәр, ата-анасыннан акыл­лырак һәм зиһенлерәк бу­лыр! Менә шунда ул анасы янына килеп: «Ник син ми­ңа үзебезнең телне өйрәт­мәдең?» — дип сорар…

Минем фикерем шундый: туган телен белү адәм баласының акыллы булуын, зәвыклылыгын күрсәтә. Мин милләтче түгел, бала күпме тел белсә, шулкадәр яхшы­рак, тик туган тел беренче урында булырга тиеш. Монда бүтәнчә була да алмый.

Ә ни өчен татарча өйрәнергә теләмиләр?” дигән сорауга минем җавабым мондый: Күп кенә татарлар үз тарихын белмиләр. Безнең халык — бүтән халыкларга гыйлем тараткан халык. Ә алар моны белми! Белсәләр, горурланырлар иде. Гыйлемнең түбән дәрәҗәдә булуыннан килә ул, мин шулай уйлыйм”.

 Эмил ТАЛИПОВ.

Самар шәһәре.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1621

Комментирование запрещено