Кайтыр идем яшьлегемә…

Ринат Азизов һәм Әлфия Йосыпова га­шыйклар ролен бик оста башкардылар.

Ринат Азизов һәм Әлфия Йосыпова га­шыйклар ролен бик оста башкардылар.

Самараның атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга яңа про­граммасын тәкъдим итте. Ул, гадәт­тәгечә, Самараның Управ­лен­ческий бистәсендә түгел, ә Киров мәй­данындагы Мәдәният сараенда үткә­релгәнгә, халык күп иде.

“Кайтыр идем яшьлегемә” дип аталган концерт программасы сәхнә күренеше белән башланып китте. Тамашачы бөтен игътибарын биреп, бер мәхәббәт тарихын күзәтте.

Элек-электән кичке уеннар татар халкының матур, күркәм йолаларының берсе булган. Егетләр һәм кызлар шунда танышканнар, вәгьдәләр бирешкәннәр. Менә сәхнәдәге мәхәббәт тә нәкъ шулай, чишмә буенда ярала. Егет (Ринат Азизов) белән Кыз (Әлфия Йосыпова) кичке уенда очрашалар, кайнар хисләрен җырлар аша белдерәләр. Тик менә Кызның әтисе (Искәндәр Әхмәтов) кенә кырыс кеше булып чыга. Ул үз яшьлеген, беренче мәхәббәтен сагынып:

“…Нигә соң чәчәктәй

                         саф сөюнең

Кавышу булмады азагы?..” — дип өзгәләнсә дә, кызына сөйгән яры белән очрашырга рөхсәт итми. Тик мәхәббәткә киртәләр куеп буламыни?! Ринат белән Әлфия “Галия һәм Заһир” җырын шундый итеп башкардылар ки, аларның геройлары арасында чын сөю уты януына һәм аларның бергә булуларына шик калмады.

Бу күренешнең режиссеры Ринат Азизов кичке уенда авыл яшьләренең күңел ачуын да бик оста күрсәтә алган. “Су буе” гөр килеп тора. Ансамбльнең яшь җырчысы Рузалия Хәкимова башкаруында шаян “Душа мой” җыры, бию төркеменең дәртле биюләре залда утыручылар­ның берсен дә битараф калдырмады.

Аннан соң “Ялкынлы яшь­лек”нең сәнгать җитәкчесе Илгиз Колючев 40 елга якын тамашачыларга үзенең моң-җырларын бүләк итүче, күптән түгел 60 еллык юбилеен бәйрәм иткән Искәндәр Әхмәтовны сәхнәгә чакырды. Юбиляр бу кичне тәбрикләүләр кабул итте. Өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментының җәмәгать фикерен өйрәнү идарәсе җи­тәкчесе Надежда Осипова юбилярга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның Рәхмәт хатын һәм кул сәгате тапшырды.

Шәһәр Думасы депутаты, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономия­се рәисе Рифкать Хуҗин җыр­чыга шәһәр Думасы ад­минист­рациясенең, ә өлкә “Туган тел” татар оешмасы директоры Фәр­хәт Мәхмүтов оешма президенты Ильяс Шәкүровның Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Юбиляр Бөтендөнья татар конгрессы бакшкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Рәхмәт хаты белән дә бү­ләкләнде. Шундый ук бүләккә ансамбльнең тагын бер танылган җырчысы — Айсылу ханым Әбдиева да ия булды. Аларга бүләкне “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Винер Нур­мөхәммәтов тапшырды.

Ә тамашачылар яраткан җырчылары Искәндәр Әх­мәтовка рәхмәтләрен кай­нар алкышлар аша белдерделәр. Юбилярны халык тиз генә сәхнәдән җибәрмәде. “Аллага шө­кер”, “Безнең гомер” җыр­ларын җырлаганнан соң да аны кат-кат сәхнәгә чакырдылар.

Концертта Гөлфирә Гай­нет­динова башкаруындагы “Гар­мун алыйк әле, дуслар”, Әлинә Шәйхел­исламова башкаруындагы “Зәкә-зәкә” кебек популяр җырлар да, яңалары да яңгырады. Җирле шагыйрьләр һәм композиторларның иҗа­тын да залда утыручылар бик җылы кабул итте. 25 елдан артык сәхнә тоткан Илнур Алтынбаев самаралыларга Чапаевск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче автор-башкаручы Ринат Фәттаховның “Хатлар язам сиңа” дип аталган яңа җырын ишеттерде. Кызларның вокаль квинтеты Марат Сафин сүзләренә язылган “Идел” җырын да искитәрлек итеп баш­кардылар, ә Ринат Азизов Лилия Рахмаеваның Рәуф Баһаутдинов сүзләренә язган “Саумы, дуслар” җырын бүләк итте. Автор-башкаручы Фәнил Зыятдиновның “Әнкәемнең балан бәлеше” җырын тыңлаганда күпләр газиз әниләрен искә төшереп утырганнардыр, мө­гаен.

Җыр номерлары ан­самбльнең бию төркеме чыгыш­лары белән үрелеп барды. Кызлар-егетләр милли бию­ләрне дә, заманчасын да бик оста биеделәр. Концертны алып баручы Римма Гыйбадуллина, Розалия Әбҗәлимова һәм Ринат Сафин шагыйрь Роберт Миңнуллинның ши­гырьләрен укып, кичәне тагын да бизәп җибәрделәр.

Тамашачыларга көтелмәгән бүләк тә әзерләнгән иде. Моннан берничә ел элек “Ялкынлы яшьлек”тә җырлап йөргән, бүген Берлинда яшәүче һәм иҗат итүче Гүзәл Курмаева “Юллар”, “Кызыл өрек” җырларын башкарды. Әнисе — ансамбльнең талантлы җырчысы Айсылу Әбдиева белән бергәләшеп алар “Җомга” татар халык җырын да җырладылар. “Ак калфак” өлкә хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова аларга чәк-чәк һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

Гомүмән, бу көнне тамашачылар артистларга чәчәкләрне яудырып кына тордылар. Номер саен диярлек залдан: “Афәрин!” — дип кычкырган тавышлар яңгырады, кайнар алкышлар тынмады. Әлбәттә, алар җырчы — биючеләргә генә түгел, ансамбльнең баянчысы Наил Нурмөхәммәтовка, музыка бүлеге җитәкчесе Әлфия ханым Гыйниятуллинага, хореограф Гөлнәзирә Нуруллинага да адресланган иде. Залның шыгрым тулы булуы исә самаралыларның җирле талантларны яратуын, чыгышларын көтеп алуын күрсәтә.

Искәндәр Әхмәтовны (ак костюмнан) юбилее уңаеннан (сулдан уңга) Надежда Осипова, Винер Нурмөхәммәтов, Фәрхәт Мәхмүтов, Рифкать ХУҖИН һәм Илгиз Колючев тәбриклиләр.

Искәндәр Әхмәтовны (ак костюмнан) юбилее уңаеннан (сулдан уңга) Надежда Осипова, Винер Нурмөхәммәтов, Фәрхәт Мәхмүтов, Рифкать ХУҖИН һәм Илгиз Колючев тәбриклиләр.

Программаның режиссеры Ринат Азизовка карата әйтелгән мактау сүз­ләре дә лаеклы булды дип уйлыйм. Аның сәхнә артыннан һәр чыгышны дулкынланып күзәтүе, барысын да контроль астында тотуы, кирәк чакта ярдәмгә ашыгуы тамашачыга сизелми калмады.

Гардеробта киенергә чират торганда Азизов турында халыкның: “Яңача программа куйган!… Булдыклы егет!…Илгиз абый үзенә лаеклы дә­вамчы тәрбияләгән…” — дигән сүзләр ишетелгәләде. “Халык әйтсә — хак әйтә”, — диләр бит, шуңа да бу сүзләрне Ринат әфәнденең эшчәнлегенә иң югары бәя дип кабул итәбез.

Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек». 

КОНТЕКСТ:

ФОТООТЧЕТ №2: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле «Яшьлеккә кайтам әле» исемле тамаша куйды

* * *

ФОТООТЧЕТ: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле «Яшьлеккә кайтам әле» дип аталган концерт программасын тәкъдим итте

Просмотров: 1259

Комментирование запрещено