Мәрхәмәтлелек кылып узган гомер / Замечательному соцработнику села Старое Ермаково — 55 лет!

IMG_6981«Мәрхәмәт», «мәрхәмәтлелек» дигән сүзләр — бик бөек, олы, эченә бик күп күркәм сыйфатларны сыйдырган төшенчә. Анда кешегә хөрмәт, олылау, ярату, чын күңелдән ярдәм итү, шатлыгын уртаклашу, кайгысын җиңеләйтергә, күңелен күтәрергә тырышу кебек бик күп матур сыйфатлар урын алган. Без инде менә шушы сыйфатларга ия булган, олыларга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче, безне — олыларны — зурлаучы, хөрмәтләүче, безгә ярдәм итүче, үз кызыбызга әйләнеп беткән Фәзилә Гомәр кызы Әбдерәүфова турында язарга булдык.

Фәзилә Иске Ярмәк авылында матур, тырыш гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Дүрт малай арасында үсә. Шуңа күрә аңа яшьли кул арасына кереп, әнисенә йорт-өй эшләрендә булышырга, энеләрен карашырга туры килә.

Әнисе Фәния гомер буе фермада сыер савучы булып эшләп, макталып, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыкты. Әтисе Гомәр мал-туар яратты, озак еллар көтү көтте, яшьли гүр иясе булды, гаилә башлыксыз калды. Шуның өчен Фәзилә әнисенә булышу, тормыш шартларын аз булса да җиңеләйтү ниятеннән 15 яшеннән әнисе янына фермага сыер савучы булып урнаша. Әле көче дә ныгып бетмәгән орчык кадәрле кызга бу авыр хезмәт бик кыенга туры килгәндер, үзе генә белгәндер. Ләкин яшьли тормыш арбасына җигелгән кыз каушап калмаган. Озак еллар, колхоз таралганчы, тырышып эшләп бик күп мактау кәгазләренә, бүләкләргә лаек булган кеше ул. Ә инде авылыбызда шәфкатьлелек йорты ачылгач, 1998 елны, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә социаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. Менә инде 18 елдан артык олыларга һәм инвалидларга мактаулы хезмәт күрсәтә. Кар дими, яңгыр дими, вакытында безгә ярдәмгә ашыга. Ачык йөзе белән елмаеп, көлеп килеп керә. Хәлләрне сораганнан соң, сәламәтлегебезне тикшерә, аннан инде булган эшне ялт иттереп эшләп, икенче олы кеше янына юл ала. Әле кайвакытта эш килеп чыкса ял көннәрендә дә килеп ярдәм итеп китә. Бик уңган, тырыш, мәрхәмәтле, миһербанлы бала безнең Фәзиләбез.

Шушы еллар эчендә без аның эшеннән бик канәгать, бик рәхмәтле булып яшәдек. Без генә түгел бит әле, аның гаиләсе дә бар, анда да эш җитәрлек. Тормыш иптәше Җават белән бик матур яшәп, өч ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде аларга булышып, оныклар да үстерешәләр. Әле ул гына да түгел, ничә еллар урын өстендә ятучы энесен карауда әнисенә дә булыша. Ничек барысына да өлгерә ала ул? Мондый кешеләр дөньяга бик сирәк туа.

Фәния ханым, сез кызыгыз белән горурлана аласыз, мәрхәмәтле, намуслы бала үстергәнсез. Сезгә Аллаһының рәхмәте яусын, исәнлек, сабырлык юлдаш булсын.

Менә инде ябалак карлы, ләйсән яңгырлы язларга да кереп барабыз. Барлык тереклек дөньясы тантана итә. Җылы яклардан кошлар кайта, карлар эри, челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Кошларның сайраулары, моңлы тавышлары авыл өстен моңга күмә. Яз сулышы хөкем сөрә, йөрәкләргә яшәү чаткысы иңә, яшәгән саен яшисе килә. Менә шундый сихри хозурлык хөкем сөргән мәлдә Фәзиләбез дөньяга аваз салган, сихри дөньяны күзләгән. Аның бик шатлыклы, куанычлы көннәре — туган көне, 55 яшьлек күркәм юбилее.

Фәзилә кызыбыз, без сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Корычтай исәнлек, гаилә бәхете, озын гомер, олы куанычлар, назлы сөенечләр телибез. Безгә ничә еллар буе зурлап,
хөрмәтләп хезмәт күрсәткәнең өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Алган пенсияңнең игелеген күреп, озак еллар, бәхеткә, шатлыкка төренеп яшә. Олыгайган көнеңдә, безне зурлаган кебек, үзеңне дә зурласыннар.

Кояш көлсен, язлар сиңа һәрчак

Кочак-кочак шатлык китерсен,

Язлар белән бергә бәхет килсен,

Гел елмаеп гомер кичер син.

Матур еллар, ямьле көннәр

Телибез чын йөрәктән.

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең изге теләкләр!

Зур ихтирам, иң изге теләкләр белән Гадыева Әнисә, Әсәдуллина Әминә, Хәмәтшина Рәшидә, Җантимеровлар, Муллаәхмәтовлар, Бәшәровлар, Гадыевлар гаиләләре.

Иске Ярмәк авылы.

IMG_6981

* * *

Сегодня, 1 апреля, нашему замечательному соцработнику Фазиле Гумаровне Абдрауфовой исполняется 55 лет.

В наше время пожилому человеку зачастую очень трудно самостоятельно приспособиться к быстроменяющимся условиям жизни без посторонней помощи, и государство оказывает поддержку немощным людям через социальных работников. Наша сотрудница Абдрауфова Фазиля 18 лет старается создать максимальный комфорт в родных стенах получателей социальных услуг на дому.

Не секрет, что соцработа – дело сугубо женское. У кого же еще найдется столько понимания, трудолюбия, отзывчивости, заботы, умения справляться со многими делами в короткий срок. И это все помимо аналогичных домашних хлопот, семейных проблем.

В социальной службе нет случайных людей, они не задерживаются на этой работе долго. У каждого клиента своя история. Когда общаешься с ними каждую неделю, люди открываются и делятся сокровенным. У нашего соцработника Фазили для каждого находится доброе словечко, сочувствие. Конечно, вымыть полы может каждый, но не все в состоянии поговорить с человеком, облегчить его душевную боль и тревогу. Стоит один раз не выполнить обещание — и можно навсегда потерять доверие пожилого человека. Пожилые, как дети, только ребенку можно сделать замечание и потребовать послушания, а к людям пожилого возраста надо подобрать совершенно иной подход. Прежде всего, нужно любить их и иметь огромное терпение, дарить доброту, отзывчивость, понять их психологию, уметь сопереживать им, как наша Фазиля Гумаровна.

Очень много положительных отзывов можно услышать в её адрес от клиентов, которых она обслуживает. «Мы к ней привыкли, словно к родной. И посмеёмся вместе, бывает, и поплачем. Фазиля искренне старается облегчить и улучшить нашу жизнь, подбадривает, успокаивает, беспокоится за нас», — признаётся труженик тыла, ветеран ВОВ, инвалид 1 группы Гадыева Анися Хабибуловна. «Наша Фазиля добросовестно относится к своим обязанностям, помогает мне во всём: и по дому, и по хозяйству. Приходит всегда с улыбкой на лице», — делится ветеран труда, инвалид 2 группы по слуху Асадуллина Аминя Ибряевна. Всего она обслуживает 7 человек.

За ответственное отношение к работе Фазиля Гумаровна неоднократно награждалась грамотами от сельского поселения и районной администрации. Доброта, душевность, забота и понимание — вот главные качества, которыми обладает наша юбилярша. Поздравляя с 55-летием, мы хотим ей пожелать здоровья, счастья и пусть ее душа никогда не оскудеет от тепла, добра и понимания. Пусть ее дом всегда будет полной чашей, а обслуживаемые ею будут бесконечно благодарны, ведь это главная награда!

Коллектив отделения социального обслуживания на дому села Старое Ермаково.

samtatnews.ru

Просмотров: 1392

Один комментарий

  1. Юбилеен белэн котлыйбыз кадерле кешебез! Исэнлек, тынычлык, шулай тату гына яшэвегезне телэп калабыз!