Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: «Котдус бабай белән Минкамал әбине алдадым»

lSzPlgdAIio1 апрель — Көлке көне

Без ул вакытта ирем белән яңа гына өйләнешкән идек әле. Ә күршеләребез Котдус бабай белән Минкамал әби шактый олы яшьтә булып, икәү генә яшәп яталар иде. Алар безгә еш кына кич утырырга керәләр, мунча яксак,  юынып, чабынып та китәләр.

Мин менә шул күршеләребезне исемә төшереп, түбәндәге көлкеле шигъри юлларымны яздым да инде.

АЛДАДЫМ

Котдус бабай, Минкамал әби

Яшәделәр күршедә.

Ярдәмләшеп, аралашып,

Яшәдек без гел бергә.

Бабай кич утырырга керсә,

Артыннан әби керә.

«Әй, мәлгунь, каян белдең?» — дип

Бабай шаяртып көлә.

«Әй, картым, үзең әйттең бит,

 Бераз торгач кер, диеп», —

Бабайны кочаклап алып

Битеннән үбә сөеп.

Кызык итәргә уйладым

 Мин боларны беркөнне.

Мунчаны яктым әз генә

Күрсеннәр дип төтенне.

Алдау көнен алар белми,

 Дәштем мунча керергә.

Себеркеләр кыстырып,

Килеп керделәр өйгә.

Өске киемнәрен салып,

Элеп куйдылар чөйгә.

Көлешә-көлешә киттеләр

Салкын мунчага бергә.

Сиздермичә, нишләрләр дип,

Карап торам чоланнан.

Бабай чыкты ярымшәрә,

Әби зәңгәр ыштаннан.

Иң башлап себерке очты

Ачык калган ишектән.

Үзем елыйм, үзем көләм,

 Тоела алмыйм ничек тә.

Капканы тутырып ачып,

Ирем дә кайтып керде.

Җиккән ат боларны күргәч

Кушаяклап сикерде.

Ирем көлүдән тыела алмый,

Эчен тотып егылды.

Атның, мескен, кызганудан,

Күзләренә яшь тулды.

Йөгереп чыктым, әле берсен,

Әле берсен юатам.

Бүгенге көн — алдау көне

Икәнлеген аңлатам.

Менә шулай кызык булды,

Ямь кереп китте йортка.

Мунчаны ягып җибәрдем,

Эшләр китте бит хутка.

Мунча кереп, бәлеш ашап,

Баллар кабып чәй эчкәч,

Әби-бабай хәлдән таеп,

Чыгып китте төн җиткәч.

Туксанга җитеп «киттеләр»,

 Уйнап-көлеп, шаярып.

Шуннан бирле көтеп алам

Көлке көнен яратып.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1502

Комментирование запрещено