Эфир теле татарчамы?

23c6cfbff5a1c02e99eedd1467f540e7_500_0_0Хәзер зәңгәр экрансыз яшәүне күз алдына китерү дә кыен. Телевизор безне кызыклы, мөһим яңалыклар белән таныштыра, кыйм­мәт­ле мәгълүматлар белән баета, җыр-моң, күңелле күре­нешләр белән йөрә­гебезгә ял бирә. Телевидениенең тагын бер мөһим вазыйфасы бар: ул, сыйфатлы тапшырулардан гыйбарәт булганда, тамашачыда дөрес әдәби тел тәрбияләргә ярдәм итә.

Эфир теле, һичшиксез, дөрес, матур, үтемле, би­зәк­ле-сурәтле тел булырга тиеш. Тапшырулар шундый тел­дә башкарылганда гына тамашачының күңе­ленә үтеп керә, аны дулкынландыра һәм анда канәгатьләнү хис­ләре уята.

Төрле программа, төрле рубрика (сәхифә) һәм төрле исемдәге тапшыруларның телләре сыйфаты, әдәби дө­реслеге буенча бер дәрә­җәдә түгел, һәм алай була да алмый, әлбәттә. Яхшылары да, уртачалары да һәм ка­нәгатьләнерлек булмаганнары да бар.

“Яшьләр онлайн”, “Татарлар”, “Халкым минем”, “Мә­дә­ният дөньясында”, “Башваткыч” тапшырулары, зә­выклы итеп, дөрес әдәби тел­дә эшләнә.

Бүгенге мәгълүмат чаралары, аерым алганда телевидение телендә, уңай яклар белән бергә, аның дәрәҗәсен киметә, сыйфатын төшерә торган күре­неш­ләр дә шактый. Бу мәсь­әләдәге төп проблема шуннан гыйбарәт: соң­гы елларда газета-жур­наллар­дагы, радио-теле­ви­дение тапшыруларындагы иҗти­магый-сәяси эчтә­лекле мате­риал­ларның, яңа­лык­лар, төрле хәбәр­ләрнең теле гомумән алганда бозыла бара.

Мәгълүмат чарала­рын­да хөкем сөргән тел хата­лары күбесенчә рус теле үзен­чә­лекләрен механик рә­вештә татар теленә күче­реп кую белән бәйле. Бу исә, бе­рен­чедән, журна­лист­ның ту­ган телен яхшы бел­мәве, икен­чедән, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү­нең прин­цип­ларыннан, ме­тод һәм ысул­ла­рыннан хә­бәрдар бул­ма­вы арка­сында килеп чыга. Мәгълүм бул­ган­ча, та­тар журна­лист­ла­рына күп материалларны рус­чадан тәрҗемә итеп алырга туры килә. Әмма алар, тәрҗемә теориясен бел­­мәгәнлектән, бу эшне, нигездә, русчадан татарчага сүзгә-сүз, хәреф­кә-хәреф кү­черү юлы белән баш­ка­ралар. Нәти­җәдә те­ле­безгә аның таби­гате өчен ят, чит, ки­лешсез, ясалма эле­мент­лар, форма­лар ки­леп керә.

 Мисаллармы? “Барысы да да тере та­вышка җырлый”, – дип сөй­ли журналист кыз “Та­тарстан хәбәрләре”ндә. Мон­дагы те­ре тавыш – русча­дагы жи­вой го­лос­ның каль­касы, һәм ул татар­ча дөрес түгел, әл­бәттә. Монда сүз (алдан) яз­дырмыйча, фоно­грамма­сыз җырлау турында бара. Һәм шулай чын татарча итеп әйтергә кирәк тә. Соңгы ел­ларда мәгълүмат чарала­рында, шул исәптән радио-телевидение те­лен­дә дә, бу тере тавыш­тан тыш, тере акча, тере чәчәк һәм тере сүзе белән ясалган тагын берничә “гарип” әйтелмә кулланыла.  “Соры таксистлар бик күбәйде”, – ди хәбәрче Гөл­нур Әминова. Нинди була икән алар “соры таксист­лар”?

“Йортка узыйк”, – ди ре­портаж алып баручы кыз Алия “Яшьләр тукталы­шы”н­да. Бу – уңышсыз калька. Чын татарча – “йорт­ка (өйгә, бүл­мәгә) керик”.

“Музыкаль каймак” тап­шыруын алып баручы егет болай сөйли: “Филүс Каһи­ров, иртүк торып, хаты­нына чәчәк артыннан йө­ге­рә” (куып җиттеме икән? — Р.Ю.). Болай сөйләү ТНВ өчен мәртәбә түгел. Та­тарча “чә­чәк алырга дип йөгерә” (чәчәк алырга ба­ра) рәве­шендә әйтәләр.

“Пенсионерлар санын кыскарталар”, – дип сөйли­ләр кайберәүләр те­левиде­ние тапшы­рула­рында. ”Пен­­сионер­ларның са­нын” яки “пенсия алу­чыларның са­нын киме­тәләр” булырга тиеш. Рус телендәге сок­ратить сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу кыс­карту соңгы вакытларда мәгъ­­лүмат ча­раларын биләп алды: акча­ны да кыскар­талар, эш­челәр,  хезмәт­кәрләрне дә, мәктәпләрне дә – һәр нәрсәне кыскар­талар жур­налистлар. Бо­ларның берсе дә дөрес түгел: акчаны ки­метәләр, мәктәп­ләрне яба­лар, хезмәткәр­ләрне эштән чыгаралар һәм башкача шулайрак булырга тиеш чын татарча.

“Яшь ТНВ”дагы Мәликә бик матур сөйли. Әмма аның телендә дә рус теленә бәйле ялгышлар киткәли. Мәсәлән, бер тапшыруда “Диң­гездә кемнәр яши соң?”– дип сорый ул “афә­рин” дусларыннан. “Балыклар!” – дип җавап би­рәләр кечкенә кызлар. “Диң­гездә тагын кемнәр яши?” – дип икенче соравын бирә Мә­ликә. “Дельфиннар!” – дип җавап бирә дуслары. Бу сораудагы кемнәр – рус те­лендәге “кто”ның калькасы, әлбәттә. Татарча – нәр­сәләр. Кешегә карата гына кем, диләр.

“Канун. Парламент. Җәм­гыять” тапшыруында “агымдагы ел” (дөресе – бу ел), хезмәт куючылар (татарча – эшләүчеләр, хезмәт итү­челәр һәм башкача), “кытлык көннән-көн үсә”, дип сөйли алып баручы (дө­ресе – кытлык көннән-көн арта, көчәя һ.б. – кытлык үсә алмый). “Хәрәкәтләрегез бик файдалы”, – ди Ирек Шәри­пов (хәрәкәт дип, действие сүзен хәрефкә-хәреф тәр­җе­мә итеп әйтә ул, чын татарчасы – эшләрегез яки га­мәлләрегез бик файдалы).

Калькалар хәтта күре­некле язучылар теленә дә үтеп керә. Гаилә кыйммәт­ләре, ди, мәсәлән, бер мәгъ­лүм шагыйрь шул ук тапшыруда. Нәрсә ул гаилә кыйм­мәтләре? Кыйм­мәт­ләр – рус­чадагы ценности­ның хә­рефкә-хәреф, ягъни ялгыш тәрҗемәсе. Аның мәгънә­ләре татарча, текстка, сөй­ләм­гә карап, хәзи­нә, байлык, әһәмиятле нәрсәләр һәм башка шундыйрак сүз­ләр белән бел­де­релергә тиеш. Мәсәлән, духовные ценности – рухи байлыклар, рухи хә­зинәләр. Гаилә кыйм­мәт­ләре исә чын татарча – гаи­ләнең матур тра­дицияләре, тәртипле яшәве, югары әхлакый кагыйдәләре һ.б.

Безнең журналист­лар­ның күбесе, язганда һәм сөй­ләгәндә, төгәл, дөрес әйтү өчен нык уйланып, тиешле сүзне тырышып эзләп тормый, рус сүзләрен татарчага төп мәгънә­ләрен­дәге, сүз­лек­ләрдә теркәл­гән тәңгәл­лек­ләре белән генә күчерә дә куя. Тәрҗемә иткәндә ори­гинал сүзенә тәңгәллек­нең дөресен бары тик контексттагы, сөй­ләмдәге мәгъ­нәсенә карап кына билге­ләргә мөмкин. Югыйсә ялгышу котылгысыз.

Мәгълүмат чараларында, шул исәптән радио-те­левидение тапшыруларында да, хәзер эш урынына эш­чәнлек, эшләү урынына эш­чәнлек алып бару, хез­мәт кую кебек ясалма сүз­ләр һәм гыйбарәләр куллану гадәткә керде. Бу дөрес гамәл түгел. Эшчәнлек ул – эш түгел, бәлки, эшчән (уңган, булган) сыйфатына ия булу мәгъ­нәсендәге сүз. Аны кайчандыр кемнәрдер рус телен­дәге деятельность сүзен ра­бота сү­зеннән аерым мәгъ­нәле сүз буларак бел­дерү өчен куллана башлаганнар (монда да сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗе­мә итү чагылыш таба), хәзер инде аннан гомумән теләсә нинди эшне белдерү өчен файдаланалар, эш сүзен онытып та киләләр. Баксаң, деятельность – шул ук эш ул: акыл эше, физик эш, фәнни (гыйльми) эш һәм башкалар.

Эфир тапшыруларында кулланыла торган “һөнәргә өйрәтү уздырыла” (ни өчен өйрәтәләр генә тү­гел?!), “чәчү үткәрде” (ни өчен чәчү чәчте түгел?!), “зур сорау белән файдалана” (татарча ихтыяҗ зур дигән сүз була инде ул!), “Хезмәт тырышлыкларын тагын да арттырдылар” (гади генә итеп, “Тагын да тырышыбрак эшләде­ләр” дисәң, ярамыймы икән­ни?!) кебек өтек фразалар бик тә эчне пошыра.

Татарча телевидение тапшырулары телендә киң таралган ялгышларның бер төре – сөйләмдә сүзләрне үзара ялгыш грамматик чаралар ярдәмендә бәйләү аркасында барлыкка кил­гән әйтелмәләр – сүзтез­мәләр куллану. Бу күренеш тә, ни­гездә, рус сүзләрен, бу очракта рус теле әйлән­мәлә­рен­дәге сүзләрне бәй­ләү чараларын хәрефкә-хә­реф, ягъни төп мәгъ­нәлә­рендәге тәңгәл­лекләр бе­лән генә тәрҗемә итү аркасында килеп чыга.

Мәгълүмат чараларында, шул исәптән телевидение ташыруларында да, руль артында утыру (дөресе машина йөртү яки рульдә утыру), өстәл артында утыру (татарча – өстәл янында утыру яки табында утыру), станок артында эшләү (станокта эшләү кирәк), компьютер артында утыру (компью­терның артында утырмыйлар, алдында утыралар), күз­лектән чыгып карау (күз­лектән карау), эше белән канәгать (эшеннән канә­гать), тәкъдим белән чыгу (тәкъдим ясау яки кертү), тәҗрибәсе белән уртаклашу (тәҗри­бәсен уртаклашу), республика тормышы турында кызыксыну ( … тормышы белән кызыксыну) кебек дис­тәләрчә һәм йөзләрчә татарча табигый булмаган әй­телмәләр кулланып сөйләү һәм язулар – хәзерге жур­налистларның кай­берлә­ре­нең, ә бәлки кү­бесенеңдер дә, татар телен начар белү­ләрен күрсәтә торган гыйб­рәтле мисаллар.

Каләм ияләре хәзер русча белдерелгән фикер, мәгъ­нә, эчтәлекне татарча дөрес итеп, телне бозмыйча бел­дерү өчен, көч сарыф итеп эшләргә теләмиләр, бәлки чит тел сүзләрен, гыйба­рә­ләрен башка беренче килгән, сүзлекләрдә теркәлгән тәң­гәл­лекләре белән алмаштырып кына эш итү әмәленә күнегеп киләләр. Болай һәрвакыт чит телдән калькалаштырып алган тәгъбирләр, җөмләләр кулланып сөйләү һәм язу ахыргы исәптә без­нең телебезнең табигый тө­зелешен бозуга, аның үзенә генә хас үзенчәлекләрен бе­терүгә китерә.

Безнең телевидениедә эшләүчеләргә, ниһаять, сә­гать исәбен чын татарча әй­тергә өйрәнергә вакыттыр инде. Һаман да 17 сәгатьтә, 11 сәгать 30 минутта, 12 сә­гать 10 минутта рәве­шендә сөйләү дәвам итә. Бу татар сүзләре белән русча әйтү. Чын татарча – сәгать 5тә, сәгать 12 нче яртыда, 12 тулып 10 минутта, беренче 10 минутта һ.б.ш.

Хәзерге татар телендә, шул исәптән матбугат һәм радио-телевидение телендә дә, телебезнең бай фигыль формаларыннан тулы һәм нәтиҗәле файдалана белмәү күренешләре зур урын алып тора. Үткән заман хикәя фи­гыльләренең барган, бара иде, барган иде (барган була), бара торган иде (бара торган була) һәм башка төр­ле формалары урынына, ни­гездә, барды (билгеле үткән заман хикәя фигыле) формасын гына куллану гадәткә кер­де. Нәтиҗәдә сөйләмдә ялыктыргыч интонация барлыкка килә һәм мәгънәгә зыян килә.

“Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кер­түче әбиләр”, – ди “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы. “Өлеш кертүче” формасы ялгыш кулланыла. Дөресе – “… җиңүгә зур өлеш керткән әбиләр”.

“Ябык грунтта үсте­ре­­лүче кыяр”, – дип сөйли “Атналык күзәтү” хәбәрчесе. Дө­ресе – “Ябык грунтта үс­терелә торган яки үсте­рел­гән кыяр”. Классик татар әдәбияты әсәрләреннән, татар халык җырларыннан өй­рәнергә кирәк журналистларга телне. Мәсәлән, ”Чылтырап аккан чишмәгә суга дип барган идем”, – дип җыр­­лыйлар “Фазыл чиш­мә­се”н­дә. “Чылтырап агучы чиш­мәгә” түгел бит. Тагын бер ми­сал: “Арча районына ке­рү­че авыллар” түгел, “Арча районына кергән авыллар”.

Халыкның рухи азыгына әверелгән телевидение тап­шыруларының теле һәр­ва­кытта да татарча дөрес, матур, тәмле тел булсын иде.

Рүзәл ЮСУПОВ.

“Ватаным Татарстан” (№ 43, 30.03.2016).

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено