Яшьләр интернетта утыра, ә 88 яшьлек Зәкия апабыз карлар көри, гөрләвекләр агыза

image4Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы −

Сагынып көткән яз килә.

(Мөнир Мазунов).

Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килде, яз исе аңкый. Бозлар кузгалдылар, җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп ага башладылар.

Камышлыда яшәүче Зәкия апабыз язны бигрәк тә куанып көтеп алды. Беркөнне ни күрим: 88 яшьлек әби карлар көрәп, гөрләвекләр агызып йөри. Түзмәдем, үзен фотосурәткә төшереп алдым.

Зәкия апа Шәйхетдинова 1927 елның 18 ноябрендә дөньяга аваз сала. Күп еллар РАЙСОда агроном, промкомбинатта икътисадчы булып эшли. Авыл советында сәркатип вазифасын да башкара, шуннан лаеклы ялга озатыла. Бик күпләр аның хезмәтен ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Зәкия апа һәм аның тормыш иптәше Шәһит абый бергәләп урман кисеп өй салалар. Гаиләдә өч бала — ике кыз, бер малай — үсә. Уллары Булат Татарстанда яши, ике кызлары да — Камышлыда. Гүзәл апа — шифаханәдә  шәфкать туташы, Алсу апа промкомбинатта хезмәт итте, бүгенге көндә — лаеклы ялда.

Ике кызы да, оныклары да, бигрәк тә Руслан исемлесе, Зәкия апага ярдәм итеп торалар. Шулай да ​әбекәй, олы яшьтә булуына карамастан, барлык эшләрен дә үзе эшләргә тырыша.

image4image6image11image15 image16Сугыш ветераны толы, тыл һәм хезмәт ветераны яшәү-көнкүрешеннән канәгать, хөкүмәтебезгә бик тә рәхмәтле.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1471

Комментирование запрещено