Татар кызы

tatar-reportazh-28Бер чибәр урамнан бара,
Як-ягына карана.
Тәбигатьнең иң матуры -
Чәчәк кебек кыз бала.
Әкрен искән язгы җилдә
Чәчләре дулкынлана.
Аның ачык йөзләреннән
Якты нурлар тарала.
Карлыгачтай кыйгач кашлы,
Карлыгандай күзләре,
Йөрәгемне эретәләр
Назлы йомшак сүзләре.

Чыршы кеби зифа буйлы,
Тыйнак пөхтә киенгән.
Сөйкемлелек, яшәү көче
Ташып тора үзеннән.
Урыс кызы утка керә,
Чапкан атны туктата.
Татар кызы сөя белә,
Мәхаббәттә яндыра.
Эх, татар кызлары,
Матур да бит үзләре!
Бер мизгелдә гашыйк итә,
Аң чуала, баш китә.
Төпсез тирән күзләрендә
Батып үләргә була.
Ә оялчан елмаюы
Яшьлегемә чакыра.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 2582

Один комментарий

  1. Искиткеч, матур шигъри юллар! Молодец, Рөстәм!!