Сызранда Нәүрүз бәйрәме

Алина, Эльнар,Лэйсэн

Нәүрүз сәхнә­сендә татар кызлары.

24 мартта Сызранның Мар­шал Жуков исемендәге Мәдә­ният сараенда үткән Нәү­рүз бәйрәме олылар һәм балалар күңелендә озак сакланыр әле. Озын кыштан соң килгән язның якты, җылы сәламен ки­терүче бу бәйрәм татарларга гына түгел, рус, мордва, чуваш халкына да үзенең язгы төс­мерләрен өсти бугай. Алар да шушы кичәгә чакырылган иде.

Нәүрүз бәйрәме шәһәре­безнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдинов һәм шәһәр Думасы депутаты Илдус Гыйльманов ярдәмендә үткәрелде. Алар мәртәбәле кунакларны һәм тамашачыларны тәбрикләп, үз­ләренең изге теләкләрен җиткергәннән соң, чараның төп өлеше башланып китте. Программаны матур итеп Суфия Әмирова һәм Михаил Виляда алып бардылар. Бәйрәмнең ике телдә алып барылуы башка милләт вәкилләре өчен дә яхшы булды, тәрҗемә кирәк­мәде.

Дөресен әйткәндә, Нәү­рүздә бер-беребезгә изге теләкләр әйтүебез, хөрмәт күрсәтүебез үзебезнең дәрәҗәбезне кү­тәрә бит. Башка милләт ке­шеләренең алдан ук татарларны шушы бәйрәм белән тәбрикли башлаулары да шуны күрсәтеп тора.

Ә оештыручылар кичәгә бик нык әзерләгәннәр иде. “Энҗе”, “Бәйрәм” төркемнәре тамашачыга бик матур концерт күрсәттеләр. Баянчы Рөстәм Туктаровка кушылып шулай ук Фәһимә Ярюкова, Эльвирә Зәйнетдинова, Гөлсинә Мигалишева татар җырларын башкардылар. Атаклы гармунчыбыз Рәшит Тимербулатов та моңлы татар һәм бию көйләрен уйнап куандырды.

Нәүрүз бәйрәме күмәк­лә­шеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено