Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

LsyEjORq9TEАвылдашым Минрасих Абуш­манов белән очрашып сөйләшкән саен аның акыллы фикерләренә, тирән мәгънәле сүзләренә таң калам. “Белемне Коръән китабыннан туплыйм, анда бар да язылган”, — ди ул. Безне дә тату яшәргә, әхлак иясе булырга өнди.

Минрасих абзый  үз-үзен аямыйча, бар көчен куеп,  туган авылына хезмәт иткән кеше. Мәктәпне тәмамлау белән егет трактор бригадасына эшкә урнаша, тимер аты белән колхоз басу-кырларын эшкәртә. Дүрт ел диңгез флотында хезмәт итеп кайтканнан соң ул авылда кала һәм лаеклы ялга чыкканчы заготконторада эшли. Намуслы хезмәте өчен  бирелгән Рәхмәт хатларын, Мактау кәгазьләрен, медальләрен Минрасих абзый әле дә истәлек итеп саклый. 

Бу авылдашыбызның шәхси тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Хатыны Разия ханым белән 55 елдан артык тату, матур гомер кичерәләр, дүрт бала үстереп, барысына да лаеклы тәрбия, югары белем бирделәр. Уллары Рәшит күрше совхозда бүлек җитәкчесе булып хезмәт итә. Аны уңган, укымышлы хезмәткәр буларак, югары бәялиләр. Разия апа белән Минрасих абыйның кызлары Наилә, Раилә һәм Фатыйма да әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәделәр, үз балаларын да шундый ук тәртипле, шәфкатьле итеп тәрбияләделәр.

Минрасих Хафиз улы инде лаеклы ялда булуына карамас­тан, тик тормый. 80 яшендә дә ул авыл тормышында да актив катнаша, көн саен мәчеткә йөри. Ул 8 ел элек хаҗга да барып кайтты бит әле.

Абушмановлар гаиләсенә карап сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Минрасих абзый белән Разия апага алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

«Әхлак иясе бул»

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено