Тәңребез җавабы

7309-Mogli-by«Ник килдем мин бу дөньяга?
Кемгә мин кирәк кеше?» -
Дип сорау биргән Ходайга
Бер кеше бомжа ише.

«Мине беркем яратмый,
Зимагур — ул карак, ди.
Эшләргә һич тә теләми,
Йөри кесә карап, ди.

Өем-йортым — урамда,
Түбә, стена юк анда,
Салкын асфальт миңа мендәр,
Карават та, диван да.

Балаларым — наркоманнар,
Хатыным ташлап китте:
«Ир түгел, син — яман чир», — дип
Үземне мыскыл итте».

Тәңребез тыңлап торды да,
Болай дип бирде җавап:
«Шайтанга хезмәт иткәнгә
Ходай бирми бит савап.

Эчтең, тарттың, егылып яттың,
Яман юлдан атладың,
Намусыңны сатып эчтең,
Иманыңны таптадың.

Мин сиңа аяклар бирдем
Изге юлдан йөрергә,
Күзне бирдем бу дөньяның
Гүзәллеген күрергә.

Гөлчәчәкле яшел алан,
Борылып аккан елгалар,
Сандугачлы ямьле язлар -
Кызык түгел сиңа алар.

Урман — чын дөнья оҗмахы,
Юк берни аннан ямьлерәк.
Синең өчен ачы хәмер
Җимештән дә тәмлерәк.

Синең өчен иң матур җир -
Хәмер саткан кибетләр.
Эчүчеләр кыйбласына
Җыела синең кебекләр.

Балалар — наркоман, дисең,
Моңарга кем гаепле?
Ничек әти дип әйтсеннәр
Исерек-тере мәеткә?

Матурлап кордым дөньяны:
Җимермәскә, ватмаска,
Сезне яраттым яшәргә:
Үтермәскә, атмаска.

Мәчетләрне шартлатасыз,
Мәктәпләрне ватасыз,
Сабыйларны үтерәсез,
Әбиләрне атасыз.

Урманнарны яндырасыз,
Саф һаваны бозасыз,
Хәтта явызлык буенча
Шайтанны да узасыз.

Җинаятьләр арткан саен
Кыямәт якын килә.
Залимнарны, явызларны
Тәмуг газабы көтә».

Шул вакыт күзләр ачылды,
Уянып китте бәндә.
Никтер чалбар юешләнгән
Ята пычрак идәндә.

Колагында һамар шаулый
Аллаһының хак сүзләре.
Башы тирән уйга чумды,
Яшькә батты күзләре.

Мөнибетдин ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1292

Один комментарий