“Әниебез белән бергә басып, намаз уку – нинди бәхет бит ул!”

“Ана” дигән бөек исемне йөртүче хатыннарның берсе - Гата кызы Һаҗәр апа Латыйпова тугыз бала тудырып, аларны тәүфыйклы, акыллы, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергән.

Елхау районының Алмалы авылында туып-үскән Гата кызы Һаҗәр апа Латыйпова.

«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга!

Кечкенә чакта ятлаган бу шигырьнең тирән мәгънәсен үсә барган саен тагын да ныграк аңлыйсың икән. Җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әниең синең яныңда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның догалары сине саклый-яклый.

“Әни, ана” сүзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, самими көч, саф мәхәббәт ята. Әлеге сүзне әйткән-ишектән саен дөнья ямьләнә. Безнең кадерле әниләребез зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзә, тик балалары гына Кеше булсыннар.

Әйе, танылган шигырьдәгечә, ана – бөек хатын ул. Әйе, “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”.

“Ана” дигән бөек исемне йөртүче хатыннарның берсе — Гата кызы Һаҗәр апа Латыйпова тугыз бала тудырып, аларны тәүфыйклы, акыллы, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергән.

Сөйкемле, күзләреннән нур сирпелеп торган Һаҗәр әби Зубчаниновка бистәсендә шәхси йортта яши. Аның йомшак кулларын тотып күрешкәндә үземнең әнием искә төште. Барлык аналарның да куллары шундый бертөрле йомшак, җылы була бит ул!

Әби матур күлмәген, чиккән жилетын киеп, ак яулыгын бәйләп, мин килгәнне инде иртәннән үк көткән. Татар карчыгының чиста-пөхтә, ямьле, догалы өенә килеп керүе дә нинди күңелле бит!

83 яшендә булуына карамастан, Һаҗәр әби идәнен дә үзе юа, ашарына да пешерә, бер дә тик тормый ул. Җәй буе бакчасында яшелчәләргә су сибеп тә йөри икән.

Үсмер чагыннан гомере буе җиң сызганып эшләгән кеше картайгач та тик кенә утырып тора алмый шул.

Елхау районының Алмалы авылында туып-үскән Һаҗәр нужаны күп күргән. Ашарына ризык, кияргә кием булмаган сугыштан соңгы авыр вакытларда җиде сыйныфны тәмамлаган кыз 15 яшеннән үк колхозда эшли башлый. Аның яшьлеге салам ташып, көлтә бәйләп үтә. Лобогрейка ургач, кызчыклар тезләнеп, көлтә бәйлиләр. Аларны үгез белән кибәнгә ташыйлар. Ул көлтәләрне сәнәк белән алып, кибәнгә ыргытырга. Җиткермәсәң, кире төшә. Берничә көлтәне бергә бәйләп, патюклар да ясарга кирәк бит әле. Ә алар, кибәнгә бәргәндә таралмасын өчен, ир-ат көче белән бәйләгән кебек, ныклы булырга тиеш.

Һаҗәр 19 яшендә авылдашы Нуруллага кияүгә чыга. Ире белән алар 53 ел бергә гомер иткәннәр. Аның үлгәненә унбер ел узып киткән.

Өйләнешкәч, яшьләр башта Нурулланың әти-әниләрендә яшиләр. Озакламый өй салып керәләр. Нурулла солдатка киткәнче комбайнда эшләгән. Аннан колхозда хезмәт иткән.

Һаҗәр әби ире Нурулланы сагынып, җылы сүзләр белән искә ала.

-         Холкы яхшы иде. Без тату яшәдек. Ул вакытта бит эшләргә дә эшләргә кирәк, сугышырга вакыт булмады, — дип елмаеп сөйли ул.

Кер юарга сабын, акча юк заман. Колхозда эш хакы өчен “трудодни” язалар. Әле дәүләткә маен да, сөтен дә, йомыркасын да бир. “Трудодни” өчен ике центнер ипи бирәләр. Шуны үзеңә дә, балаларыңа да, мал-туарыңа да җиткер. Җиденче балалары тугач кына, акча биреш чыга.

Һаҗәр апаның гомере фермада узган. Бәрәнкаракта (ягнятник) ир-атлар белән бертигез хезмәт хакы алгач, алар белән бертигез эшләргә дә кирәк булган.

Әйе, ул вакытта иртән сәгать биштә эшкә чыгып китеп, төнлә генә кайтып кергәннәр. Әле төшке аш вакытында тиз генә өйгә кайтып, балаларына ашарга пешереп калдырырыга да кирәк. Шунда тиз-тиз үзеңә дә капкаларга. Берәр-икешәр сәгать кенә йоклаганнар ул вакытта.

Исең-акылың китәр, шушындый авыр, ачлык заманнарда тугыз-ун бала тәрбияләп үстергәннәр!

Нурулла абый 60 яшендә пенсиягә чыга. Һаҗәр апа әле тагын җиде ел эшли. Балаларына булышыйк дип шулай тырышалар алар.

Һаҗәр апа ире Нурулла һәм улы белән.

Һаҗәр апа ире Нурулла һәм улы белән.

Һаҗәр Латыйпова балалары белән

Һаҗәр Латыйпова балалары белән

3

Ире Нурулла.

Ире Нурулла.

Тора-бара Алмалыдан халык әкрен генә төрле якка таралып, авылда беркем дә калмый. Латыйповлар иң соңгылары булып китеп, Самарда Зубчаниновка бистәсендә урнашалар. Һаман да балаларына ярдәм итү ниятеннән дә, эшсез яшәргә күнекмәгән кешеләр булганга да, алар биредә терлек асрыйлар, бакча үстерәләр.

Балаларының, оныкларының тәртипле, тәүфыйклы булуларына Аллаһыга шөкер итә Һаҗәр әби. Көн саен тугыз баланың берсе килмичә калмый. Ашарына да, эчәренә дә китерәләр, кайда тели – шунда машинада илтеп тә, алып та кайталар.

Гомумән, алар балачактан әти-әниләрен тыңлап, ярдәм итеп үскәннәр. Килен-кияүләре дә Һаҗәр әбигә “әни” генә дип торалар.

Ире белән 53 ел бергә тату гомер иткән Һаҗәр әбидән гаиләне саклап калуның серен сорадым.

-         И-и-и, кызым, тормышта төрлесе була бит инде. Бер-береңә юл бирергә кирәк. Ирең шаулаганда – сиңа тик торырга. Син ачуланган вакытта аңа бераз түзәргә. Шулай булганда яхшы яшәп була ул, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Тормышының авыр булуына, нужаны күп күрүенә карамастан, Һаҗәр әби үзен бик тә бәхетле кеше дип саный.

-          Аллаһыга шөкер, ирем белән 53 ел бергә гомер иттек. Алтындай тугыз балабыз бар. Килен-кияүләрдән дә уңдым. Оныкларым миһербанлылар. Үзем дә, балаларым да – намазлыкта. Шушы бәхет түгелмени?! – ди ул.

Һаҗәр әби Латыйпова балалары белән бәхетле булса, нарасыйлары аналары исән-сау булуга шөкер итәләр.

-         Шундый авыр заманнарда әти-әниебез безне үстерделәр, югары уку йортларында укыттылар, кеше иттеләр. Беркайчан да ярдәмнәреннән калдырмадылар. Башкалардан кимрәк киенмәдек, азрак ашамадык. Әти-әниебез булмаса, без хәзер шулай яхшы яшәмәс идек. Без аларга мәңге рәхмәтле.

Аллаһыга мең шөкер, һәрберебезнең балалары, оныклары бар, барыбызның да дөньясы түгәрәк, — дип сөйли кызы Нурия апа.

Әйе, Латыйповларның балалары барысын да үз көчләре белән эшләп тапканнар. Үзләре фатирлар да, йортлар да сатып алганнар. Бертуганнарның бик тату, бер-берсе белән аралашып яшәүләре дә мактауга лаек.

Ислам юлына бастыргыны өчен дә әниләренә бик рәхмәтлеләр алар.

Һаҗәр әбинең әтисе мулла була. Ул нарасыйларына кечкенәдән догалар өйрәтеп үстерә. Һаҗәр әле яшь чагында ук, фермада эшләгәндә, намазга баса. Хәзер кызлары да, уллары да гыйбадәт кылалар, мәсҗидкә йөриләр, дини мәҗлесләр үткәрәләр, ураза тоталар.

-         Әниебез янына килгәч, без аның белән бергә басып, намаз укыйбыз. Бу — нинди зур бәхет бит! – ди мәсҗидтә дини белем алып йөрүче Нурия апа.

Гомумән, балалары Гөлфия, Нурия, Мансур, Әлфия, Равия, Галия, Мәрьям, Юныс, Фидаил шушындый аналары белән горурланып: “Без әниебез белән бәхетле”, — диләр.

16 оныгы, 13 туруны (правнук) булган Һаҗәр әби Латыйпова – бай кеше.

Аның байлыгы: дин юлыннан – туры юлдан атлаучы балаларында, оныкларында.   Килен-кияүләр белән барысы бергә алар 55 кеше (!) җыела. Нинди күркәм, бердәм гаилә!

Тугыз бала тәрбияләп үстергән Һаҗәр Латыйпова 1965 елда — беренче дәрәҗә “Ана” медале, 1968 елда өченче дәрәҗә — “Ана даны” ордены, 1970 елда икенче дәрәҗә “Ана даны” ордены белән бүләкләнгән.

15 яшеннән 57 яшькә кадәр колхозда эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Һаҗәр әби белән саубуллашканда күңелем йомшарып, күз яшьләремне тыя алмадым. Үзенә җәлеп итә торган нурлы карчык ул. Бөек кеше — Ана кеше…  

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел

Просмотров: 1247

Комментирование запрещено