Быел Россия туристларына Төркиягә һәм Мисырга юл ачылмый – Ростуризм / Замглавы Ростуризма: Турция и Египет не будут открыты для туристов в 2016 году

4222367Быел Россия туристларына Төркиягә һәм Мисырга юл ачылмаячак. Бу хакта Россиянең туризм буенча федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Роман Скорый Екатеринбургта матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

«Быел Төркиягә юл тәгаен ачылмаячак. Мисырдагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Россия туристлары анда да ял итә алмаячак», — дип аңлатма бирде Скорый. Аның сүзләренчә, Мисырга очышларның куркынычсызлыгы Россиягә генә кагылмый. «Мисал өчен, Бөекбритания һәм Европа илләре әлегә Мисыр белән авиаочышларны яңартырга ашыкмый. Куркынычсызлык — бу төп проблема, беренче урында тора торган мәсьәлә», — дип билгеләп үтте спикер.

Искәртеп үтик: Россия белән Мисыр авиаочышы, 2015 елда 31 октябрендә Синай ярымутравы өстендә Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан «А321″ самолеты һәлакәткә очраганнан соң, туктатылды. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте бу һәлакәтне теракт дип белдерде.

2015 елның 9 декабрендә Ростуризм, ял итү өчен ил сайлаганда, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мисыр һәм Төркиягә кагылышлы тәкъдимнәренә һәм РФ Президенты указларына таянырга чакырды.

«Татар-информ»

* * *

Турция и Египет не будут открыты для российских туристов в 2016 году. Такое мнение высказал замруководителя Федерального агентства по туризму Роман Скорый на пресс-конференции в региональном информационном центре ТАСС в Екатеринбурге.

«Турция точно не будет открыта в этом году. А последние события в Египте показали, что, скорее всего, и Египет тоже не будет открыт», — сказал Скорый.

ТАСС

Просмотров: 1048

Комментирование запрещено