Мәрхәмәтле авылдашларыбыз

IMG_6989Мәрхәмәтле  булудан ямь,   ярдәмләшүдән тәм табып яшәүче авылдашларыбыз Әюп абый һәм Фәридә апа Минһаҗевлар  гаиләсе турында язарга булдым.

Әюп Фәхразый улы  Минһаҗев Иске Ярмәк авылында туып үскән. Колхоз чорында ул шофер, тракторчы  булып эшли. Аннан соң оста куллы төзүчеләр бригадасы оештырып, бик күп авылдашларга өйләрен яңартуда булыша. Җыр-биюгә сәләте булган абыебыз “Ак каен” фольклор ансамбленә дә кереп китеп,  төрле кичәләрдә актив катнашып, авылдашларын үзенең чыгышлары белән шатландырып тора.

Әюп абыйның хәләл җефете Фәридә Сәйфулла кызы инде 16 ел олыларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  социаль хезмәткәр булып эшли. Барлыгы 8 гаиләгә хезмәт күрсәтә ул. Күп очракта эш сәгате белән генә чикләнми. Көн дими, төн дими, олыларыбыз көнкүрешен яхшыртырга, аларга җиңеллек китерергә тырыша. Әюп абый да тормыш иптәшенә бу юнәлештә зур  булышлык күрсәтеп тора. Аларның бер кайда да теркәлмәгән изгелекләре бик күп, әлбәттә. 

Күршеләре, авылдашларыбыз тарафыннан еш кына әлеге гаиләгә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелә. Минһаҗевлар бер йортта яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән  өч инвалидка -  Рәфкать, аның тормыш иптәше Әнисә һәм уллары Мәдхәт Галләмовларга  — озак еллар  ярдәм итеп яшиләр. Зөләйха апа Галимуллина да беренче төркем инвалид кызын тәрбияләргә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле алар гаиләсенә. 84 яшен  тутырган  Миңлегөл апа Шиһапова нинди зур эшкә тотынырга туры килсә дә, үз кызыдай якын күргән Фәридә апабыз белән киңәшләшә.

IMG_6989Быел Минһаҗевларның гаилә корып җибәрүләренә 35 ел тула икән. Нык фикерле, эшчән, һәр кешенең гозерен тыңлап ярдәм итүче бу соклангыч парга киләчәктә дә  үрнәк гаилә, олыларыбыз таянычы булып, парлы  тормыш юлыннан, җан тынычлыгы белән  атларга язсын. Аларның күңел кояшы киләчәктә дә авылдашларыбыз, олыларыбыз тормышына  җылылык, нур өстәп торсын. 

Гөлисә БӘТРЕДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1706

Один комментарий

  1. Приятно смотреть на своих родных, молодцы!!!