Президент Татарстана принял участие в заседании Альянса татар Европы / Татарстан Президенты Европа татарлары альянсы утырышында катнашып, милләттәшләр белән аралашты

37В расширенном заседании Альянса татар Европы принял вчера участие Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. Мероприятие состоялось в городе Брно Южно-Моравского края Чешской Республики, где проходят Дни РТ.

В заседании также приняли участие Гейтман Южно-Моравского края Михаил Гашек, генеральный консул России в Брно Александр Будаев, председатель исполкома Всемирного конгресса татар (ВКТ) Ринат Закиров, члены делегации Республики Татарстан, представители татарских сообществ – членов Альянса татар Европы, проживающие в странах Евросоюза.

Приветствуя участников встречи, Рустам Минниханов обратил особое внимание на необходимость сохранять традиции, язык, культуру татарского народа в условиях глобализации. Он подчеркнул, что Татарстан старается сегодня поддерживать контакты с татарами, проживающими вне республики – в разных регионах России и за рубежом. Ответственность за налаживание и поддержание таких контактов – на нас, на Республике Татарстан, сказал он, напомнив, что только тридцать процентов татар проживает на территории Татарстана.

Огромную помощь в этом вопросе оказывают МИД РФ, Всемирный конгресс татар, другие структуры, отвечающие за работу с соотечественниками, отметил Рустам Минниханов.

Он вкратце рассказал о проектах, которые реализует Татарстан и которые призваны объединить татар всего мира, позволить им сохранить родной язык. Это, в том числе проект «Ана теле» — обучение татарскому языку в сети интернет в режиме онлайн, проект «ТНВ – Планета», а также форумы и конференции для татарской молодежи.

«Конечно, и этого сегодня недостаточно, — сказал Рустам Минниханов, — но мы стараемся сделать все возможное для того чтобы помочь татарам за рубежом сохранить свою самобытность, свою культуру». Обращаясь к участникам встречи, Рустам Минниханов поблагодарил всех активистов татарских сообществ за их деятельность. «Вы на общественных началах несете на себе эту серьезную нагрузку по сохранению языка и традиций татарского народа», — сказал он и поблагодарил всех, кто приехал на заседание Альянса татар Европы. Важно слышать ваше мнение, знать ваши пожелания и предложения, ваши насущные проблемы, уверен Рустам Минниханов.

С приветственными словами к участникам мероприятия обратились Гейтман Южно-Моравского края Михаил Гашек, генеральный консул России в Брно Александр Будаев.

В ходе заседания было отмечено, что учредительный съезд Альянса татар Европы состоялся три года назад, в Альянс входят 25 организаций из 17 стран Евросоюза.

Сегодня со своими предложениями выступили представители Германии, Болгарии, Бельгии, Словакии, Чехии и др.

В частности, прозвучало предложение о создании бизнес-клуба Альянса татар Европы. Местом проведения его заседаний могут быть выбраны разные страны, которые входят в состав Альянса.
Участникам встречи напомнили, что в 2016 году европейский Сабантуй пройдет в Дрездене, Германия (в 2015 году Сабантуй состоялся в Берлине).

Рустам Минниханов вручил Благодарности Президента Татарстана и другие награды наиболее активным членам Альянса татар Европы, передает пресс-служба Президента РТ.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты.Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендә узды.

Утырышта Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, татарлар җәмгыяте вәкилләре — Евроберлек илләрендә яшәүче Европа татарлары альянсы әгъзалары катнашты.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп, глобальләштерү шартларында татар халкының традицияләрен, телен, мәдәниятен сакларга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. Бүген Татарстан Республикасы читтә — Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәдә булырга тырыша, дип ассызыклады ул. Мондый элемтәләрне җайга салу җаваплыгы безгә, Татарстан Республикасына йөкләнә, чөнки татарларның 30 проценты гына Татарстан территориясендә яши, диде. Бу мәсьәләдә РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ватандашлар белән эшләү буенча җаваплы башка структуралар ярдәм итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул  Татарстанда бөтен дөньяда татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән, аларга туган телләрен саклау мөмкинлеге биргән проектлар турында кыскача сөйләде. Алар — «Ана теле», «ТНВ – Планета» һәм татар яшьләре өчен форумнар һәм конференцияләр.

Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев та чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Германия, Болгария, Бельгия, Словакия, Чехия һ.б. вәкилләре үз тәкъдимнәре белән чыкты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи биргән мәгълүматта әйтелгәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Европа татарлары Альянс»ының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде.«Оешманың киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентының катнашуы безнең җыенга тирән мәгънә бирә», — диде ул. Европа татарлары альянсының оешу тарихына да тукталды. «Финляндия Президенты Казанга килгәч, без үз татарларыбыз белән горурланабыз, дигән иде. Киләчәктә Ауропа илләре җитәкчеләреннән дә милләттәшләребез турында шундый сүзләр генә ишетергә насыйп булсын иде», — дип тәмамлады чыгышын халыкара иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Литваның Висагинас шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Зилә Кәримова үзенең чыгышында балаларга ана телен өйрәтүдәге тәҗрибәләре, якшәмбе мәктәбенең эш үрнәге турында сөйләде.

Болгариядән килгән филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева чыгышында, тарихыбызны барлау, саклау эшендә ТФАның Тарих институты ярдәме дә кирәк булачак, дигән фикере әйтте.

“Германия татарлары союзы” җәмгыяте рәистәше Венера Вагизова Германиядә булган милли чаралар турында бәян итте. Берлинда узган Европа Сабан туе, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елтулунын уздыру турында бәян итте. Ике ил арасында студентлар белән эшнең файдасы турында да җиткерде. Барлык эшләр өчен ярдәмнәре өчен Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерде.

“Бельгия татарлары” оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Вәлиева Татарстан җитәкчелегенә “Ана теле” интернет проектын, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен оештырганнары, аларның матур, кирәкле, файдалы эшләре өчен рәхмәтен әйтте. Үзләренең Бөтенроссия Татар кызы бәйгесендә катнашырга теләкләре барлыгын да әйтергә булды.

Чехия татарлары исеменнән Рим Гыйльфанов сәламләде. Ул 6 апрель көнне Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында узган Татарстан сәнгать осталары концерты өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шундый концертны Прага шәһәрендә дә уздырып булмасмы икән дигән теләген әйтте. Тиздән ачылачак Прага – Казан һава юллары булдыруга ярдәмен күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтле булуын белдерде.

Словакиянең Нитра шәһәреннән килгән Тәлгать Измайлов Европа татарлары альянсы каршында татар эшмәкәрләре клубы төзергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсы әгъзаларына милли иҗтимагый тормыштагы хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

«Татар-информ»

Просмотров: 1140

Комментирование запрещено