Хөрмәтле Зәйнәп Нәбиулловна!
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбриклим.
«Бердәмлек» газетасы – өлкәбездә яшәүче милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, газетаның җаваплы сәркатибе буларак керткән шәхсән өлешегез дә әйтеп бетергесез зур.
Сезгә тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.