Денис авылы мәктәбенең укучысы Юлия ГЫЙЛЬМАНОВА: «Йөз утыз яшь тулыр иде безнең Тукай бабайга»

f0486a1eb1205e0f0c860af8d1acd7ad_XLЙөз утыз яшь тулыр иде
Безнең Тукай бабайга.
Бөтен татар малайлары
Охшаган бит аңарга.

Туган җирен, татар халкын
Яратыр иде шулай.
Бөтен татарга — татар ул -
Шагыйрь Габдулла Тукай.
 
Денис бит ул Кырлай сыман,
Тавыклары да җырлый.
Ана телен өйрәнмичә,
Җыр-моңсыз яшәп булмый.
 
Бездә дә бар чыршы-нарат,
Җигеп йөриләр пар ат.
Көчем беткәч, мин дә ятам
Хәл җыеп, күккә карап.
 
Былтыр кебек батыр бул син,
Һөнәрең булсын кулга.
Тырышып укы, ялкауланма,
Урман сарыгы булма.
 
Денис авылы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Юлия ГЫЙЛЬМАНОВА
(җитәкчесе — Рөстәм НУРТДИНОВ).
 

Просмотров: 1342

Один комментарий

  1. Татарстан республикасының Чирмешән районында уздырылган шигырьләр конкурсында Юлия үз яшьтәшләре арасында «Җиңүче» дип танылды.