Ир кирәк икән – табыла ул…

спектакль-премьераКүптән түгел Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры үзенең 110 һәм театрның яңадан торгызылуына 25 елллык юби­лейларын билгеләп үтте. Ә 18 апрельдә инде ут күршеләребез Самарага гастроль­ләргә килә.

Алар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә генә иде” дип аталган лирик комедия күрсәтәчәкләр.

Соңгы елларда оренбург­лылар Самарага еш килеп торсалар да, гадәттә, шәһәр читендәге Управленческий бис­тәсенең “Чайка” мәдәният сараенда чыгыш ясый иделәр. Шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә бу кулай түгел, әлбәттә.

Менә хәзер, ниһаять, оренбурглылар спектакльләрен татарлар яратып йөри торган Киров мәйданындагы Мәдәният сарае сәхнәсендә уйнаячаклар.

Бу юлы Самара тамашачысына алар танылган режиссер, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушманов тарафыннан сәхнәгә куелган яңа спектакльләрен тәкъдим итәргә җыеналар.

Спектакльнең сюжет ниге­зендә кешеләр ничек итеп үз язмышларын, үз парларын эз­ләүләре турындагы вакыйга ята. Диләрә һәм Әсгать моңа кадәр гаилә корып караган бул­салар да, хәзер аерылганнар, ялгыз яшиләр. Очрак­лы очрашу вакытында алар арасында мәхәббәт чаткылары кабынып китә, ләкин алар бер-берсен ошатулары турында белмиләр әле. Вакыйгага Диләрәгә гашыйк карт күршесе һәм аның туганының кызы да килеп кушылалар. Соңгысын күпләр Әс­гатьнең сөяркәсе дип уйлый­лар. Диләрәнең ирле-ха­тынлы дуслары да бу гаҗәеп хәлләрнең шаһиты булып, күп кызык вакыйгаларга юлыгалар.

Шулай итеп, комедиядә сүз урта яшьләрдәге ялгыз ике ке­шенең мәхәббәте, яңа гаилә кору юлындагы көтелмәгән көлке хәл­ләр турында бара һәм бу тамашачы өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булачак.

Оренбурглылар самара­лы­ларны үзләренең спек­так­ль­лә­ренә көтеп калалар. Килегез, үкен­мәссез.

Әхмәт МИНСӘГЫЙРОВ.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1202

Комментирование запрещено