Рустам Минниханов встретился с министром экономики ОАЭ Султаном Аль-Мансури / Рөстәм Миңнеханов Дубайда Солтан Әл-Мансури белән очрашты

15С министром экономики Объединенных Арабских Эмиратов Султаном Аль-Мансури встретился сегодня Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. Встреча состоялась в Дубае в рамках инвестиционного форума AIM-2016.

Во встрече приняли участие заместитель Премьер-министра РТ – министр информатизации и связи Роман Шайхутдинов, руководитель Агентства инвестиционного развития РТ Талия Минуллина, председатель Государственного комитета РТ по туризму Сергей Иванов, заместитель руководителя Департамента внешних связей Президента РТ Марат Гатин, торгово-экономический представитель Республики Татарстан в Дубае Тимур Хайрутдинов и другие.

Как отметил Рустам Минниханов, Объединенные Арабские Эмираты являются одним из важных партнеров Татарстана в части международного сотрудничества. Президент РТ напомнил, что в мае текущего года в Татарстане пройдет традиционный международный экономический саммит России и стран ОИС – KazanSummit – и пригласил министра экономики ОАЭ принять в нем участие.

Министр экономики ОАЭ проявил заинтересованность в сотрудничестве с Татарстаном в таких областях, как информационные технологии и оказание электронных услуг, агропромышленный комплекс и др. Рустам Минниханов пригласил представителей бизнес-структур ОАЭ посетить Республику Татарстан для более детального ознакомления и обмена опытом в интересующих их направлениях взаимодействия.

Далее Рустам Минниханов встретился с модератором пленарного заседания AIM-2016 Корнелией Мейер, а также посетил представленные в рамках форума экспозиции Татарстана, сообщает пресс-служба Президента РТ.

 

«Татар-информ»

* * *

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда, VI еллык инвестицион форум кысаларында үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл-Мансурига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнгать мөмкинлекләре турында кыскача хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, катлаулы финанс вәзгыятькә карамастан, республикада узган елда төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне саклап калып булды. Республиканың алга таба икътисадый планнарына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгълүмат технологияләренә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына, башка актуаль тармакларга гаять зур игътибар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстанның мөһим партнерларының берсе.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Әмирлекнең икътисад министрын Татарстан Республикасына чакырды. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның май аенда Татарстанда гадәттәгечә «KazanSummit» Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең халыкара икътисадый форумы үтә һәм ул Әл-Мансурины шунда катнашырга чакыра.

Солтан Әл-Мансури, үз чиратында, регионны үстерү планнары турында сөйләде.

Икътисад министры Татарстан Республикасы белән мәгълүмат технологияләре, электрон хезмәт күрсәтүдә, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кызыклы икәнен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов Әмирлек эшкуарларын Татарстан Республикасына, аларны хезмәттәшлек итү кызыклы булган тармаклар эшчәнлеге һәм тәҗрибә белән якыннан танышу өчен, чакырды.

intertat.ru

Просмотров: 997

Комментирование запрещено