Татар телен татар кисә Камышлы төбәгендә

image

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ.

Дин һәм тел – татар милләтенең ышанычлы ике терәге. Тел югалса – милләт югала. Телләрен югалткан күп халыклар, илләр, цивилизацияләр турында тарихтан укып беләбез. Менә хәзер телен югалтып, христианлыкка күчкән һәм руслашкан бихисап татар дәвамчылары башка халыкларның данын үстереп яшиләр.

Туган телгә, гореф-гадәтләргә, Ислам диненә нигезләнеп тәрбияләнгән матур сыйфатлар татарларда мул тупланган. Кызганыч ки, аларның күбесен безнең халык читләргә биреп, алардан начарларын алырга күнеккән.

Инде менә саф татар авылларындагы мәктәпләрдә туган телебезне укытуга каршы хәрәкәт көчәя бара. Кайбер җирләрдә аны укыту бөтенләй туктатылган, ә башкаларында ул факультатив рәвешкә күчеп килә.

Мәктәпләрдә бу хәлне ата-аналарының үз балаларна татар телен укытуга каршы булуы белән аңлаталар. Ә ул ата-аналарны да мәктәп үзе шулай тәрбияләгән бит! Ирекле рәвештә балаларны туган телләреннән мәхрүм итәргә омтылу – ул ата-бабаларыбыз алдында гына түгел, Аллаһы Тәгалә каршында да оят һәм зур гөнаһ. Ә мәктәптә бу хакта сөйләнәме соң?!

Ул гына түгел, хәзер ата-аналар арасында татар телен укыту кирәкме-юкмы икәнлеген анкеталауга әзерлек бара. Бу инде ата-аналардагы үз балаларына ана телен укытуга карата булган каршылыкны көчәйтү дигән сүз.

“Дингә, милли традицияләргә, туган телгә нигезләнмәгән тәрбия бирү – ул сазлыкка өй салу кебек”, — дигән әйтем бар.

Бүген татар милләтенә һәм аның халкы тоткан Ислам диненә көчле куркыныч яный. Безнең алдыбыздагы бурыч – моңа каршы тору. Бу мәсьәләдә без, имамнар, алгы сафта булырга тиешбез, чөнки без — кеше күңеленә, халыкка иң якын торучылар. Кулларыбыздагы корал – ул сүз көче. Безнең вәгазьләребез хәдисләргә, Корьәнгә нигезләнеп сөйләнә. Җәмгыятьне һәм аның нигезе булган телне кайгырту – ул безнең изге бурычыбыз.

Бөек дин галимнәре Исламны һәм милләтне саклау өчен көчле көрәш алып барганнар. Бабаларыбыз аны әманәт итеп, ышаныч белән безгә тапшырганнар. Ә без бүген бу ышанычны аклый алабызмы? Бу — бик авыр мәсьәлә, чөнки хәзер үз милләттәшләребез туган телебезне укытуга каршы көрәшәләр. Бу очракта без моның ахырында ни булачагын халыкка аңлатырга һәм бу вәхшилеккә каршы көрәшергә тиешбез.

Милләтебезне юк итү өчен элгәре дә ниләр генә эшләнмәде: мәчетләребезне яптылар, аларны складларга, малханәләргә, клубларга әйләндерделәр. Имамнарыбызны төрмәләргә яптылар, татар авылларында дуңгыз сарайлары төзеттеләр.

Милләтебезне, аның тарихын төрлечә хурлап, аны юк итәргә күп тырыштылар. Тик тел, милләт һәм Ислам дине барыбер югалмады, сакланды.

Туган якка, үз халкыңа, үз милләтеңә карата булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне чит телдә тәрбияләп буламы? Әлбәттә юк!

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы утырышында Кытай татарлары белән очрашканда, алар безнең белән саф ана телендә аралаштылар. Аларның революциядән соңгы елларда Кытайга качып киткән бабалары, иң элек, мәчет төзеп, үз диннәрен, үз милләтен аның тирәсендә берләшеп саклый алганнар. Бу юлда аларга хөкүмәт тә, беркем дә ярдәм итмәгән. Шулай да, үз мәктәпләрен булдырып, үз телләрен, татарлыгын горурлык белән саклап киләләр. Алар яшәгән җирдәге татарларның барысы да — укымышлы, югары квалификацияле белгечләр. Күбесе югары дәүләт органнарында эшлиләр һәм татарлыклары белән горурланып яшиләр.

Безнең төбәктә хәзер: “Татар теле киләчәктә кемгә дә кирәкми, ул башка фәннәрне үзләштерүгә комачаулый, укуга авырлык һәм зыян китерә”, — дигән фикер инде ныклап тамыр җәеп килә. Моны тырышып көчәйтүчеләр дә бар. Тик аның оят та, хурлык та икәнен аңлаучылар гына аз. Бу үзең утырган ботакны кисү рәвеше түгелме соң?!

Кызганыч ки, татар телен укытуны саклау өчен нык тырышырга кирәк булса, аны укытуны яңадан торгызу өчен зур батырлык һәм күмәк көч кирәк.

Бу четерекле мәсьәләне татар җәмәгатьчелеге үз контролена алып, чарасын күрергә һәм киң җәелгән аңлату эшләре алып барырга тиеш. Татарлар күмәк яшәгән төбәктәге мәгърифәт татар җанлы, милли тәрбия алган һәм динне хөрмәт иткән җитәкчеләр һәм белгечләр кулында булсын иде.

Халыкка милли һәм дини тәрбия бирү буенча хәзер күп чыганаклар бар. Аларны халыкка җиткерү өчен Самар өлкәсендә “Саләм” гәҗитәсе чыгып килә.

 

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам-мөхтәсибе

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ.

«Сәлам» газетасы.

КОНТЕКСТ:

Бер юктан чаң сукмыйбыз / Открытое письмо

* * *

Шаһгалиләр токымы бүген дә хәрәкәттә

Просмотров: 1617

3 комментариев

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Без чәчмибез бит инде хәзер. Әр-әр-мән-мән-нәр чәчә. Безгә ел буе бәйрәм ясап ятырга гына калды. Чиркәүләр коргач сабантуй булмас. Анда уразага карап тормаслар, башка бәйрәмнәр булыр.

  2. Дорес, Габдулла хэзрэт, татар теленэ, татар традициялэренэ, гореф-гадэтлэренэ игътибарлы монэсэбэттэ булу мэжбури!!! Минемчэ, Сабантуйларны кышкы суыкларда планлаштырып, чэчулэр дэ бетмэгэн хэлдэ уздырудан башлана, бэйрэмнен мэгънэсе югала! Сабантуй- халык бэйрэме, халыктан жыйган хэергэ уздырыла, э халыкнын фикерен сораучы юк!!! Менэ шундый очракта яна гына тэпи йори башлаган балаларны тэрбиялэудэн башлыйбыз без — ата-аналар! Идарэ итучелэр берэмтеклэп анализ уткэрергэ тиешлелэр!

  3. Как переходить на татарский алфавит:
    В Windows открываются папки: Параметры/Время и язык/Регион и язык/языки.
    Далее открывается «Добавление языка». В папке имеется татарский язык.
    Татарские буквы, как правило, располагаются так: һ -ё; ү — ъ; ә -щ; ө-ц; ң -ж; җ -ь.
    Переход на татарский язык также, как и на английский с русского.