Чәчәк кебек матур бит ул — туган тел

Ачык дәрес вакытында.

Ачык дәрес вакытында.

Подбельск урта мәктәбенең Иске Мәчәләй авылындагы тугызъеллык филиалында “Го­реф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калсак, гомеребез дә сакланыр”, — дип аталган фәнни семинар булып үтте. Бирегә Похвистнево муниципаль районы имам- мөхтәсибе Илнур Гайнетдинов, Иске Мәчәләй мәчете имамы Таһир Булатов, Подбельск, Первомайск мәктәпләре укытучылары, ата-аналар килгән иде. Кызганычка, башка татар мәктәпләре укытучылары семинарга килә алмаганнар.

- Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Без сезне биредә күрүебезгә бик шатбыз, — дип сәламлады филиал җитәкчесе Әлфия Шамил кызы Субеева. — Безнең мәктәптә җиде укытучы утыздан артык балага белем бирә, балалар бакчасында ике тәрбияче егерме бала тәрбияли.

Егерме ел элек, мин шушы мәктәпкә эшкә килгәндә, укучылар рус телен белмичә аптырыйлар иде. Ә хәзер киресенчә, татарчаны аңла­мый башладылар. Шушы хәл дәвам итсә, берничә елдан соң без телебезне югалтачакбыз.

Авылыбызның татар те­ле укытучысы Зөләйха Миәс­сәрова һәр сыйныфка атнасына ике сәгать, балалар бакчасында бер сәгать ана теле өйрәтә. Алтынчы, җиденче сыйныф укучыларына бөек татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары дәрестән тыш өйрәтелә. Укучылар “Кашыкчылар” ан­самбленә бик теләп йөриләр, төрле чараларда катнашалар. Самарадан өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары килеп, бик матур очрашу уздырганнар иде. Язын — “Нәүрүз”, җәен кече Сабантуй бәйрәмнәре үткәреп, укучыларыбызны милли рухта тәрбияләргә тырышабыз.

Имамнырыбыз да балалар белән аралашып яшиләр. Мәүлед, Ифтар, Корбан мәҗ­лесләре үткәргәндә, укучылар да актив катнаша. Коры җәйне имам хәзрәтебез яңгыр теләү йоласын күрсәткән иде. Рәхимле яңгыр шундук шаулап яварга да тотынды…

Әлфия Шамил кызы чыгышыннан соң укучылар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җыр­ладылар. Авыл тарихы, аның бүгенге хәле белән катнашучылар видеофильм аша танышты, соңыннан алар балалар бакчасын карап чыктылар. Тәрбиячеләр Фатыйма Канюкаева һәм Әлфия Яхинаның уен аша балаларга милли традицияләребезне күрсәткән вакытларына туры килдек. Сабыйлар туган телләрендә җырладылар да, биеделәр дә, табышмакларга җаваплар да бирделәр. Аларның чыгышы “И туган тел” җыры белән тәмамланды.

Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларының дини бәйрәмнәргә багышланган ачык дәресе дә булды. Укытучы Наилә Зөфәр кызы Таишева аларга “Ислам мәдәнияте нигезләре” фәне турында сөйләде, сораулар биреп, балаларның белемен тикшерде. Бу дәресне әти-әниләр дә яратып карадылар.

Имам-мөхтәсиб Илнур Гай­нетдиновның ”Әссәлә­мүга­ләйкүм” дип сәлам бирүенә укучылар “Вәгаләйкүмәссәләм”, дип җавап кайтаргач, ничектер күңелләребез йомшарып китте. Ул биш вакыт намаз хасиятләре, ураза тоту, корбан чалу тәртибе турында да сөйләде.
Мәчәләй авылы мәчете имамы Таһир Булатов та мөселман кешесенә фарыз гамәлләрне санап үтте. Бигрәк тә аның үзенең хаҗга баруы турында сөйләве балаларга кызыклы булды.

Шуннан соң Әлфия Таишева мәктәп музеен күрсәтте. Анда тупланган милли хәзинәләр, истәлекле экспонатлар да ата-бабаларыбыз тарихын өйрәнү чарасы булып тора ич.

Конференция тәмамлангач, башка мәктәпләр укытучылары мәчәләйлеләрнең эшенә соклану белдерделәр. Ә авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов рәхмәт әйтеп, киләчәктә гел шулай аралашып, үзара тәҗрибә уртаклашып, төрле милләт халыклары белән дус-тату мөнәсәбәттә яшәргә язсын иде, дип теләде.

Әйе, хәзерге заманда динебезне, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, матур традицияләребезне саклап калу авыр булса да, бик мөһим эш. Семинар барышында мәктәп җитәкчесе Әлфия Субеева: “Без, укытучылар, балаларга милләтебезнең асыл кыйммәтләрен — телебезгә, динебезгә карата уңай тәрбия бирергә тырышабыз. Ләкин өйдә татарча сөйләшмәсәк, алар татар була алмаячаклар. Һәр ата-ананың төп бурычы — гаиләдә татар мохиты урнаштыру”, — дип, кисәтү ясаган иде. Бу бик дөрес сүзләр. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин бине Фәхретдин дә: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья да үзгәртә алмас”,- дип әйткән булган бит. Димәк, баланың үз-үзен тотышы, дөньяга карашы, туган теленә, ислам диненә, ата-баба тарихына мөнәсәбәте гаиләдә формалашса һәм мәктәптә дәвам итсә, ул, һичшиксез, татар булып үсәчәк.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1258

Один комментарий

  1. Администрации сельского поселения Мочалеевка в пишет:

    9 мая 2016 года в школе сельского поселения Мочалеевка пройдет чемпионат Похвистневского района по русским шашкам среди мужчин.