Әниемә һәм әтиемә багышланган бәетләрем

34_bigӘнием Хәния һәм әтием Иршат Нуриевлар Самар өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында гомер иттеләр. Аларга багышланган бәетләремне тәкъдим итәм.

Әниемә

«Бисмилла»мны әйтеп башлыйм

Бу бәетнең юлларын.

Мин укыймын, сез тыңлагыз, 

Инәкәем, бәгырькәем,

Бу бәетне мин сиңа багышладым.

Инәкәем, бәгырькәем,

Бик кадерли алмадык.

Белсәк тә без аз калганын,

Бәхилләшә алмадык.

Әниең үлгән, — диеп миңа

Килеп әйтте Әлфия. 

Сыгылыплар төштем шунда, 

Ни әйтергә белмичә.

Бөтен дөнья яшеллектә, 

Чәчәк атты алмагач.

Дөньяның бер яме дә юк,

Инәкәй, син булмагач.

Син җан биргәндә, инәкәй,

Бөтен дөнья тын калган.

Көтеп алган яңгыр да бит

Шул көнне килеп яуган.

Иртән торып, җыелышып, 

Киттеләр кабер казырга.

Болытлы көн булганга

Тамып китте яңгыр да.

Кояш чыгып, көн ачылды,

Кошлар сайрый тордылар.

Соңгы юлыңа озатып

Бар да дога кылдылар.

Инәкәем, бәгырькәем,

Урының җәннәттә булсын.

Кабер эчендәге гүрең

Нур белән тулып торсын.

 

Әтиемә

И, әткәем, күпме еллар узгач

Искә төште соңгы көннәрең.

Көткәннәр, дип, кайтып кергән идең,

Сизгер булган икән йөрәгең.

И, әткәем, шул кадәрле хәзер

Килә әйтәсем сиңа рәхмәтне.

Олы җаның, сабыр холкың өчен

Гомерем буе сиңа хөрмәтле.

Хәзер инде инәкәем белән

Икегез дә җирнең куенында.

Догаларыбыз берүк кабул булсын,

Урыныгыз булсын оҗмах түрендә.

 

Тольятти шәһәрендә яшәүче Фәния ЛАТЫЙПОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1357

Один комментарий

  1. Молодец Фания!!!