Мин беренче космонавтларны күрдем…

Юрий Гагарин хатыны белән һәм космонавт Владимир Комаров (сулда) Сочида ял ил иткән вакытларында. 20 ноябрь, 1964 ел.

Юрий Гагарин хатыны белән һәм космонавт Владимир Комаров (сулда) Сочида ял ил иткән вакытларында. 20 ноябрь, 1964 ел.

12 апрельдә — Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел

1961 елның 12 апреле мил­лионнарның хәтерендә сакланган кебек, минем дә исемдә мәңгегә уелып калды. Без, Рождествено авыл хуҗалыгы техникумында агроном булырга укыган бер төркем студентлар, поездга утырып, Сергиевск районындагы Суходол тимер юл станциясенә 1961 елның 12 апрель иртәсендә килеп төштек. Исаклы районының “Рассвет” совхозына практика үтәргә баруыбыз иде. Көч-хәл белән азаплана-азаплана йөк машинасы әрҗәсенә менеп утырып, язгы баткак юллардан район үзәгенә төш вакытында гына барып җиттек. Үзәк мәйдандагы баганага эленгән радиодан атаклы Мәскәү дикторы Юрий Левитанның көр тавышы яңгырый. Ул совет кешесе Юрий Гагаринның беренче тапкыр галәмгә — космоска очуы турында хәбәр укый иде.

Шулай итеп, без бу көнне һәм аннан соңгы көннәрдә дә радиодан, телевизор карарга туры килгәндә (ул вакытта мондый бәхет еш эләкми иде шул) аннан, гел космонавтыбыз турындагы хәбәрләрне йотлыгып тыңлап, карап бара идек.

Ә инде 1964 елның көзендә миңа, 21 яшьлек егеткә, кайбер космонавтларның үзләре белән күрешү, хәтта сөйләшү бәхетенә дә ирешергә насыйп булган иде. Октябрь ахырларында Кләүле районы колхозларының берсендә эшләгән яшь агрономга Сочи үзәгендә урнашкан “Ривьера” санаториена дәвалану өчен юллама бирделәр. Нәкъ менә шул вакытта бер төркем космонавтларның — Владимир Комаров, Павел Попович, Константин Феоктистовның хатыннары белән бергә шунда ук ял итәргә килүләре билгеле булды. Безнең кардәшебез, чуваш милләтеннән булган Андриян Николаев та үзенең яшь кәләше космонавт Валентина Терешкова белән килгән иде.

Беренче очрашуыбыз “Ри­вь­ерва” паркында, атаклы шә­хесләрнең “Дуслык аллея­сы”нда магнолия агачлары утырткан вакытта булды. Бу көнне агачларны, хәтеремдә калганча, Владимир Комаров, Павел Попович, Константин Феоктистов утырттылар. Ә башкаларның агачлары, шул исәптән Юрий Гагаринның, Валентина Терешкованың һәм Анд­риян Николаевның агачлары бар иде инде.

Бу көнне космонавтларның берсе белән дә якыннан танышып булмады. Ә менә берничә көннән миңа бәхет елмайды. Мөмкинлек үзеннән-үзе килеп чыкты. Җәйге кебек кояшлы, җылы иртәләрнең берсендә безнең пляж яныннан гына космонавтларның катерда балык тотарга барачагы билгеле булды. Без, зур төркем ял итүчеләр, аларны озатырга да, каршы алырга да чыктык. Нәкъ менә шул чакта миңа Андриян Григорьевич Николаев белән бераз сөйләшеп алырга насыйп булды да инде. Күрәсең, миндә ул чакта ук журналист гадәтләре ачыла башлаган булгандыр инде. Мин аңа үземнең татар булуымны, чувашлар арасында дусларым күп булуын әйттем һәм саубуллашканда космонавттан автограф бирүен соралдым. Һәм Андриян Григорьевич: “Земляку на память от Андрияна Николаева”, — дип язып, үзенең имзасын куйды. Мин бу автограф белән горурланып, озак еллар дусларыма да, танышларыма да күрсәтеп килдем. Кызларым үсә төшкәч, бу очрашулар турында аларга да сөйли идем. Тик бу язуны оныгыма гына күрсәтә алмам инде. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәнгәндәме, әллә начар куллы бәндәләргә эләгепме, ул югалды.

Шулай да бу очрашуны мин әле дә сагынып искә алам. Тик менә Гагаринның үзен үз күзләрем белән күрә алмавыма гына үкенеп бетә алмыйм. Югыйсә, ул да хатыны һәм кызы белән шул вакытта Сочига ялга килгән иде бит. Якыннан очрашу гына насыйп булмады. Шулай да, бу көннәрдә аның ничек ял иткәнен, кемнәр белән, кайда ничек очрашуларын газеталарда басылган язмалардан, рәсемнәрдән карап бара идек. Телевизордан да космонавтларны гел күрсәтеп тордылар.

Менә шул чактагы рәсем­нәрнең берсен мин интернеттан табып алдым. Анда фотохәбәрче Юрий Алексеевич Гагаринны һәм Владимир Михайлович Комаровны Сочида ял иткән вакытларында төшереп алган. Әйе, ул көннәрне фотосурәтләрдә генә күрергә, сагынып искә алырга гына калды инде. Тик космонавтларыбызның батырлыгы гына беркайчан да онытылмаячак, халык күңелендә мәңге сакланачак.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1025

Один комментарий

  1. Лэкин бугенгэчэ мэскэулелэр татарларны узлэренен дошманнарына санап космоска очырмыйлар.