Самарлы Наил Ваһитов шигырьләре

iТормышка ашкан хыяллар

Өйләнергә вакыт ахры,

Дигән пошымлы уйлар

Егетләрнең яшь вакытта

Кайсысын борчымыйлар?

Мин дә йөрдем башны кашып,

Татлы хыялга батып,

Башкалардан гыйбрәт алып,

 Үземчә план тотып.

Янә, табам шундый кәләш,

Булыр кояштай көләч,

Акыллылык, чибәрлеккә

Булмас аңа бер тиңдәш!

Күмер мине мәхәббәткә,

Назлар иртә, кичен дә.

Йоклармын сабыйлар кебек

Изрәп түшәгендә.

Минем ни әйткәнне көтеп,

Карап торыр күземә,

Иркәләр, аргансың, диеп

Башым куеп тезенә.

Яшәрмен шулай хөрмәттә

Шаһиншах, солтан кебек,

Булмас җирдәге җәннәттә

Миндәй бәхетле егет…

… Әфәрин!!! Нәкъ шулай чыкты,

 Хыялым тормышка ашты,

 Чибәр, көләч һәм акыллы

Алтыным миңа капты.

 Алдан күзаллаган кебек

Яшәргә тырышамын,

Тик ниндидер бер сәерлек

Яшәештә тоямын.

Көн үткән саен беленә

Хәләлем табигате,

 Аның куйган күп таләбе

Егарлык күп егетне.

Мин көткән асыл  сыйфатлар

Аңа да ошый икән,

Тик аларны ул үзе көткән

Тәкъдир язган егеттән!

Иркәм хыялында икән

Күптән өметләп йөргән,

Бер егетне, миндәй күндәм,

Хәтта төшендә күргән.

 Хыялы аның төгәлерәк

Иреште көнкүрешкә:

Мин хәзер тик вәзир генә,

Хәләлем — Патшабикә!

Рольләр кискен үзгәрде,

 Мин карыйм гел күзенә:

Нинди булыр, дип, әмере

Чүгәлимен теземә!

 

Әтине юксыну

Әтине хәтерли башлавым

Сугыш соңына тоташа.

 Чатлама суыкта, кышын

МТСка йөрдем, көрт аша.

Мастерскойда кышын әти

Ремонтта эшли иде.

Әни биргән тиенчектә

Аңа ризык илтә идем.

 Ә җәй колхоз басуында

Урды иген комбайнда,

 Ялан тәпи, таяк җигеп,

Анда да аш ташыдым күп.

Кыр корабы мостигында,

 Штурвалны тотышып,

 Йөздем иген диңгезендә

 Әтиемә булышып.

Кичен соңарып кайтуын

Йокламый көтә идек,

 Кергәч үк атын туарып,

 Иңенә менә идек.

 Баштан сыйпап һәм чәбәкләп

Безне иркәли иде,

«Куян күчтәнәсе» диеп,

 Бер кыерчык бирә иде.

Ул икмәкнең тәмлелеген

Хәзер дә иренемдә тоям,

 Бүгенге кадерсезлеген

Күреп, эчемнән янам!

Тәүфыйк, илтифатлык, әдәп

Гомергә безгә сеңдерде,

Без бишәүгә һәм әнигә

Бер каты итеп дәшмәде.

Канәгатьсез чагы, шиксез

Булгалагандыр инде,

 Әмма, һич, кашын җыерып,

 Шакшы итеп сүгенмәде.

Сабыр гына аңлатты ул

Асылын хатабызның,

 Алдашу һәм хыянәтнең

Бар нәселгә хурлыгын.

 Күп еллар булып җитәкче

Ул авылда эшләде,

Абруе һәм шәрәфлеге

Беркайчан да төшмәде.

Аның күркәм сыйфатларын

Хәтерлибез һәрдаим,

 Бакыйлыкта тыныч ятсын,

 Юксынабыз көн саен.

 

Наил ВАҺИТОВ.

Самар шәһәре, 2015 ел.

 

Просмотров: 997

Комментирование запрещено