“Татар-дозор-2016”да 300дән артык кеше катнашачак

Ibis0k5Sm617 апрель көнне сәгать 11дә Казанның Бауман урамында урнашкан Тукай сәгате янында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Татар-дозор-2016” квест-уены була.

Чараның максаты — социаль-актив яшьләрдә милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү.

Уен быел 8 нче тапкыр үткәрелә һәм анда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче елларда 5-7 команда булса, быел исә 45 команда сайлап алынган. Алар Казанның урта гомуми белем бирү, һөнәри махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентлардан гыйбарәт.

Квестның 300 дән артык катнашучысы башкала кибетләре, кафелары, рестораннары, даруханәләрендә, җәмәгать транспортында булып, мәгълүмат бары бер телдә генә бирелүен, татарча мәгълүмат бирелү-бирелмәүне ачыкларга, татарча хаталы язуларны фотога төшерергә тиеш була. Уенның программасы үз эченә иҗади биремнәрне дә алган.

Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.

“Татар-информ”

Просмотров: 927

Комментирование запрещено