Хыялдагы Россия нинди ул?

6b8b19775ef92ed2f20336afe388ce79_500_0_0Россия Президенты Владимир Путин Россияне мөстәкыйль, көчле, заманча, киләчәккә омтылучы дәүләт итеп күрергә тели. Бу – аның күптәнге хыялы икән. “Халык фронты” россиякүләм хәрәкәте медиафорумында ул әнә шулай дип белдергән. “Россиядә яшәү уңайлы, рәхәт һәм бик зур дәрәҗә булсын иде”, – дип тә өстәгән ул хыялы турында сөйләгәндә. Ә сез нәрсә турында хыялланасыз? Киләчәктә Россияне нинди итеп күз алдына китерәсез?

Әбри ХӘБРИЕВ, “Татар радиосы” ди-джее:
 
– Хыялларым гаять күп. Тик алар турында сөйләргә яратмыйм. Хыялым турында хәтта якын кешемә сөйләсәм дә, ул чынга ашмый. Әлегә теләгәнемә ирешеп барам, Аллага шөкер. Ә илебезнең киләчәген матур күрәм. Ми­ңа калса, без бу упкыннан барыбер чыгачакбыз. Иртәме-соңмы, якты киләчәк безгә дә килер дип өметләнәм. Хәзер илебез халәтенә Фәнис ага Яруллинның “Җилкәннәр җил­дә сынала” әсәрендәге сүз­ләр хас: “Язмыш синең тез астыңа сукса – егылмас өчен якасына ябыш”. Әлегә Россия – Америка һәм Европа союзы тарафыннан сугылу һәм кыерсытылуларга дучар булган ил. Тик һәрбер ким­сетелү ныгыта, көчле итә. Без әлегә әнә шул стадиядә.

Рәфинә ГАНИУЛЛИНА, җырчы:

– Россиянең, Татарстаны­бызның гел алга баруын телим. Хөкүмәтебез халык турында кайгыртып яшәсен иде. Соңгы елларда безнең илдә яшәү чагыштырмача яхшырып киткән иде кебек: күп кеше фатирлы да, машиналы да була алды. Кризис булмый тормый инде ул. Узар әле, Алла боерса. Акча булмаганда башка кыйммәтләр күренә башлый. Бик рәхәт яши башлаган очракта да, азагын уйлап, үзеңне чикли белергә өйрәнергә кирәк. Киләчәктә Россия болай ук зур булмас­ка да мөмкин. Ул, бәлки, аерым мөстәкыйль дәүләтләр­гә бүленер. Хәзерге вакытта шәх­сән минем иҗади эш­чәнлегем өчен барысы да бар. Халкыбызга кирәкле шәхес булырга хыялланам.

Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА, Әлмәт дәүләт драма теат­ры артисты:

– Германиягә Сабантуйга баргач, анда безнең илгә, ил башлыгына никадәр өмет баг­лауларына шаккатып кайт­кан идем. Кичен шәһәр буйлап йөрергә чыккач, митингка чыккан бер төркем кешегә юлыктык. Кулларында – плакатлар. Аның бер ягына – алман, икенче ягына рус телендә язылган. Игътибар белән укып карасак, анда “Зов к Путину”, “Путин, помоги нам” ише сүзләр язылган икән. Рус телендә сөйләшүе­безне белгәч, безгә моң-зарларын сөйли башладылар. Мөстәкыйльлек уңаен­нан ярдәм сораулары икән. Шушы бер мисал аша гына да Россиянең нинди ышанычлы дәүләт икәнен чамалап була. Киләчәктә дә шундый булып калсын иде ул. Шәхсән үзем балаларыбызны, эчкечелек, наркомания кебек афәтләр­дән саклап, сау-сәламәт, тәү­фыйклы кеше итеп аякка бас­тыру турында хыялланам.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай шәһәренең почта бүлекчәсе хезмәт­кәре, шагыйрә:

– БДИ системасы бетерелеп, элеккеге сыман гадәти имтиханнарга калабыз. Югары уку йортын тәмамлаган балаларыбыз үз белгечлеге буенча эшкә урнаша ала… Россиянең киләчәген әнә шулайрак күзаллыйм. Тик мо­ның шулай булачагына ышану гына кыен. Хәзерге вакытта иң зур хыялларымның берсе – иҗатым. Аны алга таба да үстереп, китабымны чыгарасым килә.

Рөстәм СӘРВӘРОВ, “Аксу” студиясе җитәкчесе:
 
– Россияне киләчәктә һәр­­кем, Путин әйткәнчә, мөс­тәкыйль, көчле дәүләт итеп күрергә телидер инде. Чынбарлыкта гына икенче төрле килеп чыга. Җырчы Лена Бичарина 6,5 мең сум пенсия ала, 8 мең сум “квартплата” тү­ли. Бу күренешне хөрмәт­ле Президентыбыз ни­чек аңла­тыр иде икән? Шәхсән үзем Россияне көчле дәүләт итеп күрергә телим. Бүген татар телен үстерү өчен тырышабыз. Төрекчә­дән татарчага мультфильмнар тәрҗемә иттек. Татарча сөйләшә, җыр­лый торган уенчыклар ясыйбыз. Балалар өчен язылган җыр һәм китапларыбыз бар. Татар баласы татарча сөйлә­шергә оялмасын иде. Иң зур хыялым әнә шул.

“Ватаным Татарстан” (№ 49, 09.04.2016).

Просмотров: 754

Комментирование запрещено