“Өметтә яшим”

SONY DSCМиннәхмәт углы Салават Камалетдинов Самарның Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчеттә 11 ел кизү торучы булып эшли. Үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкара ул.

Самарда туып-үскән Салават, мәктәптән соң, техникумда слесарь-ремонтчы һөнәрен үзләштергән. Мебель җыючы булып та,реклама агентствосында да эшләгән ул.

Балачагында малай Кызылсу авылында яшәүче Рәкыйбә әбисе янына бик еш кайтып йөри торган була. Дәү әнисе оныгын кечкенәдән дини мохитта тәрбияли. Шулай ук Кызылсуның имамы — Фоат хәзрәт Мингачев, аның углы – Габделәхәт хәзрәт Мингачев та егеткә Исламны үзләштерүдә ярдәм күрсәтәләр. Кечкенәдән әбисенең догаларын, үгет-нәсыйхәтләрен сеңдереп үскән бала шулай әкрен генә намазга да баса.

Салават Гали авылы мәдрәсәсендә (мөгаллиме – Расих Вакказов), Самарның “Нур” мәдрәсәсендә укыган. Дини белем алуына өлеш керткән Илйас хәзрәт Гыйрфановка да рәхмәтле милләттәшебез.

Салават бертуган энесенең кызы — Әнисәгә дә догалар өйрәтә хәзер.

-          Балаларны кечкенәдән дингә җәлеп итәргә кирәк. Аларны үз үрнәгеңдә тәрбияләү мөһим. “Оясында ни күрсә — очканында шул булыр”, дип юкка әйтмәгән бит халык, — ди әңгәмәдәшем.

-          Намазга баскач, үзеңдә нинди үзгәрешләр тойдың? – дип сорадым аңардан.

-          Гыйбадәт кыла башлаган кешенең җаны-тәне чистара, аның рухи дөньясы байый, сабырлырак буласың. Мөселманнарга тавыш күтәрергә, талашырга ярамый. Шуңа күрә кешеләр белән йомшак кына аралашасың. Бу үзеңә дә, башкаларга да җан тынычлыгы өсти. Бер-береңә ярдәмләшеп, игелек кылып яшисең, — дип җавап бирде биш намазын калдырмаучы Салават.

-          Мәсҗидтә эшләвең куандырамы?

-          Анда мин рәхәтләнеп эшлим, хезмәтемне яратып башкарам. Дусларым да – бирегә килеп, гыйбадәт кылучылардан. Аллаһы йортына йөрүчеләр белән дин турында сөйләшәбез. Мәсҗидкә күп кеше йөрүе, бигрәк тә татар халкының, яшьләрнең саны артуы, — матур һәм шатландыргыч күренеш.

Балачактан дин юлына басуым өчен Раббыбызга мең шөкер итәм. Мин тормышымнан канәгать, үземне бәхетле, дип саныйм. Тик тулы бәхет өчен гаилә дә кирәк шул. Өйләнеп, балалар үстерергә хыялланам. Аллаһы Тәгалә миңа бу бәхетне дә насыйп итәр дигән өметтә яшим.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено