Кая барабыз?

news_14537Бу язмада бүгенге Русиянең ничек яшәп ятуын күрсәтүче саннар һәм фактлар китерелгән. Аларны мин танылган режиссер Андрей Кончаловскийның интернетта үзенең блогында бастырып чыгарган язмасыннан алдым.


Андрей Кончаловский: Куда мы катимся?

Печальная статистика российской жизни в пронзительной статье Андрея Кончаловского.


Безнең хөрмәтле депутатларыбыз, хөкүмәт чиновниклары саннар кулланып сөйләргә яратмыйлар, алар күбрәк матур сүзләр, яңгыравык җөмләләр сибәләр. Саннарны аларга, дөрестән дә, еш кулланырга ярамый, чөнки ул саннар артында илнең ничек түбән тәгәрәве һәм тормыш дәрәҗәсенең никадәр начарлануы ярылып ята. Күп күрсәткечләр буенча Русия Европа илләре белән генә түгел, хәтта Азия илләре белән дә чагыштырыла алмый. Гомер озынлыгы, ришвәт күләме, фәнгә инвестицияләр кертү буенча без Африка илләре дәрәҗәсендә икәнбез. Бу чагыштыруга африканнар үпкәләргә тиеш түгел, чөнки алар дүрт гасыр буе колониаль изү астында яшәгән кешеләр, ә безне алар дәрәҗәсенә калу өчен кем изгән, кем фәкыйрьлеккә төшергән? Үзебез! Беркем дә түгел. Фаҗиганең никадәр куркыныч икәнлеген күрсәтү өчен сүзне Русиядәге үлем-китем саннарыннан башлыйк әле.

Соңгы 20 елда илдә 7 млн кеше үлгән. Шулай итеп, без Бразилия белән Төркияне 50 процентка уздырганбыз, ә Европаны – берничә тапкырга. Ел саен Русия Псков өлкәсе яки Краснодар шәһәре халкы күләмендә кешесен югалта дигән сүз. Агуланып, асылынып, бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр саны Ангола һәм Бурундиныкы кадәр. Ир-атларның уртача гомер озынлыгы буенча (60,4 яшь) Русия дөньяда 136нчы урында тора: Япония белән АКШтан 15-17 елга, Кытайдан 6 елга калышабыз. Халык саны кимү тизлеге буенча Русиянең беренче урынны әлегә кадәр дөньяда берәүгә дә биргәне юк. БМО фаразлавы буенча, 2025 елга Русиядә бүгенге 143 миллион кешедән 121-136 миллион гына кеше калачак.

Картлар йортларында яшәүче һәр 10 кешенең 8енең аларны тәрбияләп торырлык сау-сәламәт туганнары, байлык-муллыкка чумган уллары һәм кызлары бар. Әмма алар үзләренең әти-әниләреннән баш тартып, аларны приютларга илтеп ташлаганнар.

Бездә караучысыз калган балалар саны 5 миллионга җитә (Бөек Ватан сугышыннан соң 700 мең булган). Кытайда исә 1 миллиард 400 000 кешегә бары 200 мең караучысыз бала бар. Безнең белән чагыштырганда 100 тапкырга азрак! Менә бала кадере кытайларда ничек! Ә бит тормыш балалар һәм картлар турында кайгырткан җәмгыятьнең генә үсүгә һәм чәчәк атуга баруын күптән раслады инде. Бүгенге көндә балалар йортларында тәрбияләнүче 370 мең баланың 80 процентының әти-әнисе исән. Ташландык балалар саны буенча Русия тагын дөньяда беренче урында. Шушындый хәлләр һәм аяныч саннар бездәге гаилә кыйммәтләренең таркалуын, череп баруын күрсәтә. Ә гаилә, белгәнебезчә, җәмгыятьнең нигезе.

Балаларга каршы эшләнгән җинаятьләр. РФ Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, илдә 2010 елда 100 мең бала җинаять корбаны булган, шул елда Русиядә 9500 балага карата җенси җинаять кылынган. Русиядә көн саен көч кулланудан сигез бала үлә икән. Илдәге 14 яшькә кадәрге 2 миллионлап баланы әти-әниләре кыйнап тора.

Наркоманлык һәм эчкечелек. Ел саен 30 мең русияле наркотикны артык кулланудан җан-тәслим кыла (кечерәк бер шәһәр халкы). Аракы эчеп бер ел эчендә 70 000 кеше үлә (Әфган сугышында безнең 14 000 солдат вафат булган). Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы язганча, РФда кеше башына елына уртача 15 литр чиста спирт туры килә (бу күрсәткеч 8 литрдан артса, милләт бетүгә бара дип санала).

Ә хәзер башка сыймаслык, аңлап булмаслык мисаллар китереп үтәм. 2000 елдан Русия чит илләрнең безгә бирәсе 112 млрд. доллар бурычларына битен сыпырган. Бу – 3.4 триллион сум дигән сүз. Әлеге акчага 1.83 мең чакрым юл төзергә, илнең яртысында ТКХны тулысынча яңартырга, кече бизнесны 8 ел буе бөтен салымнардан азат итәргә, 4.68 млн. кв.м. торак төзергә булыр иде. Безнең юмарт хөкүмәтебез Кубадан 30 млрд. доллар акчаны алмады. Бу акчага Кубаның 4-5 йолдызлы ял йортларында һәм яхшы санаторийларында 11 млн. русияле 10 көн буе ял итә алган булыр иде. Нефть запаслары буенча дөньяда икенче урында торган Гыйракның 12 млрд. доллар бурычы гафу ителде, Монголиянең 12 млрд. доллар әҗәте шулай ук үзләрендә калдырылды. Вьетнамның 10 млрд. доллары кире кайтарылмады. Кофе экспорты буенча лидерлар рәтендә торган бу илдән әлеге акчага 3 млн. 333 мең тонна кофе алырга мөмкин булыр иде.

Без шулкадәр баймыни соң? Байдыр шул. Бай булмасак, миллионлаган доллар-евроларга чит илләрдән уенчылар сатып алмас, аларга ай саен фәлән миллион сум хезмәт хакы түләп тормас, бушлай затлы фатир-виллаларда яшәтмәс идек.

Язмамны темага кагылышлы бер кыйсса белән тәмамлыйм. Үзе белән булган әлеге вакыйганы “Фейсбук” челтәрендә Никита Непряхин дигән кеше язган. Бу хәл АКШның Нью-Мехико штатындагы Альбукерк шәһәрендә булган. Яңа ел сәгате сугарга 15 минут кала Непряхин кунакханәдән урамга чыккан һәм якында гына бер бомжны күргән. Никитага бу хәерче бик кызганыч тоелган һәм инде Яңа ел алды да булгач, ул аңа 10 доллар акча сузган. Алар сөйләшеп киткәннәр. Никита бомжның Техаста элек үз өе булуын, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аны югалтуын белгән. Үз чиратында бомж да аның кем булуы белән кызыксынган. Никитаның Русиядән икәнлеген белгәч, урыс илендәге хезмәт хаклары белән кызыксына башлаган. Непряхин аңа үзәктән читтәге мәктәпләрдә укытучыларның уртача 17 мең сум акча алганлыгын һәм аның Америка акчасы белән 245 доллар тирәсе булуын әйткән. Шуларны ишеткәч, Америка хәерчесе аңа 10 долларын кире сузган. Хөкүмәт аңа ай саен 820 доллар пособие түләп тора икән. 245 доллар алган урыс гаиләсенә бу 10 доллар кирәгрәк булыр дигән. “Шушы хәл мине еларга мәҗбүр итте”, – дип язган Никита Непряхин.

Фәрит ВАФИН.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Татарстан яшьләре.

Просмотров: 1003

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>