«Нәсел дәвамчыларыма яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланам»

1Ачык йөзле, битеннән елмаю төшмәгән Әһлиулла кызы Асия Шәймәрданова-Сабитованы татарлар арасында күпләр белә. Нинди генә милли яисә дини чара, концерт булмасын, анда Асия апаны очратасың. Ә аның матур елмаюы тирә-юньне яктыртып җибәрә.

Бу актив, җитез, шук ханымның дәрт-дәрманы сокландырырлык. Гәрчә ул кечкенәдән шундый булып үскән. Танылган кинодагы герой «…комсомолка, спортсменка и просто красавица» дип нәкъ аның турында әйткән диярсең.

Асия ханым Яңа Буян районының Мулла авылында туып-үскән. Бик яхшы укыган, җәмәгатьчелек эшләрендә, комсомол тормышында актив катнашкан.

Кыз дини гаиләдә тәрбияләнә. «Йортыбызда бик еш ишаннар, муллалар, хәлфәләр җыелды. Әти-
әниләрем һәрвакыт корбан чалалар, күп дини мәҗлесләр үткәрәләр иде», – дип исенә төшерә Асия апа.

Аның әтисе колхоз бакчасын саклый. Карбыз-кавын үстереп,бик яхшы уңыш ала торган була ул. Әһлиулла абый шулай ук үз бакчасында умарталар асрый. Аның балы белән бөтен авыл халкы туклана. Хәтта герпетик ангина авыруы вакытында лазаретта бик күп кеше, аларның балын ашап кына, исән кала.

«Бүген дә төрле төбәкләрдә, хәтта башка республикаларда яшәүче кешеләр әтиемнең балын искә төшерәләр.

Бакча тулы чия, карлыган, алмалар иде. Шөкер, мин мул тормышта үстем. Кием ягыннан гына бераз кытлык тоелды», – дип исенә төшерә Асия ханым.

Моңлы тавышлы булып туган Асия балачактан татар җырларын башкарып үсә. Әле мәктәптә укыганда ук Буянда узган үзешчән сәнгать җырчылары смотрында катнашып, призлы урын яулый.

Самарга килеп урнашкач, «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә җырлый.

Җиде сыйныфны Мулла авылында укый, ә калган классларны Буянда тәмамлый ул.

Сәнгатькә генә түгел, эшкә дә батыр була Асия. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кызга яңа гына бала тапкан җиңгәсе урынына сыер саварга туры килә. Ул ике ай буена таңнан торып, көненә өч тапкыр 18 сыер сава. Мәктәп баласы өчен бу зур эш була, әлбәттә. Аның бу мактаулы хезмәте турында җирле «Колхозчы» гәҗитәсендә «Наша Асия» исемле мәкалә дә бастырып чыгаралар. Һәм үзенә мәктәп линейкасында тантаналы рәвештә Мактаунамә тапшыралар.

Яхшы укучы, тырыш, актив, хезмәт сөючән кызны күреп алып, унберенче сыйныфта укыганда аңа
Кинельнең авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә тәкъдим итәләр. Ректор мәктәпкә килеп, аны бернинди имтихансыз үзе теләгән факультетка кабул итәргә әзер булуын белдерә. Тик Асия укытучы яисә табиб булырга хыяллана шул.

Шуңа күрә ул педагогия институтына документларын тапшыра. Биредә укырга насыйп булмаса да, Асиягә Яңа Бинарадка мәктәбендә 4 нче сыйныфта укытучы булырга тәкъдим итәләр. Ә бераздан соң ул монда пионервожатый, музыка укытучысы да булып эшли.

Мөгаллимә хезмәтен татып караган кыз бу аның вазифасы түгел икәнлеген аңлый һәм Куйбышев Пирогов хастаханәсе каршындагы медицина училищесының тешләрне дәвалау бүлегенә укырга керә. Асия биредә бик яхшы, яратып укый. Алдынгы укучылардан була ул. Хәтта бик таләпчән бер
укытучының дәресендә «икеле» алган студентлар арасында аның берүзенә «дүртле» куялар. Шулай мәктәптә татарча гына укыган авыл кызы башкаларны уздырып җибәрә!

– Бу миңа бик яхшы стимул, үз көчемә ышаныч бирде, – ди Асия апа.

Медицина училищесын тәмамлагач, аны юллама буенча Похвистнево районының Зур Толкай авылына җибәрәләр.

Анда бераз эшләгәч, Асия апа Куйбышевка кайтып, Киров районында балалар стоматология поликлиникасына урнаша.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, яшь белгечкә балалар белән эшләү – иң авыры.

Аннан табибның хезмәте күп еллар 15нче поликлиникада дәвам итә.

– Монда минем эшемнең иң яхшы, иң матур, иң дәрәҗәле дәвере булды, – дип исенә төшерә Асия ханым.

Стоматология бүлегендәге дүрт врач арасында ул тәүге булып «беренче категория табибы» квалификациясен ала.

Яхшы хезмәте белән абруй казанган Шәймәрданованы дәваланучылар да, җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итәләр. Күп кешеләр нәкъ аңарда гына дәваланырга телиләр. Түрәләр дә үз тешләрен карауны Асия ханымга гына ышандыралар.

Милләттәшебез тимер юлы хастаханәсендә дә эшләп, шуннан пенсиягә чыга.

Ә туган авылы Муллада хезмәт иткән вакытын ул аеруча яратып сөйли.

– Биредә мин бик рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшләдем. Балалардан алып сугыш ветераннарына кадәр дәваладым. Авылда яшәүче һәрберсенең туган елын белә идем. Әле бүген дә ул балалар – хәзер инде ирләр, хатыннар – мине күргән саен, килеп, исәнләшәләр. «Асия апа, сез минем тешне алган идегез, сез минем тешне дәвалаган идегез», – диләр. Озак еллар узгач та, алар мине онытмаганнар. Бу – минем өчен зур шатлык, әлбәттә, – дип сөйли Асия апа.

Әйе, аны бүген дә хөрмәт итәләр, яраталар. Аның активлыгына, кешеләргә ачык, ярдәмчел булуына сокланалар.

23 4Асия Шәймәрданова тагын бер ягы белән күркәм шәхес – ул теш табиблары династиясен башлап җибәрүче кеше.

Аның кызы Наилә Кәримова – теш технигы. Берничә тапкыр үз квалификациясен Германиядә үстереп кайткан.

Кияве Наил башта хәрби була. Аннан шулай ук теш технигы һөнәрен үзләштерә. Медицина иycтитутын тәмамлагач, теш табибы булып эшли.

26 яшьлек оныгы Хәсән, 25 яшьлек оныгы Алсу да медицина университетының стоматология факультетында укыганнар, интернатураны тәмамлаганнар. Кәримовлар «Эстетик-смайл» дип аталган үз клиникаларын ачканнар.

Наил әфәнде катлаулы операцияләр ясый.

Наилә ханым — теш технигы.

Хәсән хирургия, протезлар кую белән шөгыльләнә. Клиниканың юридик эшләрен алып бара.

Алсу тешләрне дәвалый.

Алар һәрвакыт үсештә, квалификацияләрен күтәреп торалар.

5

1Асия апа кызын да, оныкларын да кечкенәдән дини мохитта тәрбияли. Үзләренә догалар, намазны, татар шигырьләрен, җырларын өйрәтә. Балачакларында оныклары мәдрәсәдә дини белем дә алалар. Башлангыч сыйныфларны «Яктылык» мәктәбендә укыйлар.

Хәзер дә Наил әфәнде белән Хәсән мәсҗидкә Гает намазларына даими йөриләр. Гомумән, мөселман гореф-гадәтләрен яхшы белеп, аларны үтәргә тырышалар.

Асия ханым Шәймәрданова үзе «Яктылык»та якшәмбе мәктәбендә дини белем алган.

– Дини белем алуым – минем өчен зур байлык. Коръәнне укый белсәм дә, миңа әле бик күп нәрсәне үзләштерергә кирәк. Шуңа күрә бер урында туктап тормыйм, дини белемемне камилләштерә торам, – ди ул.

Аны мәҗлесләргә, мәетләрне озатырга да чакыралар.

30 ел теш табибы булган Асия ханым үзенең һөнәре турында бик яратып сөйли, хәтта күзләре ялтырый. Кайда гына хезмәт итсә дә, аны ихтирам итәләр, хәзер дә һәр җирдә үзенә хөрмәт күрсәтәләр.

– Әгәр миңа: «Тормышыгызны яңадан башларга туры килсә, нинди һөнәр сайлар идегез?» – дигән
сорау бирсәләр, «Бары тик теш табибы», – дип җавап бирер идем.

Кызыма да, оныкларыма да беркайчан теш табибы булыгыз, дип киңәш итмәдем. Алар, үзләре теләп, минем эздән киттеләр. Мин исә аларга яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланып туя алмыйм, чөнки бу бик кирәкле, бик рәхмәтле, дәрәҗәле вазифа. Аллаһыга шөкер, гомерем юкка үтмәгән. Йортым тулы теш табиблары. Ак халаттан, матурлар, чисталар, җаваплылар.

Адәм баласының исәнлеге авыздан башлана бит. Һәркемнең йөзендә һәрвакыт елмаю булырга тиеш. Ә моның өчен ап-ак исән матур тешләр кирәк. Аллаһыга шөкер, бөтен гаиләм кешеләргә шушындый шатлык бүләк итә, кирәкле хезмәт башкара», – дип, бәхетле тормышына шөкерана кылып яши сигезенче дистәне ваклаган Асия Шәймәрданова.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел.

Просмотров: 1346

Один комментарий

  1. Мой первый стоматолог детства. Бик зур ряхмят.