Путин: «Россия считает Турцию другом, но есть проблемы с некоторыми политиками» (ВИДЕО) / “Барыгызга да зур рәхмәт белдерәм”

______________Россия считает Турцию своим другом, но есть проблемы с отдельными политическими деятелями, заявил в четверг в ходе «прямой линии» президент РФ Владимир Путин.

«У нас с соседями, в целом, очень добрые отношения. И ту же Турцию мы считаем нашим другом, а турецкий народ – дружественным нам народом, с которым мы, безусловно, будем выстраивать самые добрые, добрососедские отношения. У нас есть проблемы с некоторыми политическими деятелями (Турции), поведение которых мы считаем неадекватным. И (мы) соответствующим образом на это реагируем. Но мы работаем, как вы видите, спокойно, без всяких рывков и уверенно», — сказал Путин в ходе «прямой линии» с россиянами.

* * *

“Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә” 2001 елдан бирле 14нче тапкыр үткәрелә. Бу юлы ул Кунаклар йортында (Гостиный двор) Мәскәү вакыты белән нәкъ 12 сәгатьтә башланып китте һәм 3 сәгать 40 минут дәвам итте. Берничә телевизион канал, радио, интернет челтәре аша эфирга чыккан туры элемтәгә 3 миллионнан артык сорау юлланган. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел туры эфирга бирелгән сорауларны видеоязма рәвешендә җибәрү мөмкинлеге дә бар иде. Тапшыру әнә шул яңалыктан башланды да инде.

Омски шәһәре юлларының, урамнарының начар хәлдә булуы турындагы беренче видеосорауны президент басып карады һәм: “Бу проблема сездә генә түгел. Башка урыннарда да шундый ук хәлләр күзәтелә, — дип белдерде. — Бюджеттан шактый зур акчалар бүлеп бирелсә дә, алар әле нәтиҗәле файдаланылмый, әрәм-шәрәм итү очраклары да еш була”.

Самарадан алынган һәм зур хәрефләр белән язылган sms хәбәрдә дә: “Самарада да юллар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ярдәм итегез”, — дигән сүзләр күренеп китте.

Баксаң, бу эштә тәртип ур­наштыру өчен әллә ни күп тә кирәкми икән бит. Очрашу башланып бер сәгать тә үт­мәгәндер, Омски шә­һәре җи­тәкчелегеннән: “1 майга ка­дәр 21 юл төзеклән­дере­лә­чәк”,- дигән хәбәр килеп иреште. Тырышсаң була икән бит.

Соңгы вакытларда бәя­ләрнең нык үсеп китүе, хезмәт хакының түбән булуы турында да сораулар яңгырады. Ил башлыгы моңа җавап итеп: “Россиягә каршы санкцияләр кер­телгәч, без чит ил­ләрдән товар кертүне чикләдек, хәзер үз продуктларыбызны җитештерүне арттырабыз. Алга таба бәяләр тотрык­ла­начак”, — дип ышандырды.

“Икътисад хәзер соры чор кичерә, — диде президент. — Киләсе елда вазгыять уңай якка үзгәрергә тиеш”. Авыл хуҗалыгы тармагында 3 процент үсеш күзәтелә икән инде.

Дару бәяләре үсүенә зарланучылар да булды. Күп да­руханәләрдә очсыз дарулар бөтенләй күренми.

Ә менә Самара өлкәсенең Жигулевски фармацевт предприятиесе вәкиле Виталий Олейников президенттан очсыз препаратларның бәяләрен арттыруны сорады. “Безгә аларны җитештерү бик кыйммәткә төшә, чөнки чималны, кирәкле җиһазларны чит илләрдән валютага сатып алабыз, — дип белдерде ул. — Әгәр ярдәм булмаса, үзебезнең заводларыбыз ябылачак”.

Путин бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. Ил башлыгы үзе дару эчмәскә тырыша икән. “Сәламәт тормыш алып барам, спорт белән шөгыльләнәм”, — диде ул.

Сәясәткә, төрле илләр, мәсәлән, Төркия, белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар да яңгырады. Моңа каршы президент: “Төркия безгә дус ил, ә анда яшәүче төркиялеләр безгә дус халык. Кайбер җитәкчеләрнең эш гамәлләре башка сыймаслык булганга гына каршылыкларыбыз бар”, — диде.

“Көчсез хөкүмәт белән эшләү авыр түгелме?” — дигән сорау белән ил башлыгы үзенең килешмәвен белдерде. “Камиллекнең чиге юк, әлбәттә. Тик шуңа омтылырга кирәк”, — диде ул.

Очрашу тәмамланып кил­гәндә Владимир Путин: “Сезгә озын гомер телим. Зина әбиегез”, — дип язылган хатны укып бирде һәм бу сүзләрнең бөтенебезгә дә кагылуын әйтеп, үзенең рәхмәтен белдерде.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1034

Один комментарий

  1. Самая крупная диаспора татар вне России – в Турции. Следует сказать, что в Турции татары быстрее ассимилируются. Довольно многие из нескольких миллионов татар, проживающих там, уже отказались от самоназвания «татар», предпочитая называться «турками». Этому, мягко говоря, способствует то, что в Турции официально признается только одна нация – «турки». И, мол, «других национальностей не имеется» – так же, как и их истории.©