Сембер-Ульяновск татарларының үз энциклопедиясе бар

r1oIpsI_B-8Ульяновск шәһәрендә беренче тапкыр «Сембер-Ульяновск татарлары энциклопедиясе» дөнья күрде. Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе әзерләгән әлеге китапта борынгы Сембер төбәгенең танылган шәхесләре турында, татар авыллары, мәчет-мәдрәсәләре тарихы һәм халкыбыз язмышына кагылышлы бик күп язмалар урын алган, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайтына Рамис Сафин.

Эш барышында аларга якташлары, Казандагы Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директор урынбасары, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин ярдәмгә килә. Танылган галим сүзлекне туплау, андагы язмаларны тәрипкә салу һәм кечкенә генә язмада зур вакыйгаларны күрсәтү буенча файдалы киңәшләрен бирә. Һәм менә дүрт еллык олы хезмәтнең күркәм нәтиҗәләре дә күренә башлый: өлкә басмаханәсе китап басу эшенә керешә.

Бүгенге Сембер татарларының 1 мең данә белән чыккан төп китабы киң катлам укучылар кулына да барып иреште. Аны беренчеләрдән булып өлкә татар автономиясе активистларына бүләк иттеләр. Тагын 500ләбе быел Иске Кулаткыда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларына таратылачак, диелә язмада.

“Татар-информ”

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено