Тукай турында – замандашлары (ФИКЕРЛӘР)

e1699b62d1347c3a4135243a31812bf5_MГ.Тукайның “Уянгач беренче эшем” язмасында мондый юллар бар: “Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”. Әдип әлеге сүзләрне үзен уйлап әйткән, диярсең. 130 ел үткәч тә Тукай шәхесе җентекләп өйрәнелә бит…

“Җыен” фонды ярдәме белән “Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы дөнья күрде. Ике томлык басма милләт улы Габдулла Тукайга багышланган. Биредә шагыйрь турында туганнары, якыннары, якташлары һәм замандашларының төрле елларда теркәлеп калган истәлекләре туплап бирелә.

Әлеге хезмәтне әзерләгәндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивында, Татарстан Милли музеенда (һ.б.) сакланучы чыганаклар файдаланылган.

Яңа гына дөнья күргән китапның үзенчәлеге шунда ки: биредәге истәлекләрнең кайберләре “Совет әдәбияты” журналында, беришеләре газеталарда дөнья күргән, күп өлеше исә әле беркайда да басылмаган. Язмаларны басмага тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин һәм филология фәннәре кандидаты Рамил Исламов әзерләгән.

Укучыларыбыз игътибарына әлеге саллы хезмәттән өзекләр тәкъдим итәбез.

Сафиулла Хәбибуллин истәлекләре (Кырлай авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы)

— Габдулланы мин мәктәптә укыган вакыттан башлап беләм. Ул бик чандыр гәүдәле иде. Үзенә ошаган малайлар белән шаярырга ярата иде. Күбрәк минем белән шаяра торган иде. Кайвакыт җиңнәрен күтәреп, йозырыкларын йомарлап, үзенең кечкенә беләкләрен, кечкенә генә кулларын күрсәтеп, “моның белән суксам мин, суккан кешенең җенен өзәм” дип шаярып сөйли иде. Атнакичләрдә без мәктәптә кача-кача уйный торган идек. Мин качканда ул: “Сапиу! Печию!Булдыйму!” — дип кычкыра торган иде. Соңыннан мине күргән саен, һәрвакыт көйләп-көйләп шул сүзләрне кычкыра торган иде. Аннан соң ул миңа ни өчендер Купец дип кушты. Шул сүзне әйтеп, мине үртәп, егылып-егылып миннән көлә торган иде. Минем аңа ачу килә иде. Без аның үзенә Чагыр  дип куштык. Алай дип әйтсәң, үзе яратмый иде. Сабан туенда балалар белән көрәшергә кызыгып йөрсә дә, көрәшергә шикләнә иде. Берничә тапкыр балалар белән йөгерешкә барганын хәтерлим. Ләкин уза алмады.

Шәриф Каюмов, Г.Тукай турында минем истәлегем. 1903-1906 еллар (Г.Тукайның замандашы, Уральскидагы сабакташы)

 1902 ел октябрь числасы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукаев укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде.

Бу вакытта Г.Тукаев мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде.

Г.Тукаев гәүдәгә кечкенә, ак чырайлы, түгәрәк йөзле, ачык үткен телле. Хәтерләп бетерә алмыйм, кайсы күзендәдер, бер күзендә ак бар иде. Г.Тукай һәрвакыт ерларга ярата. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә “Мөхәммәдия” уку модада иде. Г.Тукай дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буена йөреп көйләп, “Мөхәммәдия” укырга ярата, безнең хәлфә Г.Хөсәенов, Тукайга кушылып, кайвакыт Вәли белән шулай бергә ерлап йөриләр иде. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буенча ерлап йөри, биредә ул “Мөхәммәдия” укымый. Ул татарның милли көйләрен: “Кара урман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү” көйләрен атна саен була торган кичәләрдә хәлфәләр соравы буенча ерлый иде. Г.Тукаев күп вакыт кыска көйләрне яратып ерлый. Г.Тукай иске вакытта укыла торган “Йосыф китабы” кебек китапларны ерлап тәнкыйть итә.

Г.Тукай ул вакытта ук сүзлекләрдән файдалана, аның тәбәнәк өстәле өстендә калын-калын, рәсемле словарьлар тора иде.  Мәсәлән, минем бик яхшы хәтеремдә: бервакыт безнең мәдрәсәгә атна саен кереп йөри торган Шәкүр хәлфә килеп керә. Ул кеше белән күп сөйләшми, утырып Коръән укый башлый. Шәкүр хәлфә гакылга саеккан иде. Ул кереп утыру белән, Тукай аңарга калын, рәсемле словарь бирә. Шәкүр шатланып Тукайдан ала. Укырга теләгән китаптан ниндидер рәсем килеп чыга, ул ачуланып мәктәпнең икенче башына кадәр ыргыта да, “кафер син, динсез син” һәм башка ачулы сүзләр әйтә дә чыгып китә. Башка шәкертләр шаркылдашып көлә башлыйлар, мәдрәсә шау-гөр килә.

Г.Тукаев рамазан аенда аның белән ерлаучы Вәли иптәше белән тәравих әйтәләр иде. Тукай белән Вәли тәравихны әйткән атнада без мәчеткә бара идек, аларның алгы сафта кычкырып тәравих әйтүләре мич янында артта утырган балалар өчен бик матур ишетелә, моң тоела иде. Алар атналап тәравих әйтүләренең сәбәбе: бу мәхәлләдә ике мулла Мотыйгулла хәзрәт һәм Рәкыйп ишан. Алар атна саен укыйлар иде.

…Г.Тукай белән Г.Кариевның серләре килә иде. Г.Тукай мәдрәсәдә укыган дәвердә, башка шәкертләр кебек, җәйләрен казакъ арасына чыгып йөрмәде. Ул кышын, җәен мәдрәсәдә ята, аның япа-ялгыз калган вакытлары да була иде.

Тукай җәй көннәрендә мәдрәсә уртасына тактадан бишек ясап, кандаладан качып, бишектә тирбәнеп ята, йоклый иде. Бер җәйне мин дә Тукай белән бергә җәйләдем. Ул минем аркылы бер-ике тиенлек авыл сырасы алдыра иде.

Тукай бу вакытта папирос тарта башлаган иде инде. Кыш көннәрендә шәкертләр, хәлфәләр җыелгач, качып тарта  иде. Папиросы бетсә, мине чакырып: “Суксу, хәҗгә барып кайт әле”, — дип өч тиен акча биреп “Дружок” папиросы алдыра һәм, кайтарып бирүгә йә чормага менеп, яисә ашханәгә төшеп, тәмәке тартуның бөтен искусствосы белән тәмләп тарта иде.

Ул заманның мәдрәсә шәкертләре, хәлфәләр үлек өстендә хәтем чыгу, җиде чакрым ераклыкта булган зиратка үлек күтәреп бару шикелле нәрсәләр була иде. Ләкин Тукай мондый җиргә йөрми иде.

…Габдулла Тукай дүрт ай балалар укытты. Аның балалар укытуы турында бер истәлек тә юк. 1904 еллар булырга кирәк, безнең хәлфә Гомәр Хөсәенов кызыл мал белән сәүдә итүче Вәлиулла Апаковка ялланып хаҗга китә. Гомәр хәлфәдә укучы егерме бишләп балаларны зур шәкертләр бүлеп алалар. Шул вакыт Габдулла Тукаев унлап баланы укыта.

Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә парталар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Бу такта шул ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела. Тукайдан күреп, башкалар да такта ясаталар. Тукай, балалар укытканда, бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә. Ул күбрәк яздыра, балалар кайсы ничек теләде, шулай язып өйрәнгән балаларның язуын төзәтү авыр булгандыр. Моның өчен куелган шартлар юк иде, балалар идәнгә тезелеп тезләнеп утыралар. Язган вакытта тезләнгән җирдән алга бөгелеп яки ятып язарга кирәк иде. Тукайның тактага язып куйган язуны аныкы итеп язарга тырыша идек…

Наҗия Әхмәрова (табибә).  Шагыйрьне без дә күрдек

…Кичен әти Тукайны алып кайтты. Мин гаҗәпләнеп, аптырап калдым: ул минем балачак хыялымда озын буйлы, таза һәм сәламәт булып җанланган иде, чынлыкта исә әти янында яшүсмергә охшаган кечерәк кенә, ябык кына егет утыра. Өстендә карарак төстәге җиңел пальто. Әти Тукайны өйгә алып керде һәм безне, ягъни үзенең дүрт кызын, аның белән күрештерде.

…Тукай туберкулез белән авырый һәм “Ак-кыз” дигән урынга кымыз эчеп дәваланырга килгән иде. Мин “Ак-кыз”ның кайда икәнен һәм кем милкендә булганын белмим.

Арабыздан кемдер Тукай абый үзенең түбәтәй киеп, ак яка һәм галстук тагып төшкән фоторәсеменә бер дә охшамаган дип әйтеп куйды. Тукай елмайды да мондыйрак мәгънәдә шаяртып җавап бирде: ул рәсем миннән алынмады, минем шигырьләргә игътибарны юнәлтү һәм аларны яраттыру өчен бүтән кешене төшереп алдылар.

Мин соңыннан аның ике кулын баш артына куеп мендәргә яткан хәлдә төшкән фоторәсемен күрдем. Безгә дачага килгән шагыйрь Габдулла Тукай нәкъ шундый иде…

Антон Эйхенвальд (композитор, дирижер, педагог һәм этнограф). Музыканы бик нык яратучы

… Билгеле ки, Тукай халык иҗатын бик нык яратучы булды, ул үзе халык көйләрен һәм җырларын җыйнады, бу өлкәдәге эшләр белән кызыксынды. Шушы нигездә фольклорга булган мәхәббәттән безнең арабызда дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Тукай минем эшләрем белән тиз кызыксынды, күп нәрсәләрдә миңа ярдәм итте.  Ул профессиональ музыкант түгел иде. Ул халык көйләрен көйләгәндә яки үзе көйләр чыгарганда, миңа еш кына шаккатырга туры килә иде.  Музыканы язганда тәртип булдыруда һәм халык җырларын гармонизацияләү аша аның үсешенә ирешү буенча минем сынау адымнарым Тукайны бик нык кызыксындырды.

…Тукай, профессиональ музыкант булмавына карамастан, татар һәм башкорт музыкасында мин кулланган гармонияне бик игътибар белән тыңлый иде, татар музыкасына нинди гармония керешеп киткәнен һәм моңа нинди ихтыяҗ булганлыгын искиткеч сизә иде. Озак һәм зур тырышлык белән эшләгәннең соңында, Тукайның барлык күрсәтмәләрен игътибар белән җентекле анализлаганнан соң, мин үземнең хаталарым нәрсәдә булганлыгын аңладым. Европа музыкаль техникасына нигезләнгән минем музыка буенча белемем һәм күпьеллык хезмәтләрем бирә алмаганнарның күбесен миңа Тукай ачты.

Әгәр Тукайның музыкаль белеме булса, аңардан бик яхшы композитор чыгар иде. Чөнки ул барлыкка китергән аз сандагы көйләр дә көчле тәэсир калдыра. Аларда бу искиткеч кешенең темпераменты сизелеп тора.

Истәлекләр китаптан үзгәртелмичә бирелде.

intertat.ru

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено