Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Крылья Советов” футбол командасы капкачысы Евгений Конюхов укучыларга мастер-класс күрсәтте.
Чараны Самара шәһәр Думасы, Совет районы администрациясе ярдәмендә “Яктылык” мәктәбе һәм шәһәр Думасы каршында эшләп килүче яшьләрнең иҗтимагый парламенты оештырган иде. “Яшь буын, гадәттә, танылган шәхесләрдән үрнәк ала. Шуңа да укучылар өчен шундый очрашулар оештырабыз. Бу балаларның үсешенә, аларның мөмкинлекләрен ачарга этәргеч булып тора”, — диде яшьләр парламенты әгъзасы Диана Абрамушкина.
“Яктылык”лыларга чынлап та Евгений Конюхов белән аралашу кызыклы булды. Баштарак балалар бераз тартынып торсалар да, соңрак сораулар яңгыр кебек ява башлады. Укучыларны капкачының ничек итеп профессиональ спорт юлына басуы да, уеннан буш вакытын ничек үткәрүе дә, дөрес туклану ысуллары да кызыксындырды. Спортчы өчен четерекле сораулар да яңгырады. Мәсәлән, 10 сыйныф укучысы Ильяс Бирюков “Крылья Советов”ның уңышлы һәм уңышсыз уеннары нәрсәгә бәйле булуы турында сорады.
- Театрда гына артистлар кемнең нинди роль башкаруын, спектакльнең нәрсә белән тәмамлануын алдан ук беләләр. Ә футболда җиңү һәр уенчыдан тора, көндәшләреңнең генә түгел, иптәшләреңнең бүген ничек уйнавын да алдан белеп булмый. Әлбәттә, һәр уенда җиңүгә ышанып, бөтен көчебезне куеп уйныйбыз. Шулай булмаса, кырга чыкмас та идек, — дип җавап бирде Конюхов.
Ә шул ук сыйныф укучысы Альбина Мингалиеваның: “Евро-футболга керә алдыгызмы?”, — дигән соравына капкачы уңайсызланып кына елмайды да:
- Бу сезонда булмады инде, икенчесендә, һичшиксез, тырышачакбыз, — дип әйтеп куйды.
Бу җанлы аралашу әле озак барган булыр иде, әмма оештыручылар: “Капкачы балаларга мастер-класс та күрсәтәчәк”, — дип, барысын да “Яктылык”ның футбол кырына чакырдылар.
Уенчылар киенгән арада очрашуга килгән шәһәр Думасы депутаты Валерий Барсук та, аякларын яздырып алу өчендер мөгаен, тупны сикертеп күрсәтте.
- Балачактан футбол ярата идем. Мәктәптә укыганда да, аннан соң да һәвәскәр җыелма командаларда уйнадым мин, — дип сөйләде ул, шаккатып карап торган укучыларга. Аннары мәктәп директоры Радик Газизовка мөрәҗәгать итеп:
- Без балачакта мондый спорт мәйданчыгы, тигез ясалма кыр турында хыяллана гына ала идек. Укучыларыгызга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган, бик әйбәт, — дип өстәде.
Ул арада кыр уенчылар һәм җанатарлар белән тулды. Турнирга 152 санлы мәктәп укучылары да килгән иде. “Яктылык” командасы белән алар кызыклы уен күрсәттеләр. Беренче таймда 2:0 белән хуҗалар җиңсә, икенче таймда 3:2 белән кунаклар алда булды.
- Алар командасында профессионал уенчы уйнады, төшенкелеккә бирешмәгез, егетләр, — дип “яктылык”лыларны рухландырырга тырышты тренерлары Руслан Йосыпов. Чынлап та, беренче таймда хуҗалар көндәшләрен үз көчләре белән җиңсәләр, икенче таймда аларның капкасына өч голны да Евгений Конюхов бәреп кертте. Ә “Яктылык” футболчылары үпкәләргә уйламадылар да бугай, көндәшләренең кулын кысып, уен өчен рәхмәт әйттеләр. Евгений Конюхов барысына да автограф бирде һәм “Крылья” белән “Локомотив” уенына билетлар бүләк итте. Укучылар мөхтәрәм кунаклар белән бергә истәлеккә фотога да төштеләр.
Мондый очрашулар балалар өчен эзсез калмас, дип ышанасы килә. Әнә, шәһәр Думасы депутаты Валерий Барсук та, “Крылья” капкачысы Евгений Конюхов та кайчандыр гап-гади малайлар булганнар. Ә бүген, үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә, алар уңышларга ирешеп киләләр. Димәк, теләге булган укучылар да шулай ук, зур урыннарда эшли алачак. Бары тик тырышлык кына кирәк.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1197