Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасына – 25 яшь!

Редактор Яна Вакыт

Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров.

Хөрмәтле Фәннүр Шәрифулла улы, кадерле
“Яңа вакыт” газетасы хезмәткәрләре!

Оренбург өлкәсендә 1991 елда дөнья күргән “Яңа вакыт” татар газетасы данлыклы агалы-энеле Рәмиевлар нәшер иткән “Вакытъ” газетасының дәвамчысы булып санала. “Вакытъ”ка бүген — 110, ә менә “Яңа вакыт”ка 25 яшь кенә тулды. Шушы чирек гасыр эчендә “Яңа вакыт” Оренбург өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең йөзек кашына, көзгесенә, киңәшчесенә һәм таянычына әверелеп, бүген матбугат дөньясында, татар басмалары арасында лаеклы урын били.

Сезне, Фәннүр әфәнде Гайсаровны, газетаның алыштыргысыз мөхәррирен, барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, басманың башында торган фидакарь милләттәшләребезне “Яңа вакыт”ның беренче саны чыгуына 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-сөенечләр, халкыбызга хезмәттә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Хөрмәт һәм ихтирам белән ут күршеләрегез — Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән басманың баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.


 КОНТЕКСТ:

Татар “Таймс”ы

Просмотров: 1058

Комментирование запрещено