Спасибо вам, люди добрые! / Синең гомерең булды бер мизгел…

P1020272В один из солнечных, ясных весенних дней нашу большую, дружную семью постигло страшное несчастье – скоропостижно ушла из жизни наша родная, любимая, дорогая супруга, мамочка, бабушка, сестра и тетя Минзавхар Мирзагитовна Ахметова. Не передать никакими словами, какое горе мы пережили. Горечь утраты и потери невосполнима.

Наша любимая Минзавхар была «душой» любой компании, отличным собеседником, прекрасным советчиком, невероятным оптимистом и помощником в любых наших начинаниях. Она так любила жизнь, любила все красивое, вообще любила творить и нас учила стремиться к прекрасному. Постоянно просила у Всевышнего мира, добра и благополучия не только своим близким, но всем людям на этой Земле. И вот теперь ее нет. Мы даже не представляем, как мы будем жить дальше без нее.

В трудные минуты, минуты отчаяния нашу семью поддержали многие люди. Мы выражаем слова огромной благодарности всем родным, близким, знакомым, друзьям, соседям и односельчанам за участие в организации похорон. Признательны родному и любимому коллективу Камышлинского центра социального обслуживания пожилых граждан и инвалидов. Благодарны камышлинской центральной районной больнице, МУП «КомХоз» и всем, кто пришел проводить в последний путь нашего близкого человека. Спасибо, люди добрые! Цените друг друга при жизни, будьте внимательны к близким и родным людям.

Супруг, дети, внуки и родственники.

Село Камышла.

«Камышлинские известия».

* * *

Язгы матур көннәрнең берсендә безнең арабыздан  бергә эшләгән дустыбыз Минҗәүһәр Мирзаһит кызы Әхмәтова бакый дөньяга китеп барды. Безнең югалту кайгысын сүзләр белән генә әйтеп бетергесез…

Минҗәүһәр апа бик тә ачык күңелле, шат йөзле, мәрхәмәтле, тормышка гашыйк кеше иде. Ул бик ярдәмчел, оптимист булды, һәр кешене тыңлап, киңәш биреп, кайгысын-шатлыгын уртаклаша белә иде. Бер сүз белән әйткәндә, оешманың җаны иде. Аның тормышны яратуы, бик тә актив булуы һәр беребезне шаккаттыра иде. 

Минҗәүһәр апай ун еллар чамасы Камышлының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә кул эше инструкторы булып  эшләп, лаеклы ялга китте. Аның тынгысыз куллары әле курчаклар ясый, аннан оекбаш бәйли,  кәгаздән чәчәкләр үрә, төрле могҗизалар булдыра иде. Ул  ял итүчеләр белән уйнап-көлеп, үзләренә мәзәкләр сөйләп, аларның күңелләрен күтәрә иде. Шуңа күрә аны олыларыбыз гел дә сагынып, җылы сүзләр белән искә алалар. Нинди генә авырлыклар килсә дә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, елмаеп, ачык йөз белән, йомшак сүз белән күңелне туендыра иде. Үз куллары белән ясаган әйберләре белән район һәм өлкә күләмендә үтүче төрле чараларда катнашып, күптөрле грамоталарга һәм дипломнарга лаек булды.

Лаеклы ялка чыккач, ул ныгытып дин юлына басты. Мәдрәсәгә укырга йөреп, догаларны өйрәнде, намаз укый башлады. Бөтен булган вакытын һәм мәхәббәтен балаларына һәм оныкларына багышлады. Ялда булуына карамастан,  ул безне дә онытмады: оешмада үткәрелгән  чараларда катнашып, төрле түгәрәкләргә йөреп, тормышның ямен тоеп яшәргә тырышты.

DSC_0973P1000325 P1020272 P1020287 P1020408 P1030030 P1050935 P1090187 OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA Фото-0020Минҗәүһәр  апай, син мәңге безнең йөрәкләрдә!

Камышлы районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре исеменнән Рушания ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1622

2 комментариев

  1. Март азагы. Куктэ яшен булмый,
    Яшен була йэрэк турендэ.
    Гуя безгэ анын угы тиде,
    Тырнап тора кунелне бугендэ.
    Аяз кэнне гуя яшен сукты,
    Без югалттык сине мэнгегэ.
    Гэрлэвеклэр кушылып елый
    Озатырга килгэн халыкка.
    Без дуслар, сердэшлэр идек,
    Бу югалту кечле, бик кечле.
    Купме эшлэнмэгэн эшен калды,
    Балаларын- газиз кешесез.
    Дамир абый, гомер уртасында,
    Басып калды парсыз, канатсыз.
    Оныкларны сэяр вакытында-
    Алды улем сине вакытсыз.
    Дустым, бик ярата иден син
    Матурлыкны, терле геллэрне.
    Эй, яшэргэ тырыштын инде-
    Тик узгэртеп булмый
    тэкъдирне!
    Нэрсэ сорыйм сина?
    Тыныч йокла.
    Тушэклэрен булсын ак
    мамык.
    Синен эчен, дустым,
    булсын иде
    Ожмах ишеклэре гел ачык.

  2. Минҗәүһәр апа искиткеч киң күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Урыны оҗмахта булсын!