Быел яз Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Анда Россия Федерациясенең 36 регионыннан 700гә якын кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган иде. Алар өч секциягә бүленеп эшләделәр.
Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр җыелышы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узды. Анда катнашучылар үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, төрле тәкъдимнәр дә яңгырады.
Мәсәлән, Чувашия Республикасының Шыгырдан авылыннан килгән Азат Пазюков күп эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләне күтәрде.
- Продукция җитештерү — үзе бер хәл булса, аны сату күпкә кыенрак. Мин үзем ит җитештереп сату белән шөгыльләнәм. Вакытымның күп өлеше — сатып алучылар эзләп үтә. “Россия төбәкләре татарлары продукциясе”, — дип аталган күргәзмә-сәүдә үзәкләре ачып җибәрергә кирәк, дип уйлыйм. Анда татар авыллары эшмәкәрләренең авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсендә җитештергән продукцияне халыкка тәкъдим итеп булыр иде, — диде ул.
Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында үткән “Һөнәрчелек” секциясе үз эченә һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык өлкәләрен алган иде. Анда да аралашу кызыклы булды.
Татарстанның балыкчылык хуҗалыгы оешмалары берләшмәсе җитәкчесе Хәйдәр Гарифуллин республикада балык үрчетү торышы, үсеш перспективалары турында сөйләде. Оренбург өлкәсеннән килгән эшмәкәр Галимулла Хөснуллин, Пермь краенда татар бизәге төшкән келәмнәр тукучы Эльмира Галимуллинаның чыгышларын да зал җылы кабул итте.
“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Игенчелек” (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык) секциясе эшләде.
“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов мондый җыеннарның әһәмияте зур булуын ассызыклады. Авыл эшмәкәрләрен туган ягы Чувашстандагы татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнергә, кулланып карарга чакырды. Анда Интернет челтәрендә авыл тарихын, бүгенгесен яктыртучы сайтлар киң таралган. Шунда ук игъланнар һәм реклама да урнаштырыла икән.
Марий Эл Республикасы Медведево районы хакимияте башлыгы Даил әфәнде Шаһиәхмәтов авыл җирлеген социаль яктан үстерү өчен грантлар, субсидияләр алу тәҗрибәсе белән таныштырды.
Җыенның пленар өлешендә дә сөйләшү җитди булды. Ул авыл эшмәкәрләренең авылларны саклап калудагы роленең мөһим булуы турында барды.
Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Самара өлкәсеннән дә 20ләп кешедән торган делегация алып барган иде.
- Безне Татарстанның Теләче районына экскурсиягә дә алып бардылар, — дип сөйли Камышлы эшмәкәре Флюра Гәрәева. — Олы Мишә авылында урнашкан Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллиннарның гаилә фермасында булдык. Кайчандыр 4 баш үгездән башланган бу хуҗалык бүген инде аягында нык басып тора. Сыерлар өчен төзелгән заманча югары технологияле торакны күреп, исебез китте, савылган сөтне саклау өчен зур суыткычлары да бар.
Камышлы районында ат үрчетү юнәлеше үсеш алып бара. Шуңа да безнең район делегатларында чабышкы атлар үрчетеп сатучы Сәгыйть Гыйниятуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы зур кызыксыну уятты.
Казанга барышлый юл чатындагы бер кафега кереп, тамак ялгап чыктык. Бик тәмле татар ашлары белән сыйладылар. Аеруча мичтә пешерелгән коймак тел йотарлык булды. Балачагымда әбием пешергән коймак диярсең! Мин дә Камышлыда “Экспресс” дип аталган шундый кафе тотам бит, шуңа да ашларны мичтә пешерү ысулын тамгага алдым һәм кыска вакытта аны кафебызның брендына әйләндерергә тырышачакмын.
Похвистнево районыннан барган делегатлар да кичерешләре белән уртаклаштылар.
- Мин бу җыенда беренче генә катнашуым түгел инде, — диде Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов. — Анда катнашучыланың саны елдан-ел артуы бу гамәлнең бик кирәк һәм файдалы булуын күрсәтә.
Пленар утырыш алдыннан һөнәрчелек товарлары һәм хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе оештырылган иде. Ул миндә аеруча зур тәэсир калдырды. Шәхси “Хәләл” колбаса цехы хуҗасы буларак, мине иттән ясалган яңа ашамлыклар кызыксындырды. Киров өлкәсеннән килгән эшмәкәр Фәрит Минһаҗевның ит деликатеслары, Ижау читендә эшләп килүче “Заря” ширкатенең казылыклары төрлелеге искитәрлек иде.
Татарстанда безнең “Хәләл” колбаса цехыбыз җитештергән продукцияне танып белүләре безне аеруча куандырды. Күргәзмә-сатуга алып барган берничә төр колбасаны, казылыкны шунда ук алып бетерделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да күчтәнәчкә үзебезнең ит продукциясен, атаклы Гали авылы теплицаларында үскән кыярларны тапшырдык.
Ике ел элек шәхси крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган мәчәләйле Хәлиулла Мамышев та V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына барып кайткан.
- Бүген оешмабыз карамагында 400 гектар җир бар. Фермерларга матди ярдәм күрсәтү программасы буенча быел грант оттым, шушы көннәрдә аны алырбыз дип уйлыйм. Шуңа да Казанга барып, андагы крестьян хуҗалыкларын карап кайтасым, үзебезнеке белән чагыштырасым килгән иде.
Җыелышта башка фермерлар белән аралашкач, анда авыл хуҗалыгын күтәрүдә дәүләт ярдәме ныграк сизелә, дигән нәтиҗәгә килдем. Мәсәлән, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы техникасын алу буенча “40х60” программасын тормышка ашыра. Бурычның 40 процентын хөкүмәт, калганын алучы үзе түли, ә Самара өлкәсендә хөкүмәт бу чыгымнарның 20 процентын гына каплый. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнехановның да катнашуы Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсешенә ни дәрәҗәдә зур игътибар бирелүен күрсәтә түгелме? Җыелышны уздыру да фермерларга зур ярдәм. Төрле төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрнең үзләренең дә уртаклашу өчен тәҗрибәсе, кызыклы мәгълүматы җитәрлек. Үзем дә: “Эшләсәң, бары да була”, — дигән нәтиҗәгә килдем. Бу, һичшиксез, тагын да яхшырак стимул булып тора.
Әминә ШИҺАПОВА.
КОНТЕКСТ:
Римзиль Валеев: «Село может стать антикризисной силой и пространством выживания народов»
* * *
Бөтенрусия татар авыллары оешмасына яңа җитәкче сайланды / Рустам Минниханов: «Если мы не сохраним деревню, не сможем сохранить свой язык и религию» (ВИДЕО)
Просмотров: 1325