Оныклары татар телен түгел, урысын да белмәсләр шул…

original-1315385955Мин инде егерме елдан артык Самарның Физкультурный урамында яшим. Күршемдәге татар хатыны белән аралашып торам. Бу көннәрдә ул ни сөенергә, ни көенергә белми, кызы кияүгә чыга. Ярый ла, үзебезнең ил кешесе булса. Америкадан, милләте дә билгесез, атасы — алман, анасының туганнары арасында испаны да, инглизы да бар, ди.

Интернет аша танышканнар икән. Бер ел буе хәбәрләшеп торгач, кыз теге егет янына кунакка барып, якыннан күреп кайткан һәм бик ошаткан. Булачак кияүнең әти-әнисе – хәлле кешеләр, кибетләр тоталар, үзе исә университетта укый. Инде менә ул кыз сорарга килә икән.

«Үзебезчә никах укытмыйча булмас, юньле кеше генә булсын иде, Аллакаем», – дип кабатлый-кабатлый көне уза күрше хатынның… Булачак киявен чәк-чәк пешереп каршы алырга җыена ул. Кызының үзебезнең татар егете тапмавына борчыла, каршы да килә алмый. Ни хәл итәсең, язмышлар шулдыр. Бәхетле генә булсын инде.

Ананың башын йөз уй борчый, таныштырган интернетны сүгә ул…. Оныклары туса, үзләрен сөя алырмы икән соң? Татарча әкиятләр дә сөйли алмас инде, урыс телен дә белмәсләр әле алар, инглизчә генә сөйләшерләр шул.

Шулай, интернет челтәре – бүген иң баш димче. Әмма без, татарлар, үз генофондыбызны җимерәбез түгелме? Читләр белән танышканчы шул турыда уйланыйк әле.

Әлфия.

samtatnews.ru

Просмотров: 1073

Один комментарий

  1. Балаларынын нинди булып усуендэ кияугэ чыккан кызнын нинди рухта тэрбиялэнеп усуенэ карый куп кенэ иллэрдэ мэсэлэн Финляндиядэ тарнын балалары да татарча белеп мосельман булып усэлэр. Татарстанда туып ускэн татар балаларынын уз телен хэм динен белми ускэннэре дэ житэрлек.