Яңа юнәлештә “Әйдәп баручы мәктәп”

Безнең мәктәп балалары әзерләнә.

Безнең мәктәп балалары әзерләнә.

2014 елның ноябрендә, II “Мобиль роботлар” өлкә турнирында Гали авылы укучылары җиңү яулап кайткач, өлкә мәгариф министрлыгының Төньяк-Көн­чыгыш идарәсе җи­тәкчесе Александр Николаевич Каврын үзенең приказы белән безнең уку йортын бу яңа юнәлештә “Әйдәп баручы мәк­тәп” дип игълан иткән иде. Шушы юлдан мәктәбебез эре адымнар белән атлап алга таба бара.

Менә быел да, 5 апрельдә, Гали авылы урта мәктәбендә робот техникасы буенча икенче төбәкара ярыш узды. Бәйгенең максаты — “Яшь буында техник иҗатка, югары технологияләргә кызыксыну уяту” дип атала. Бирегә Пох­вистнево, Отрадный шәһәр­ләреннән, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнарыннан, Суходол, Савруха, Подбельск, Яңа Мансур мәктәпләреннән икешәр кешелек командалар килгән иде. Бу былтыргыга караганда икеләтә күбрәк.

Тиз арада мәктәбебез зур бер лабораториягә охшап калды: берәүләр роботын төзәтә, икенчеләре программалаштыра, махсус җайланмаларда йөртеп карый, калганнары мәктәп буйлап экскурсиядә йөри, кунаклар әзерләп килгән күргәзмәләрне карый. Бигрәк тә Яңа Мансур мәктәбе күргәзмәсе күпчелек ха­лыкның игътибарын җәлеп итте.

Кыңгырау кунакларны актлар залына чакырды. Мәктәп директоры Мохтар Исламгәрәй улы Алтынбаев бәйгене ачып җибәрде, аның артыннан бер-бер артлы Төньяк-Көнчыгыш идарәсе җитәкчесе А. Н. Каврын, проектлар, компьютер һәм техник иҗатны үстерү эшләрен алып баручы Е.А. Серова балаларны бәйрәм белән котладылар, бәйгедә катнашучы командаларга уңышлар теләделәр.

Ярыш башланганда судьялар да, катнашучы командалар да үз кырлары янында иделәр. Ә кырлар 7 төрле: “Сумо”, “Кегельринг”, “Шагающие роботы”, “Малая траектория”, “Траектория с препятствиями” һәм   “Гора” дип атала иде.

Укучыларга роботларны җыяр­га, аларны программалаштырырга, ә роботларга кө­рәшергә, юлдан тайпылмыйча барырга, очраган киртәләрне урап-урап узарга кирәк иде.

“Акыллы роботлар”ны кү­зәтүе бик кызык булды. Җана­тарлар аларга көч-куәт биреп, кычкыргалап та куялар, тик роботлар гына ишетми, һәр­берсе үз программасын үти иде.

Бәйге ахырында жюри әгъ­залары нәтиҗә ясаган арада, Гали авылы балалары күр­сәткән концерт та бик урынлы булды.

Йомгаклау тантанасы да бәйгедә катнашучыларга ошады. Чөнки иганәче Рамил Мос­тафин аларга кыйммәтле бүләкләр әзерләгән иде.

Шунысы күңелле: төрле номинацияләрдә беренчелекне алган җиде егетнең өчесе — Равил Сәгъдиев, Ислам Фазуллин һәм Акиф Якунин — безнең мәктәп балалары иде. Аларның җиңүе безне һәм роботлар технологиясе укытучысы Равил Сәйфуллинны бик сөендерде.

Бәйгене йомгаклап, Елена Анатольевна Серова: “Күптән түгел мин Англиягә барып кайттым. Андагы завод цехларында 2-3 кенә кеше эшли, алары да компьютер артында кнопкаларга баскалап утыралар. Бөтен эш роботларга тапшырылган. Озакламый бездә дә шулай булачак. Мәсәлән, Саратовта шундый завод бар инде. Роботлар хәзер тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Сезгә дә илебез зур өметләр баглый”, — дигәч, зал гөрләтеп кул чапты.

Чыннан да, сәләтле балалар күп бит. Әгәр алар роботлар белән кызыксынуларын югалтмыйча, шул юнәлештә үссәләр, әллә ниләр уйлап табарлар да, тормышны тагын да җиңеләйтерләр, үзгәртеп корырлар әле.

София СӘЛИМОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено