Россиядә бәхет һәм киләчәк министрлыгы булдырырга кирәк. Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко бу көннәрдә шундый үзенчәлекле тәкъдим белән чыкты. Бактың исә, аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тәҗрибәсе илһамландырган икән. Биредә күптән түгел генә киләчәк һәм бәхет министрлыгы дигән ике яңа оешма барлыкка килгән. Беренчесе, нефтьтән соң тормыш бармы, дигән сорауга җавап эзләячәк. “Кара алтын” ятмалары беткәннән соң илне кайсы юнәлеш буенча үстерү мәсьәләсе дә алар җилкәсендә. Бәхет министрлыгы исә илдә яшәгән һәркемне бәхетле итү юлларын эзлиячәк икән. Ничек уйлыйсыз, бүген Россиягә тагын нинди министрлык җитми? Читать полностью