Милли дресс-код: “Калфак туе”на башкача кереп булмый (ВИДЕО) / IV Всемирный форум татарских женщин в Казани будет посвящен 130-летию со дня рождения Тукая

6Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын оештыра. Әлеге форум программасында быел “Калфак туе” дигән үзенчәлекле, моңарчы күренмәгән зур проект та үтәчәк. Чарага теләсә кем кертелми, фәкать калфак кигән хатын-кызлар һәм түбәтәйле ирләр генә катнаша ала, дресс-код шулай куелган.

Татар милләте зәвыклы киемнәре белән бөтен дөньяда дан тота дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Безнең чигелгән читекләребезнең даны күптән инде Франция кебек мәмләкәтләрдә дә билгеле. Ә сәйлән-мәрҗән чигелгән, укалап эшләнгән калфакларыбыз теләсә нинди мода тарафдарларын хушын алырга сәләтле.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы быел дүртенче мәртәбә уздырыла. Мәгълүм ки, алдагы елларда май аенда оештырыла иде. Быел бөек Г.Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан апрель аена күчерелде. Өч көн дәвамында үтәчәк проектта җәмгысе 500 делегат катнашыр, дип фаразланыла.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров хатын-кызлар форумының ни өчен апрель аена күчерелүе хакында бәян итеп узды:

— Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын читләрдән дә делегат кабул итәчәкбез, – ди Данис әфәнде. – Моннан тыш мәртәбәле кунаклар да чакырылган.  Программа буенча фикер йөрткәндә: ул бик бай һәм киң кырлы. Беренче көнне форум кунакларына Казан каласы буйлап сәяхәт оештырыла. К.Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концерты тәкъдим ителә. Делегатлар “Мәгариф системасында милли тәрбия”, “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү”, “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дип исемләнгән секцияләрдә эшләячәк. Программадан күренгәнчә, башка еллардан аермалы буларак секцияләр дә яңа исем астында, яңа форматта оештырылачак.

Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К. Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак. Шулай ук театр фойесында халык осталары һәм һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә, ярминкә дә эшлиячәк.


Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова журналистларга ике форум арасында башкарылган эш-гамәлләр хакында сөйләде.

— Былтыргы форумнан соң без бигрәк тә үзебезнең тарихка кайту, шәҗәрәләр барлау мәсьәләләренә басым ясадык. Хәзерге вакытта шәҗәрәләргә игътибар чыннан да артты һәм без Балтач районы үрнәгендә моны расладык та, тулы канлы бәйрәм икәнен күрдек. 142 бала укыган Карадуган мәктәбенең 121 гаиләдән 77 баланың шәҗәрәсе бар. Хәтта 28 бишекнең шәҗәрәсен эшләделәр. Безнең максат – үзебезнең тарихи тамырларыбызны таныту, барлау. Димчеләр һәм яучылар буенча да проектыбыз зур казаныш булды. Аның йомгаклау өлеше Азнакай районында узды. Ни өчен бу темага алындыгыз дисәгез, чөнки безнең һәр районда меңнән артык кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән 30-50 яшькә кадәр кызлар-егетләр яши. Бу – бик куркыныч саннар, – дип күңел әрнүләрен җиткерде Кадрия ханым.

Татар хатын-кызлары күңел байлыгы белән генә түгел, тышкы кыяфәткә дә үтә дә игътибарлы булырга, тиеш, дип саный Кадрия Идрисова. Тәүге кат оештырылучы “Калфак туе” проекты да шул юнәлешкә беренче адым дип аңларга кирәктер, чөнки чарага, алда әйтеп узганыбызча, фәкать калфаклы туташлар һәм ханымнар гына кертелә. “Калфак туе” мәҗлесе Казан Ратушасының колонналар залында оештырыла. Анда форум делегатлары һәм артистлар гына катнашачак. Калфак тегү буенча мастер класслар, гомумән милли баш киеменә бәйле узган конкурсларга йомгак та ясала. Драма артистларының чыгышлары да нәкъ калфакка нисбәтле булыр дип көтелә. “Чалбар кигән журналистларны да кертмәячәкләр”, – ди чараны оештыручылар.

— Нинди авыр заманнарда да хатын-кызларыбыз үз милли төсмерле киеменә хыянәт итмәгән. Безгә уянырга, уйланырга вакыт. Үз милли киемнәребезне кулланышка кайтарырга кирәк, – ди татар хатын-кызлар лидеры.

Дөнья буйлап исәпләгәндә, узган ел 260 хатын-кыз оешмасы булган икән. Быел бу сан 400 гә күтәрелгән  (“Ак калфак” исемендәгеләре 362). Чыннан да, соңгы елларда татар хатын-кызлары зур активлык күрсәтә. Аларның фикерләшү, төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару мәйданнары да киңәя бара. Ә форумда ел дәвамында башкарачак эш планнары барлана, тәҗрибә уртаклашу да көтелә.

26 апрель көнне мөхтәрәм хатын-кызларыбыз Тукайның юбилей чараларында да катнашачак.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

* * *

С 24 по 26 апреля в Казани пройдет IV Всемирный форум татарских женщин. Об этом вчера на пресс-конференции, организованной ИА «Татар-информ», рассказали первый заместитель председателя исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров и руководитель Всемирного форума татарских женщин Кадрия Идрисова.

Как рассказал Данис Шакиров, исполком Всемирного конгресса татар совместно с общественной организацией татарских женщин «Ак калфак» уже в четвертый раз проводят данный форум. Задачами форума является развитие татарского языка, сохранение национальной идентичности татарского народа, обсуждение вопросов воспитания.

Ожидается, что в форуме примут участие около 500 человек из 43 муниципалитетов РТ, 53 регионов РФ и из 22 стран зарубежья.

24 апреля в зале Министерства образования и науки РТ пройдут секционные заседания по следующим темам: «Национальное воспитание в системе образования», «Сохранение и развитие национального культурного наследия», «Новые проекты, нашедшие применение в системе воспитания татарского народа».

25 апреля в театре им.К.Тинчурина состоится пленарное заседание форума. Перед этим в новой концепции будет организована выставка товаров производства народных мастеров и ремесленников.

Изюминкой форума станет торжественное мероприятие «Калфак туе», которое пройдет 26 апреля в колонном зале Казанской ратуши. В этот день запланировано выступления творческих коллективов, актеров татарских театров, которые расскажут о роли женщины в семье, обществе и государстве.

Как отметили спикеры, в этом году форум посвящен 130-летию со дня рождения Г.Тукая. 26 апреля запланировано возложение цветов к памятнику поэта, открытие мемориальной доски на ул.Островского на здании Театра юного зрителя.

Кроме того, в рамках форума предусмотрена культурная программа. Так, 24 апреля в театре им.К.Тинчурина состоится концерт ансамбля танца «Казань», а в театре оперы и балета им.М.Джалиля пройдет торжественный вечер, посвященный 130-летию со дня рождения Г.Тукая.

Кадрия Идрисова сообщила, что калфак является обязательным элементом одежды на мероприятии в Казанской ратуше, без него на праздник не пустят. Также нельзя приходить в брюках. Требования распространяются и на журналистов, подчеркнула она.

ИА «Татар-информ»

Просмотров: 1521

Комментирование запрещено